Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
4 июль 2019, 16:17

Гарәп илләрендә көферләр арта?

Бу атнада яңалыклар арасында мине иң аптыратканы гарәп илләрендә мөселманнарның азаюы булды.

Бу атнада яңалыклар арасында мине иң аптыратканы гарәп илләрендә мөселманнарның азаюы булды. Arab Barometer белән BBC хезмәте биргән мәгълүматларга караганда, соңгы елларда гарәп дөньясында Аллаһы Тәгаләгә ышанмаучылар 1,5 тапкырга арткан. Шул ук вакытта “гарәп язы” елларында популяр булган радикаль исламчыларга да ышанычлары кимегән. Якын Көнчыгышта хәзер хатын-кызларны премьер-министр яисә илнең башлыгы итеп күрү гадәти хәлгә әверелә бара. Әмма гаиләдә элеккечә соңгы сүз ирләрнеке булып кала.
Тикшеренүләр 2018 елның азагыннан 2019 елның башына кадәр унлаган гарәп дәүләте һәм Фәләстин территориясендә үткәрелгән. Сораштыруларда 25 мең кеше катнашкан. 2013 ел белән чагыштырганда, Аллаһы Тәгаләгә ышанмаучылар 8 проценттан 13 процентка күтәрелгән. Аларның саны иң күбе Тунис, Ливия, Алжир, Марокко белән Мисырда күзәтелә. Көферләр саны кимегән бердәнбер ил Йәмән – анда 2013 елда Бөек Затка ышанмыйбыз диючеләр саны 11 процент булса, әле 5 процент тәшкил итә.
Мөселман илләрендә үзләре өчен иң куркыныч ил дип Израильне атыйлар икән. Марокко белән Алжирда яшәүчеләр Ираннан, Туниста АКШтан куркулары турында әйткәннәр.
Ә иң ышанычлы президент дип алар Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганны атаган (51 процент). Икенче урында – РФ Президенты Владимир Путин (28 процент), өченчедә Дональд Трамп (12 процент).
Читайте нас: