Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
12 август 2019, 18:51

Русиянең иң абруйлы 10 мөселманы кем?

Статистика мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Русиядә 146 миллион кеше яши һәм якынча шуның 20 миллионы – мөселманнар.

Статистика мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Русиядә 146 миллион кеше яши һәм якынча шуның 20 миллионы – мөселманнар. (Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан, Кыргызстаннан вакытлыча эшкә, укырга килүчеләр бу исемлекка керми).

"Бизнес Online" шул 20 миллион мөселман арасыннан иң абруйлы 10 исемне атаган. Нинди сыйфатларга карап бу исемлек төзелгән? Болар җәмгыятебездә танылу яулап, мөселман берләшмәләренең эшчәнлегенә ярдәм итүче һәм динне үстерүгә үз өлешен кертүче кешеләр.

1. Русиянең мөфтиләр Советы башлыгы 59 яшьлек Равил Гайнетдинов. Ул, дин өлкәсендә 30 ел эшләп, халык ихтирамын яулаган кеше. Аны кыю һәм гадел, туры сүзле буларак беләләр. Җитәкчеләргә, хәтта Русия президентына да аның сүзе үтүчән. Нәкъ Равил Гайнетдинов тырышлыгы нәтиҗәсендә Мәскәүнең Җәмигъ мәчете төзекләнләндерелде. 2015 елда ачылу тантанасына Владимир Путин һәм Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган да чакырылган иде.

2. Татарстанның эллеке президенты Миңтимер Шәймиев - иң абруйлы 10 мөселман исемлегендә. Ул көчле сәясмән генә түгел, барлык өлкәдә дә үзен югары дәрәҗәдә күрсәтә белүче ихтирам казанган җитәкче. Сәясәттән киткәч, ислам диненә аның игътибары тагын да артты: Русиядә бердәнбер ислам динен ирекле рәвештә кабул ителгән урын- Болгар җирен төзекләндереп, аны дөнья күләмендә танытты, бу җирне туризм үзәгенә әверелдерде. Болгар ислам академиясен тергезүе өчен дә дин әһелләре аңа чиксез рәхмәтле.

3. Өченче баскычта кем торганы бәлки күпләр өчен сәер тоелыр, ләкин экспертлар күзлегеннән караганда, бүгенге көндә Русия мөселманнарының йөзе булып катнаш көрәш чемпионы 31 яшьлек Хәбиб Нурмөхәммәтов санала. 2018 елның октябрендә ул ирландияле Конор Макгрегор белән алышып, аны җиңде һәм чемпион булды. Хәзер ул бөтен илдә танылган мөселман. Интсаграмда 16 миллионга якын җанатарлары бар. Ул шәригать канунары буенча яши һәм динен саклый, яклый белүче шәхес.

4. Рөстәм Миңнеханов күпләп мөселманнар яшәгән Татарстан республикасының җитәкчесе генә түгел, бөтен дөньяга сибелгән татарлар диаспорасының рәсми булмаган лидеры да. Электән Төркия президенты белән тыгыз элемтәдә булуы ике илнең сәясәт өлкәсендәге каршылыкларын җайга салуга ирештерде.( Сүрия һавасында төркиялеләр безнең Су-24 бәреп төшергәнен хәтерлисездер).

5. Рамзан Кадыйров - беренче бишлеккә кергән. Ул Русия мөселманнары арасында лидер булып тора. Кыю сүзле, батыр, үз халкына һәм диненә тел-теш тидермәүче җитәкче. Русиядә иң зур мәчет төзу ярышында катнашып, зурлыгы буенча Грозныйдагы "Чечня йөрәге" мәчете - 3нче, Аргунда Кадыйров исемендәге мәчет 4 нче урында тора. Киләчәктә ул тагын да зуррагын төзетү планы белән йөри.

Дәвамы бар.
Читайте нас: