Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
5 октябрь 2019, 13:12

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: “Кешене үлгән көнне үк җирләргә кирәк, мәетне көттерергә ярамый”

Кеше үлгәннән соң кайчак "туганнары кайтып җитмәгән" дип, мәетне җирләмичә торалар. Мәшһүр шәхесләребез белән дә шулай - халык хушлашып калсын дигән нияттән чыгып,җирләүне кичектерәләр. "Гаилә" мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бу мәсьәләгә дин ягыннан аңлатма бирде.

Кеше үлгәннән соң кайчак "туганнары кайтып җитмәгән" дип, мәетне җирләмичә торалар. Мәшһүр шәхесләребез белән дә шулай - халык хушлашып калсын дигән нияттән чыгып,җирләүне кичектерәләр. "Гаилә" мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бу мәсьәләгә дин ягыннан аңлатма бирде.

- Рөстәм хәзрәт, мәет ашларын үткәрү гадәте каян килгән? Аның асылы нидә? Мәетне искә алып, аның рухына дога кылдырып, аш уздыручыга нинди савап каралган?

- Бисмилләһир-рахманир-рахим. Рәсүлебез (с.г.в.) вакытында, ул урамга чыккач, каршысына бер сәхәбә очраган. Елый икән үзе. Рәсүлебез (с.г.в.) аны туктатып, “Ни булды?” дип сорый. “Йә, Рәсүлиллаһ, син безнең әти-әниләребез җәннәт ишекләре дип сөйләдең, менә шушы ишекләрнең берсе ябылды, әнием вафат булды. Мин ул сораган бөтен йомышын үти идем, эшли идем, мин аңа әманәтне кайтара алдыммы?” дип сорый икән.


Рәсүлебез (с.г.в.): “Син аны гомерең буе кулыңа күтәреп йөртсәң дә, ул сине тапканда нинди авырлык аша үткән – шуңа бәрабәр булмас” дип җавап бирә. Шуңа күрә без әрвахларны, әти-әниләребезне, әби-бабайларыбызны онытмаска тиешбез. Рәсүлебезнең сөннәте – әти-әниләргә догада булу.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә дә дога кылып искә алуларны искәртә. Шуңа күрә, без әти-әни, әби-бабаларыбызга догачы балалар булып яшик.

- Ни өчен мәетләрнең өченче, җиденче, кырыгынчы һәм илле беренче көннәрен укыйлар? Бу көннәрнең асылы нидә? Бу көннәрдә мәет белән бәйле берәр әйбер бармы? Ялгышмасам, 51 көнендә мәетнең ите сөяктән аерыла диләр, башка көннәрендә ни була?

- Әлбәттә, безнең халкыбызда гореф-гадәтләр бар. Чыннан да, өчесе, җидесе, кырыгы, илле бере - мәетләр өчен бик авыр көннәр. Вә ләкин алда әйткән хәдискә таянып, без әрвахларга, әти-әниләргә бигрәк тә, көн саен дога кылырга тиешбез. Хәтта көн саен Коръән ашы уздырсак та, аз булыр.

Билгеле, көн саен аш үткәреп булмый. Әмма шушы билгеле көннәрдә өйгә Коръән кертик, кешеләрне ашатыйк, мескен-ятимнәргә сәдакалар бирик.


- Рөстәм хәзрәт, ул көннәрне ничек санала? Кеше үлгән көннәнме, әллә җирләнгән көннәнме?

- Рәсүлебез (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә әйткәнчә, мәет җан биргән көнне үк җирләнергә тиеш. “Туганнар кайтмаган, аларны көтик, иртәгә җирләрбез, әле урын белешеп бетермәгән” кебек сәбәпләр белән мәетне көттерергә ярамый. Аны динебезчә, дөрес итеп, җаны чыккан көнне үк җир куенына тапшырырга кирәк. Шулай итеп, вафат булган һәм җирләнгән көн бер булырга, ашларының кайчан узачагы шул көннән санала.

- Хәзер күпләр бу ашларны көнендә үткәрми, атна ахырында йә бәйрәм ялларына туры китереп кенә үткәрә, алай дөрес буламы?
- Без – эш кешеләре, эшкә вакытында килмәсәң, куарга да күп сорап тормыйлар. Шуңа күрә Коръән ашына туганнар, якыннар кайчан күбрәк җыелып, кулларын күтәреп дога кыла икән, шул көнне уздыру хәерлерәк. Ләкин мәетнең, әйтик, җидесе яки башка көне атна уртасына туры килә икән, бу көнне мәчеткә кереп, хәер-сәдакасын биреп чыгарга кирәк. Ә ял көннәрендә мулла чакырып, якыннарыгыз белән Коръән ашы үткәрегез.

- Ашны кайда укытырга кирәк? Мәетнең җаны чыккан өйдәме, әллә кайда да ярыймы?

- Шиһабетдин Мәрҗанинең шундый сүзләре бар. “Динне саклый торган өч әйбер бар – беренчесе – тел, икенчесе – милли кием, өченчесе – гореф-гадәт”, - ди ул. Төрле якта, төрле авылларда төрле гадәт яши.


Әйтик, бер гаиләдә ашны мәетнең җаны чыккан өйдә үткәрү гадәте бар, ди. Бу гадәткә каршы килергә ярамый. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Мин сезгә күтәрә алмаслык әйбер бирмим” ди.


Әгәр мәетнең җаны чыккан өйдә аш уздыру мөмкин түгел, сезгә кыенлык тудыра икән, аны башка җирдә уздыруның да гөнаһы юк. Вә ләкин сезнең нәселегездә, авылыгызда кабул ителгән гадәт буенча уздыру хәерлерәк.

- Хәзер күпләр мәет ашларын кафеда уздыра, ул дөресме?

- Дога укыту, Коръән укытып тәхлил чыгу өчен урыны мөһим түгел. Әмма ул урын чиста һәм хәләл булырга булырга тиеш. Димәк, дога укыла торган бинада кеше рәсемнәре, хайван сурәтләре булмаска, табынга хәләл ризыклар куелу шарт.

- Мәетнең өчесе белән җидесен берләштереп үткәрергә ярыймы?

- Иң хәерлесе, алда әйткәнемчә, якыннарны көн саен догадан калдырмау хәерлерәк. Аллаһы Тәгалә безгә булдыра алмас эшне әмер итми. Әгәр мөмкинлек юк икән, сәдаканы намаз укучы берәр әби-бабайга гына да бирергә дә, мәчеткә илтергә дә була. Әйтик, өй хуҗасы ир вафат булган, хатыны өч бала белән калган, фәлән хәтле бурыч, ипотека, кредит, ди. Мондый гаиләгә, киресенчә, без булышырга тиеш. Ә мөмкинлек булганда инде, әлбәттә, мәетнең алда телгә алган көннәрен аерым укытырга кирәк.

- 51көнен уку өчен күпләр мулла яки абыстайга сәдака гына бирә, өйдә аш уздырмый. Бу гөнаһ түгелме?

- Юк. Һәрнәрсә мөмкинлеккә карап. Әгәр күңелегездә бар икән, өйдә уздырыгыз. Мөмкинлегегез булмаса, сәдака гына бирегез. Әмма дога кылдыру - тиеш гамәл.

- Ир-ат үлсә, ашка кемнәр чакырыла? Хатын-кыз үлсә, кемнәр? Бу ашларда Коръәнне кем укырга тиеш?

- Балачакта, әле әбиләр исән чакта ук колакка кереп, күңелгә сеңеп калган бер гыйбарә бар. “Мең хатын-кыз укыганчы, бер ир-ат укыса хәерлерәк”. Шуңа күрә укымышлы, шәһадәтнәмәле хәзрәт Коръән укыса хәерлерәк санала.


Ашка кемне чакыру дигәндә аерым кагыйдәсе юк. Кемдер өчесенә ирләрне, җидесенә хатын-кызларны, кырыгына икесен дә чакыра. Монысы да шул гореф-гадәт.


Ә бер табынга ирләр дә, хатыннар да утырырга тиеш түгел. Аларны бүләргә кирәк. Мөмкинлек булса, аерым ике өстәл ясагыз, юк икән, өстәлнең түр ягына ирләр утыра.

- Мәетнең ел ашын кайбер якта үлгән көненә бер ай кала укыталар, кайбер җирдә шул көнендә. Гыйнварда үлгән икән гыйнварда. Ничек дөрес була?

- Беренчедән, без - мөселманнар Һиҗри ел исәбе буенча яшибез. Һиҗри календаре Милади календаренә караганда 11-12 көнгә кыскарак. Шуңа күрә мәетнең ел ашын алдан укыту хәерлерәк.

- Рөстәм хәзрәт, мәет ашы уздыруның савабы нидә?

- Моның савабы бик зур. Беренчедән, без шушы мәеткә багышлап тәхлил чыгабыз, Коръән укыйбыз, аның исеменнән хәер-сәдака бирәбез. Аңа багышлап кешеләрне ашатабыз. Бу – бик саваплы, әҗерле аш. Моннан соң нәкъ менә мәет ашына гына дөнья мәшәкате баскан, эш дип чапкан туганнар бергә җыела. Мәеткә дога кылдыру савабыннан тыш, туганнарны бергә җыю да саваплы.

- Мәрхүмнең бер ашын да уздырмасаң, ә абыстай яки хәзрәткә сәдака гына бирсәң, ни була?

- Һәр нәрсә мөмкинлеккә карап. Мөмкинлек булмаса, үз-үзегезгә зыян салып, бурычка батып аш уздырмасагыз, хәерлерәк тә. Укый торган әбине генә чакырып чәй эчерергә дә була. Һәр мөселман үз өендә кимендә елга бер тапкыр Коръән ашы уздырырга тиеш. Кемнедер искә алыпмы, ифтар ашымы, Мәүлет ашымы – елга бер тапкыр Коръән яңгырарга тиеш.

- Кеше үлгәч, шул йортка сәдака бирү каян килеп чыккан?

- Рәсүлебез (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә: “Әгәр берәр өйдән мәет чыкса, бу йортта өч көн ризык пешерелмәс, гаилә әгъзаларын күршеләр, туганнар кайгырта” ди. Сәдака ул – ярдәм кулы сузу. Бу – бик дөрес әйбер.

- Мәет ашына килгәндә сәдака алып барыргамы, сәдака өләшергәме?

- Алланың рәхмәте белән без, гореф-гадәткә таянып, сәдака бирәбез. Кемдер борын күтәреп: “Мин мескен түгел, нигә миңа сәдака бирәсез?” ди. Җәмәгать, бу – әдәпсезлек. Без хәер-сәдака ятимнәр өлеше икәнен белсәк тә, ашка килгәч сәдака да таратыйк, биргәнне дә алыйк. Үзеңнең мескен түгел икәнеңне белсәң дә, тәкәбберләнеп баш тартмагыз, үзегез белгән мескен-ятимгә, сәдака иясенә бирегез. Сәдака алудан баш тарту – гөнаһлы гамәл.


Мин, гадәттә, Коръән ашларында: “Теләүчеләр мәчет файдасына тапшыра аласыз” дип әйтеп куя идем. Шуннан соң миңа бер хәзрәт: “Шушы табындагы бер мескен шушы сәдакага өметләнеп килгән, ә син шуны җыйдырасың кебек. Синең үрнәгеңдә барысы да тапшыра. Шул исәптән, теге мескен дә”, ди.


Чыннан да, без белмичә дә, табын артында мескен дә булырга мөмкин.


- Мәет ашы узган табыннан үзең белән тәм-томнар алып китәргә ярыймы?

- Хәзер мәет ашы табыны туй табыныннан берни белән дә аерылмый. Элеккеге кебек шулпа, ит-бәрәңге, бәлеш һәм чәй модасы инде күптән бетте. Өстәлләр сыгылып тора, күп вакытта хуҗалар: “Берни ашамагансыз” дип үпкәли. Әгәр мөмкинлегегез бар, күп итеп пешеренеп, әзерләнгәнсез икән, аны тарату хәерлерәктер дә, бәлки. Исраф булмасын өчен.


Күчтәнәч бирәләр икән, аннан баш тарту кирәкми. Әмма табын культурасын карыйк, аны беребездән беребез уздырырга тырышып, туй табыны итмик.

- Мәет ашларында сәдака таратуның чиге бармы? Аны һәр кунак таратырга тиешме? Нәрсә өләшсәң дә ярыймы, әллә акча гынамы?

- Кеше ничек ниятли, шулай эшли, моның гаебе юк. Соңгы арада китап, сабын, чәй тарата башладылар. Кемдер: “Бу акча алыштыру гына инде” дип тә әйтер. Әмма алышынып булса да, бу - сәдака. Бу сәдаканы ятимнәргә бирик.

- Рөстәм хәзрәт, мәетнең еллыкларын үткәрү дигән әйбер бар. Мәсәлән, үлгәненә бер ел, ике ел, биш ел. Бу дөрес әйберме, әллә модага иярүме?

- Әйткәнемчә, көн саен уздырсаң да аз булыр. Елга бер мәртәбә булса да мәетләргә дога кылдырыйк.


- Бер мәетнең еллыгын уздырсаң, бу өйдә тагын мәет була дигән сүзләр дә бар. Бу дөресме?

- Мондый шайтан вәсвәсәләренә ышанырга кирәкми. Чөнки тәкъдир ул Аллаһы Тәгаләдән. Кемдер: “Бер өйдән ике мәет чыкса, өченчесе дә булыр” ди. Җәмәгать, һәр нәрсәне тәкъдир итүче ул – Аллаһы Тәгалә.
Читайте нас: