Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
19 июнь 2019, 18:06

Хаҗга китәләр. Юлламаларның хакы күпме тора?

Быел Башкортстаннан 196 кеше хаҗга китәчәк.

Быел Башкортстаннан 196 кеше хаҗга китәчәк, дип хәбәр итте Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре буенча совет рәисе Вячеслав Пятков.
Уфа шәһәреннән гарәп, рус, татар һәм башкорт телләрен белгән җитәкчеләр җитәкләгән 49 кешелек дүрт төркем юлга чыгачак. “Төркия авиалинияләре” самолеты Истанбул шәһәрендә 8 сәгать туктап торып, Шарджага илтәчәк, аннан мосафирлар автобуслар белән хаҗ кылу урынына юлланачаклар. Самолетлар белән очу 26, 28, 29, 31 июльгә планлаштырыла.
Рәсми “Болгар-тур” хаҗ-операторы аша юлламаларның хакы уртача 180 мең сум тәшкил итә.
Фирманың генераль директоры Ислам Давыдов әйтүенчә, 2019 елда хаҗга хаклар уртача алганда 250 долларга арткан. Бу Сәгуд Гарәбстанында өстәмә хакка салым кертү һәм кунак җыенына ягулыкка хаклар арту белән бәйле.
Хаҗилар 20, 22, 23 һәм 25 августта кайтачак.
2019 елда Сәгуд Гарәбстаны Русия өчен 20 500 квота бүлгән. Соңгы елларда хаҗ кылучылар саны арту сәбәпле, Русиянең хаҗ-миссиясе өстәмә квота бүлүләрен сорап мөрәҗәгать иткән.
Читайте нас: