Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
27 Май 2019, 14:32

Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк

Ислам дөньясында айлар арасында – Рамазан ае, көннәр арасында – җомга көне, кичләр арасында Кадер кичәсе иң мөбарәк вә иң мөкатдәсе буларак кабул ителгән. Бу көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) Коръән иңдерелә башлаган. Кадер кичәсенең Рамазан аенда икәнлеген белсәк тә, аның төгәл көне билгеләнмәгән.

Ислам дөньясында айлар арасында – Рамазан ае, көннәр арасында – җомга көне, кичләр арасында Кадер кичәсе иң мөбарәк вә иң мөкатдәсе буларак кабул ителгән. Бу көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) Коръән иңдерелә башлаган. Кадер кичәсенең Рамазан аенда икәнлеген белсәк тә, аның төгәл көне билгеләнмәгән. Бер хәдисендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Кадер кичен Рамазанның соңгы ун көне арасыннан, бигрәк тә так санлы кичләреннән эзләгез», – дигән. Асылда Пәйгамбәребез Кадер кичен төгәл белергә мөмкин дип исәпләгән, әмма бу кич яшерен калган.

Кадер кичәсе көнне, гадәттә, аяз була, бернинди тавыш та булмый, җил дә исми, эт тә өрми, кошлар да сайрамый. Кадер кичәсе таңында кояш күзләрне чагылдырмыйча калка. Бу билгеләр Кадер кичәсе көнен күрсәтә.

Бу кичәнең өстенлеген Аллаһу Тәгалә Коръән Кәримдә «Кадер» сүрәсенең 5 нче аятьләрендә ачыклый:

«Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек. Кадер кичәсенең нәрсә икәнен син белмисеңме? Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар. Кадер кичәсе — иминлек кичәсе, таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр».

Коръән Кәримдә раслануынча, Кадер кичәсе — кыйммәтле кичәдер. Чөнки Коръән Кәрим Рәсүлебезгә нәкъ шушы кичәдә тапшырыла башлый.

Хәдис шәрифтә: «Кадер кичәсенә инанып, савабын өмет итеп, гыйбадәт кылганнарның бөтен гөнаһларын Аллаһу Тәгалә кичереп гафу итәр», — диелә.

Гыйбадәттә каза намазын кылу, Коръән Кәримнән сүрәләр, догалар уку, тәүбә итү, садака бирү, мөселманнарны сөендерү һәм башка саваплар казану — болар барысы да бу кичәгә хөрмәт күрсәтүнең ишарәседер. Хөрмәт күрсәтү гөнаһлы эшләрне эшләмәү белән дә хасил булыр.

Бу кичәнең өстенлеген Аллаһу Тәгалә Коръән Кәримдә «Кадер» сүрәсенең 5 нче аятьләрендә ачыклый:

Коръән Рамазан аенда Кадер кичендә дөнья күгенә Җәбраил фәрештәгә иңдерелә. Аннары Җәбраил кирәк саен аять-аять пәйгамбәргә китереп тора.

Бу кичәнең галәмәтләре шуңардан гыйбарәт: көне ачык, җиләс булыр, бик салкын да, бик эссе дә булмас. Кадер кичәсе Мөхәммәд с.г.в. өммәтенә махсус бер кичәдер. Башка пәйгамбәрләргә мондый кичә бирелмәгән.

«Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек. Кадер кичәсенең нәрсә икәнен син белмисеңме? Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар. Кадер кичәсе — иминлек кичәсе, таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр».


Кадер кичәсе хакындагы хәдис шәрифләрдә болай боерыла:

«Кадер кичәсендә бер тапкыр «Иннә әңзәлнәһү» сүрәсен укыган башка заманнарда Коръән Кәримне даими укучыдан да сөйкемледер»;

«Кадер кичәсендә бер тәсбих “Сөбханаллаһ”, бер тәхмид “Әлхәмдүлилләһи”, бер тәһлил «Аллаһу Әкбәр» әйтүче минем янымда җиде йөз мең тәсбих вә тәһлил әйтүчедән кыйммәтледер»;

«Бу кичәдә көтүче сарык савып алган вакыт кадәр булса да гыйбадәт иткән кеше (ягъни тиз генә намаз укып алган) бер ай дәвамында бөтен кичәләрне таңга кадәр гыйбадәттә булучыдан да кыйммәтледер»;

«Кадер кичәсендә өч тапкыр «Ләә Иләәһе иллаллаһу» әйтүченең беренчесендә — гөнаһлары кичерелер, гафу ителер; икенчесендә — җәһәннәмнән котылыр; өченчесендә — җәннәткә керер»;

«Кадер кичәсендә «Кадер» сүрәсен укыган кеше Коръән Кәримнең дүрттән берен укыган кебек булыр» (ягъни моның савабына ирешер).

Хәзрәте Гайшә р.г. Рәсүлүллаһ с.г.в. нән сорады: «Әгәр Кадер кичәсенә ирешсәм, анда ни укыйм?» Пәйгамбәребез боера ки: «Аллаһүммә иннәкә гафуввун тухиббуль гафва фаг — фуганни», догасын укырсың», — ди.

Мәгънәсе: «Я Рабби, шөбһәсез Син гафу итүче, гафу итүне сөясең, мине дә гафу ит», — димәктер.


Читайте нас: