Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
3 сентябрь 2019, 13:19

Хаҗга барыр өчен ... 30 ел чүп саткан

19 ел эчендә аның 25 млн. рупий акчасы җыела ( 1750 АКШ доллары белән).

Индонезиядә яшәүче 64 яшьлек Марьяни ханым быел, ниһаять, гомер буе көткән хыялына ирешә: Хаҗга бара. Ул бу бәхетен 30 ел көтә. Ире дөнья куйганнан соң ялгызына дүрт баланы аякка бастырырга туры килгән ана изге урынга барачакмын дип үзенә максат куя. Моның өчен ул туган шәһәрендә ... чүп җыеп сата. Пластик стаканнар, шешәләр, картон тартмалар җыеп тапшыра. Аның бу шөгылен беркем дә белми. Ул бу эшләрен иртәнге намазга кадәр эшләп өлгерә. 19 елдан, 2012 елда, ул 25 млн. рупий акча җыя ( 1750 АКШ доллары белән). Бу – Хаҗга барыр өчен теркәлү үтәргә генә җитә. Хаҗның үзенә барыр өчен ул тагын 7 ел эшли...
Аның быел Хаҗга баруы балалары өчен дә көтелмәгән хәл булган. Әниләре дин эшләре буенча министрлыктан рөхсәт кәгазьләре алып кайткач кына кызы аның Изге сәфәргә җыенуын белгән. “Мин беркайчан да хаҗга барачагыма шикләнмәдем. Өметем беркайчан да өзелмәде. Мин эшләп арымадым һәм кулларымны төшермәдем”, - ди ул.
Читайте нас: