Тормыш иптәше сайлау хакында күп хәдисләр бар – һәммәсендә дә төп фикер – ирне тәкъвалыгына карап сайлыйлар. Чөнки Аллаһтан курыкса, гаилә башлыгы саналган ир-ат үзенә йөкләнгән барлык вазифаларны да намуслы башкарачак. Ә моңа исә гаиләнең матди хәлен генә түгел, рухи сәламәтлеген тәэмин итү дә керә. Яхшы ирне гомерлеккә юлдаш итеп сайлау өч кешедән тора: беренчедән, кыз үзе сораса, икенчедән, әти-әнисенә йөкләнә. Ата-ана кызларыннан алдан ук бу хакта кайгыртып куярга тиеш. Кияүгә чыгарга ниятләгән кызның гаиләсендә яхшы тормыш иптәше насыйп булсынга Ходайдан ярдәм сорап дога белән ялваралар. Ул мәшһүр дога күпләргә таныш һәм болай яңгырый: “Раббана әтинә фиддунья хәсәнәтәү вә фил ахирати хәсәнәтәү вә кыйннә газәбәннәр.” Кайсебер риваятьләрдә дин белгечләре әлеге Коръән аятьләрен өйләнү аятьләре дип атый. Ни өчен? Чөнки мәгънәсен карап китсәк, әлеге доганың беренче өлешендә “Әй, Раббым! Бу дөньяда миңа барча изгелекләреңне бир!” дигән сүзләр бар. Ә дөньяда иң зур изгелек – ул яхшы хатын, яхшы ир. Шуңа күрә хатын-кызлар бу доганы ешрак укысалар яхшы булыр иде, чөнки дөньядагы бәхетләре, әлбәттә, шул ирләрендә. Ә инде доганың икенче өлеше “Кыямәт көнендә дә миңа изгелек бир, ягъни шул ирем белән бергә җәннәттә дә булырга насыйп ит!” дигәнне аңлата. Әлеге доганың бер юнәлеше менә шул. Аны никах алдыннан уку да бик саваплы эш санала.