Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
3 сентябрь 2019, 13:26

Валерия Порохова вафат

Коръәнне рус теленә тәрҗемә итүче билгеле профессор 79 яшендә якты дөнья белән хушлашкан.

Коръәнне рус теленә тәрҗемә итүче билгеле профессор Валерия Порохова 79 яшендә якты дөнья белән хушлашкан. Валерия Порохова – Гуманитар фәннәр академиясе, Евразия халыкара мәдәният академиясе идарәсе, халыкара информатизация академиясе, Русия табигый фәннәр академиясе әгъзасы иде. Ул шулай ук Евразия милли университетының почетлы профессоры исеменә дә лаек булды. Былтыр ул Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.
Читайте нас: