Ел саен хаҗ кылган йөзләгән кеше Сәгуд Гарәбстаныннан иленә кайта алмый кала. Олы яшьтәге я булмаса чирле кешеләр хаҗда үлер өчен дә баралар. Быел Бангладештан - 30, Төркиядән – 28, Нигериядән – 9, Филиппиннан 5 кеше мәрхүм булган. Аларның барсын да шунда ук җирлиләр. Русия мөселманнары турында мәгълүмат юк.