Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
17 август 2019, 02:13

Иман нурына төренеп үсәләр!

Илеш районының Йонны авылында Коръән укучы балалар бәйгесе узачак

Йонны авылы – ике мәчетле, ике мәхәлләле зур һәм матур авыл. Иман һәм күңел нурына бай бу төбәк халкының бердәмлеге, тырышлыгы белән биредә “Иман” һәм “Рахман” мәчетләре ишекләрен ачты һәм матур гына эшләп килә. Бу изге эш яшь буынны тәрбияләүдә дә уңай нәтиҗәсен бирә.
Алдагы якшәмбедә, ягъни 18 август көнне, “Иман” мәчетендә 17 яшькә кадәр балалар һәм үсмерләр арасында Коръән уку буенча бәйге узачак. Мондый дини чара биредә беренчегә генә уздырылмый. Бәйрәмгә бөтен Башкортстаннан җитмешләп бала килүе көтелә. Йонны авылы үсмерләре аны ныклы әзерлек белән көтеп ала, чөнки алар моңарчы Татарстанда һәм Башкортстанда үткәрелгән Коръән уку бәйгеләрендә гел мактаулы урыннарны яулап килде.
Саф күңелләрен кечкенәдән иман нуры белән баетучы үсмерләр өчен матур программа әзерләнгән.
Читайте нас: