Тарихчылар алар турында елдан-ел күбрәк кызыклы фактлар ачалар. Әйтик, Мәккә шәһәреннән ерак түгел генә урнашкан тауда Коръән сурәсе язылган ташның һиҗрәтнең 80 нче елында язылган булуын ачыклаганнар. Бу – “Ән-Ниса” сурәсенең 87 нче аяте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.гә Коръән сурәләре иңгән һәм сәхәбәләр аларны төрле ташларга, тиреләргә язып барганнар, дигән фараз бар.