Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
1 сентябрь 2019, 12:09

Путин белән Кадыйров иң матур мәчет кайсысы дип бәхәсләшеп китә язган

Русия Президенты Владимир Путин иң матур мәчет Санкт-Петербург шәһәрендә дип исәпли.

Русия Президенты Владимир Путин иң матур мәчет Санкт-Петербург шәһәрендә дип исәпли. Бу хакта ул Чечен республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров белән очрашуында белдерде. Моннан алда гына Кадыйров дөньядагы иң матур мәчет дип күптән түгел генә Шалида ачылган “Мөселманнар горурлыгы” мәчетен атады. Европада иң матур мәчет дип тә өстәде ул. Ләкин Владимир Путин фикерен ишеткәч, ил башлыгы белән бәхәсләшмәячәген әйтте. Мәчет төзегәндә күрсәткән ярдәме өчен Кадыйров Путинга "дистәләгән галимнәр, алимнар, мөфтиләрдән ихлас рәхмәт сүзләрен” җиткерде.
Мөхәммәд Пәйгамбәр исемендәге “Мөселманнар горурлыгы” мәчете 5 гектар җирдә Грозныйдан 30 километр ераклыктагы “Шали-Сити” биналар комплексы янәшәсендә урнашкан. Мәчетнең 4 ягында һәрберсе 63 метр биеклектәге 4 манарасы тора, ә мәчетнең гөмбәзе 43 метр тәшкил итә. Изге йорт Чечен республикасының беренче президенты Ахмат-Хаҗи Кадыйров исемендәге Фонд тарафыннан төзелгән һәм шәһәр архитектурасына туры килеп тора. Мәчет бинасы Тасос грек утравыннан кайтартылган ап-ак мәрмәр белән капланган. Бу төзелеш материалы яктылыкны кире кайтаручы сыйфатка ия, шуңа да эссе көннәрдә һава температурасын стабильләштерә.
Читайте нас: