Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
12 август 2019, 23:40

Русиянең иң абруйлы 10 мөселманы кем? (дәвамы)

Статистика мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Русиядә 146 миллион кеше яши һәм якынча шуның 20 миллионы – мөселманнар.


6. Алишер Усманов - олигарх-бизнесмен, Forbes буенча 9 урында тора. Гадәттә, байлар баеган саен саранлана диләр. Ләкин Алишер Усманов хакында алай әйтеп булмыйдыр. Болгар ислам академиясен төзүгә 500 миллион сум сәдака биргән, моңа кадәр Болгарда төзелгән ак мәчеткә 650 миллион сум белән ярдәм иткән булган. Үзе туып-үскән Үзбәкстанда да аның мәчетләре күп.

7. 70 яшен тутыручы Тәлгать Таҗетдин - җиденче баскычта. Бохара мәдрәсәсен һәм Каир университетын тәмамлаган. 1980 елдан башлап ислам оешмасын җитәкли. Русиянең барлык мөфтиләре дә диярлек аның шәкертләре.

8. Дагыстанның Федерация советы әгъзасы 53 яшьлек миллиардер Сөләйман Кәримов Мәскәүдә төзелгән Җәмигъ мәчетенә 170 миллион доллар биргәне өчен " Бизнес Оnline" аны иң абруйлы 10 мөселман исемлегенә керткән. Бу кадәр юмартлык аңа кайдан килгән? Равил Гайнетдинов үзенең бер интервьюсында аның юл һәлакәтенә эләгеп, исән калу бәхетенә ирешкәч, сәдака итеп биргән дигән иде. Сөләйман Кәримов, моннан тыш, ел саен хаҗга барырга мөмкинлекләре булмаганнарга ярдәм итә.

9. Төзелеш буенча Мәскәүнең вице-мэры Марат Хөснуллин үзен дингә бирелгән кеше итеп күрсәтмәсә дә, Мәскәүнең Җәмигъ мәчетен төзегән вакытта зур игътибарын бирүе диненә тугры булуын күрсәтә. Һәр атна анда килеп, эш барышын контрольдә тоткан.

10. Русиянең иң абруйлы 10 мөселманы исемлеген төгәлләп, Мәскәү мәчетенең имам-хатыйбы Шамил Галәветдинов (Аляутдинов) исеме тора. Ул җәмгыятебездә иң алга киткән һәм күпне белүче (русча әйткәндә, "продвинутый") имам. Ул 30дан артык әдәби әсәрләр авторы һәм аның китаплары Русиянең барлык төбәкләренә дә диярлек таралган.

Галәветдинов мөселман коучингына нигез салучы да. 2012 елда ислам дине нигезендә яшәү мәгънәсен табып, рухи яктан үсәргә ирешү серләре турында "Триллионер" проектын булдырган. Аның осталык дәресләренә эләгү ансат түгел - зур чират.
Читайте нас: