Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
4 июнь 2019, 00:56

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! 4 июнь – Гыйд Әл-Фитр – Ураза бәйрәме.

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

4 июнь – Гыйд Әл-Фитр – Ураза бәйрәме.

Ай буе ураза тоту кебек фарыз гамәлне зур ихласлык белән үтәгән мөэмин-мөселман кардәшләребез! Рамазан ае сизелмичә дә үтеп китте – олы бәйрәмебез Ураза Гаете җитте.

Аллаһы Сөбханәкә вә Тәгалә уразаларыбызны кабул кылса иде. Тоткан уразаларыбыз, укылган тәравих намазларыбыз, кылган догаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз һәм теләгән изге теләкләребез хакына ил-көннәребез имин, күгебез аяз, табыннарыбыз мулдан булса иде. Бөек Раббыбыз күңелләребезне мәңгелек иман нуры белән нурландырсын иде! Гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек насыйп итеп, ике дөнья бәхетенә ирешергә, барчабызга да хәерле һәм бәрәкатле гомерләр насыйп итсә иде.

Ураза гаетендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, һәрбарчабызга да Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә ирешергә насыйп булсын!

Олуг бәйрәмебез Ураза Гаете мөбәрәк булсын!

Уфа шәһәрендә Ураза бәйрәмендә “Ватан” этно-паркында мөселманнар өчен бәйрәм оештырылачак: 10 мең кешене пылау белән сыйлаячаклар. Башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгышлары, хәләл-ярминкәләр, бүләкләр оештырылачак.
Читайте нас: