Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
30 апрель 2019, 12:12

Нурмөхәммәт хәзрәт китте

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең үзәк дини оешмасы рәисе Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин рәсми рәвештә вәкаләтләрен салды.

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең үзәк дини оешмасы рәисе Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин рәсми рәвештә вәкаләтләрен салды.
Нәзарәттә хәбәр итүләренчә, рәис вазифасын вакытлыча башкаручы итеп мөфти урынбасары, имам Айнур хәзрәт Биргалин сайланды. Мөфтинең ике урынбасары Әюп Бибарсов һәм Айнур Арсланов үз кандидатураларын күрсәтүдән баш тартты.
Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчесе вазифасында 1992 елдан алып эшләде.
Читайте нас: