Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
26 июнь 2019, 12:58

Мөфти Нурмөхәммәт хәзрәт вафат

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең элекке рәисе Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин вафат булды. Аңа 73 яшь иде.

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең элекке рәисе Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин вафат булды. Аңа 73 яшь иде.
Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин 1946 елда БАССРның Баймак районы Сибай шәһәрендә дөньяга килгән.
Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң автослесарь булып эшли, Совет Армиясендә хезмәт итә. 1975 елда – Бохараның “Мир-Гарәп”, 1979 елда Ташкент Ислам институтын тәмамлый. 1982 елда Дәмәшкъ Ислам университетында (Сүрия) белем ала.
1979-83 елларда – Үзәк диния нәзарәте сәркәтибе, 1983 елдан Уфа Җәмигъ мәчете имамы булып тора. 1992 елның августында Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти булып сайлана.
Читайте нас: