Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
6 Май 2019, 14:13

Хуш киләсең, Рамазан ае!

5 май – кояш баю белән, Аллаһ боерса, изге Рамазан шәриф ае башлана. Уфа шәһәрендә беренче тәравих намазы 22 сәгать 25 минутта укыла башлана. Тәравих намазы ястү намазыннан соң җәмәгать белән укыла. 8 һәм 20 рәкәгать укырга да мөмкин. Тәравих намазын мәчетләрдә җәмәгать белән уку саваплы булган сөннәт гамәл.6 майда беренче сәхәр ашалып, беренче ифтарлар оештырылачак.

5 май – кояш баю белән, Аллаһ боерса, изге Рамазан шәриф ае башлана. Уфа шәһәрендә беренче тәравих намазы 22 сәгать 25 минутта укыла башлана. Тәравих намазы ястү намазыннан соң җәмәгать белән укыла. 8 һәм 20 рәкәгать укырга да мөмкин. Тәравих намазын мәчетләрдә җәмәгать белән уку саваплы булган сөннәт гамәл.

6 майда беренче сәхәр ашалып, беренче ифтарлар оештырылачак.

26 рамазан, ягъни 31 майда – кояш баю белән Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, изге Ләйләтүль КАдр – Кадер киче. Ләкин пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.: “Кадер кичен Рамазан шәриф аеның ахыргы ун көненең бер так кичәсендә эзләгез”, – дигән. Ягъни, 21, 23, 25, 27, 29 нчы кичләрнең берсендә Кадер киче булуы мөмкин.

Ураза бәйрәме 4 июньгә туры килә.


* * *

Ураза – ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән генә тыелып тору түгел, ә бөтен гөнаһлы гамәлләрдән тыелу. Рамазан аенда кешенең бөтен әгъзалары да ураза тотарга тиешле. Теле дә, кулы да, күзе дә, аяклары да. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Сезнең ач торуыгыз беркемгә дә кирәк түгел: Аллаһы Тәгаләгә дә, бәндәләргә дә. Әгәр без телебезне – начар сүздән, күңелебезне бозык уйдан сакламасак, гайбәттән тыелмасак, ураза тотуыбыз гади бер ач торуга гына кайтып кала», – диде.

* * *

Уразага керер алдыннан сәхәр ашау сөннәт гамәл булып санала. Менә шушы сөннәт гамәл безне яһүтләр һәм насаралар уразасыннан аерып тора. Пәйгамбәребез с.г.в: «Безнең ураза белән Китап әһелләренең уразасы арасындагы аерма – ул төнлә торып ашауда» — диде.

Икенче бер хәдистә: «Уразага керер алдыннан төнлә торып ашагыз, чөнки сәхәр вакытында бәрәкәт бар», – диде. Әгәр дә кеше сәхәр ашаса, Аллаһы Тәгалә аның ризыгына, байлыгына, эшенә, гаиләсенә һәм үзенә бәрәкәт бирә.

* * *

Пәйгамбәребез с.г.в.: «Әгәр берәү ураза тотса, хөрмә белән авызын ачсын. Әгәр дә хөрмә булмаса, су белән», – дип әйтте.

* * *

Рамазан – Коръән ае. Ошбу айда Аллаһының Коръән-Кәриме иңде һәм Рамазан аенда Коръән уку олы фазыйләтле гамәлләрдән булып тора. Шуңа да Рамазан ул – Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән аеруча яктыртылган, нурлы ай. Аллаһы Тәгалә: «Рамазан ае бик олуг ай, ул айда Аллаһыдан кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кылучы Коръән иңдерелде», – дип әйтте («Бәкара» сүрәсе, 185 нче аять).

* * *

Аллаһы Тәгалә: «Ураза ул – бәндә белән Минем арадагы яшерен гыйбадәт. Аның бәһасен дә Мин генә белермен», – диде. Без бер генә кешенең дә уразамы-түгелме икәнен белә алмыйбыз, аны фәкать Аллаһы Тәгалә генә белә. Раббыбыз: «Ураза Минем өчен генә тотыла, шуңа күрә аңа хисапсыз әҗерне Үзем белеп бирәм», – дип әйтте. (Кудси хәдис).

* * *

Рамазанда ураза тоту сәбәпле әүвәлге гөнаһларыбыздан пакьләнү мөмкинлеге бирелгән. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Кем Рамазан аенда Аллаһының әҗер-саваплар вәгъдә итүенә иман китереп, вә ошбу вәгъдә ителгән әҗер-савапларга ирешү нияте белән ураза тота икән, аның әүвәлдә булган барлык гөнаһлары гафу ителер», – диде.

* * *

Рамазан аенда күк һәм Җәннәт ишекләре ачыла, ә Җәһәннәм ишекләре ябыла. Раббыбыз әйтте: «Рамазан аенда җәннәт капкалары ачык булыр, җәһәннәм капкалары бикле булыр, шайтаннар чылбырлар белән богауланган булыр», – диде. (Имам Әл-Бохари риваятеннән). Димәк, шайтаннар безгә вәсвәсә сала алмыйлар, Рамазан аенда безгә изгелекне эшләү җиңелрәк.

* * *

Рамазан ае – ул Җәһәннәмнән котылу ае. Пәйгамбәребез с.г.в. бу турыда: «Рамазан аеның иң беренче кичәсе җитсә, шайтаннар һәм җеннәрнең иң начарлары богаулап куелалар. Бу айда Җәһәннәм ишекләре ябыла һәм аның бер ишеге дә ачылмый, шулай ук анда Җәннәт ишекләре ачыла һәм аның бер ишеге дә ябылмый. Ул айда бер фәрештә: «Әй, изгелек кылырга теләүче! Күбрәк изгелек кыл! Әй, гөнаһлар кылырга теләүче! Гөнаһлар кылудан тукта!» – диде.

* * *

Аллаһы Тәгалә: «…Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәктер», – дип әйтте («Кадер» сүрәсе). Пәйгамбәребез с.г.в.: «Ул айда бер кичә бар. Бу Кадер кичәсе, ул мең кичәдән артык. Кем дә кем шул кичәдә Аллаһы Тәгаләгә зекерләр әйтеп, төн уртасында торып, тәһәҗҗүд намазларын укып, сәхәр вакытында, Аллаһтан дога кылып сораса, ул бәндәнең догалары кабул ителер. Чөнки шушы төндә рәхмәт фәрештәләре таң беленгәнчегә кадәр бәндәләрнең догаларын кабул итеп, Аллаһка ирештереп торалар», – диде.

* * *

Бу мөкатдәс айны ярлыларның, мескеннәрнең, туганнарның хәлләрен белеп үткәрү, мохтаҗларга, мәчетләргә ярдәм күрсәтү, сәдака өләшеп, мәҗлесләр корып, ураза тотучыларны ашату, ятим балаларны куандыру аеруча саваплы! Чөнки «Рамазан аенда эшләгән изгелеккә савап 700 дәрәҗәдә артык булыр», – диде Раббыбыз. Шуңа мөселманнар зәкәтләрен дә Рамазан аенда биреп калырга тырышалар.

* * *

Пәйгамбәребез с.г.в: «Җәннәттә әр-Рәййан дигән бер ишек бар. Бу ишектән Кыямәт көнендә бары тик ураза тотучылар гына керәчәк. Аннан ураза тотучылардан башка берәү дә керә алмаячак», – диде.

* * *

Рамазан аенда кылынган Гомрә Хаҗ кылуга тиңләшә. Пәйгамбәребез с.г.в: «Әгәр дә Рамазан ае җитсә, Гомрә кыл. Дөреслектә, Рамазанда кылынган Гомрә хаҗга тиң», – диде. Ләкин бу Зүл-Хиҗҗә аенда кылырга тиешле хаҗны өстән төшерми, ул шулай ук кылганчыга хәтле фарыз булып кала.

* * *

Тәравих намазлары Рамазан аена гына хас булган гыйбадәтләрнең берсе. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Кем Рамазан аенда, Аллаһының әҗер-савап вәгъдә итүенә иман китереп, вә ошбу вәгъдә ителгән әҗергә ирешәм дигән ният белән, төнге (тәравих) намазларын укыса, ул кемсәнең әүвәлдә булган гөнаһлары гафу ителер», – диде.

* * *

Кешенең күлмәге тузган кебек, аның иманы да зәгыйфьләнә. Аны яңарту, тәүбә итү нәкъ тә Рамазан аенда башкарыла. Бер ел үтеп, кешеләр ниндидер гөнаһлары белән Рамазан аена җитсәләр, аларга Аллаһы Тәгалә гөнаһларыннан арыну, тәүбә итү мөмкинлеге бирә. Гөнаһка баткан кеше үзенең гөнаһларын күрми. Пәйгамбәребез с.г.в: «Әй кешеләр, Аллаһы Тәгалә каршында тәүбәгә килегез, гөнаһларыгызны кичерүен Аллаһтан сорагыз. Чөнки мин бер көнгә 100 мәртәбә тәүбә итеп, гөнаһларның кичерелүен сорыйм», – дигән.

* * *

«Фытыр сәдакасы түләнгәнче, Рамазан уразасы җир белән күк арасында эленеп торыр» (хәдис). Һәр мөселман фытыр сәдакасы бирергә бурычлы. Зәкәт, гошер кебек үк, мохтаҗларга, хәерчеләргә бирелә. Фытыр сәдакасы Ураза гаетенә кадәр мохтаҗларга бирелергә тиеш. Әгәр алданрак бирелә икән, гөнаһ юк.

* * *

Аллаһы Тәгалә ел саен һәркайсыбызга да исән-сау Рамазан аен каршы алырга насыйп әйләсә иде! Ураза аен тотарга сабырлыгын, куәтен, чыдамлыгын бирсә иде! Аллаһыга гыйбадәтләребезне үтәп, киләчәктә Гает куанычына да ирешергә, бәйрәм шатлыгын бергәләшеп уздырырга барчабызга да насыйп әйләсә иде!

Рамазан аенда һәркайсыбызга, күңел түрләребезне сафландырып, изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп булса иде! Амин!


Фытыр сәдакасы

Мөселманнарның диния нәзарәтендә фытыр сәдакасының күләме билгеләнде. Аз тәэмин ителгән мөселманнар өчен – гаиләнең һәр әгъзасыннан 50әр сум, урта хәллеләр өчен – 150, хәллеләргә 300 сум түләргә кирәк булачак.

Сәламәтлеге торышы белән ураза тоталмаганнарга фидия сәдакасының күләме – ураза калдырылган һәр көн өчен 180 сум тәшкил итә. (аена 5220 сум килеп чыга).

Нисаб күләме – 224 мең сум. Шушы суммадан 5600 сум зәкәт түләнә.


Ураза ниятеРамазан аенда ураза тотарга ниятләгән кешегә, таң атканчы ашап-эчкәннән соң шушы сүзләрне әйтеп, ният кылу мөстәхәб санала: «Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лилләәһи тәгааләә».

Мәгънәсе: «Аллаһы Тәгалә өчен, ихласлык белән таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр Рамазан уразасын тотарга ният кылдым». Әгәр кеше ниятләргә онытса, я сәхәргә тора алмаса, шул көнне ураза тотуы дөрес саналыр, әмма сәхәргә торган өчен бирелә торган саваптан мәхрүм калыр.

Ифтар догасы

Ифтардан соң (авыз ачканнан соң) түбәндәге дога укыла: «Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкикә әфтартү фәгфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә аххартү».

Мәгънәсе: «Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым һәм Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем. Һәм Синең ризалыгың белән авыз ачам. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка».


Җәмил хәзрәт Халирахманов.

Читайте нас: