Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
12 сентябрь 2019, 12:56

Кем мөфти булыр?

17 сентябрьдә Уфада Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең пленумы узачак, анда республика мөфтие постына дәгъва кылучылар расланачак.

17 сентябрьдә Уфада Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең пленумы узачак, анда республика мөфтие постына дәгъва кылучылар расланачак.
Бу турыда Башкортстан Башлыгы каршындагы дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр буенча Совет рәисе Вячеслав Пятков хәбәр иткән.


Озак еллар Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин Башкортстан мөфтие булды. Ул апрель аенда бу вазыйфасыннан китте һәм июнь аенда вафат булды. Аның урынбасары имам Айнур хәзрәт Биргалин Диния нәзарәте рәисе вазыйфасын башкарды.
Читайте нас в