Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
4 июнь 2019, 11:18

Радий Хәбиров Ураза бәйрәме белән котлады

Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров республика мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады.

Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров республика мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады. Тәбрикләүдә мондый юллар бар:

“Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, без аларның васыятьләренә иярәбез, рухи үсешкә омтылабыз, изге гамәлләр кылабыз, мохтаҗларга ярдәм итәбез. Бүген мөселманнар ураза тәмамлануны билгеләү, күңел җылысы белән уртаклашу, якыннары рухына дога кылу өчен туганнары һәм якыннары янына җыела.

Һәр милләт һәм дин кешеләре бергәләп лаеклы киләчәк, чәчкә аткан Башкортстанны төзесен өчен безнең республикада барлык шартлар да булдырылган. Бездә гаилә кыйммәтләре, диннәр арасындагы һәм дәүләт-конфессияләр хезмәттәшлеге ныгый.

Изге Ураза бәйрәме безнең йортларга җылылык, ышаныч нуры һәм күңел тынычлыгы алып килсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бар изге эшләрдә уңышлар телим.”





Читайте нас: