Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
26 сентябрь 2019, 11:31

Мәскәү мөфтие күпхатынлылыкны рәсмиләштерергә тәкъдим итә

Бу закон җәмгыятьтә киң таралган “гөнаһлылык һәм азгынлык”ны туктатыр иде.

Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов күпхатынлылыкны законлаштырырга кирәк дигән фикердә. Бу хакта РИА Новости яза.



“Минем фикеремчә, күпхатынлылыкны мотлак рәвештә законлаштырырга кирәк. Бу практиканың гамәлдә булырга тулы хокукы бар, кайбер диннәр, шул исәптә ислам дине, моны рөхсәт итә”, - ди ул.


Мөфти Русиядәге статистиканы телгән алган. Аңа ярашлы, хатын-кызлар ир-атларга караганда безнең илдә 10 миллионга күбрәк, ә күпхатынлылык Татарстан (ишеткән юк иде әле. – Авт.), Чечня, Дагыстан кебек төбәкләрдә чынлап торып бар.


Мөфти сүзләренчә, мондый никахны рәсмиләштерү бүгенге көндә тиешенчә якланмаган “хатын-кызлар хокукларының үтәлеше гаранты булыр иде”, һәм җәмгыятьтә киң таралган “гөнаһлылык һәм азгынлык”ны туктатыр иде.


Һәрхәлдә бу мәсьәләне ислам законнары өлкәсендәге белгечләрне җәлеп итеп, компетентлы органнар өйрәнергә тиеш, ди мөфти Аляутдинов.


Ай-һай, җәмәгать. Чын дини гаиләләрдә генә мондый хәл булмаса, ышануы авыр. Ни дисәң дә, феминизм шытымнары хәзер күп хатын кызда бар. Күбесе ирләрдән дә болайрак уңышлы карьера төзеп, зур дәрәҗәләргә ирешә, үзаллы булып яши ала. Шулай булгач, нишләп ул үз өендә көндәшкә түзеп тора.
Читайте нас: