Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
22 апрель 2019, 17:44

Ике атнадан ураза башлана

5 май – кояш баю белән, Аллаһ боерса, изге Рамазан шәриф ае башлана. Уфа шәһәрендә беренче тәравих намазы 22 сәгать 25 минутта укыла башлана. Тәравих намазы ястү намазыннан соң җәмәгать белән укыла. 8 һәм 20 рәкәгать укырга да мөмкин. Тәравих намазын мәчетләрдә җәмәгать белән уку саваплы булган сөннәт гамәл.

6 майда беренче сәхәр ашалып, беренче ифтарлар оештырылачак.
Ураза бәйрәме 4 июньгә туры килә.
Мөселманнарның диния нәзарәтендә изге айда түләүләр күләме билгеләнде. Аз тәэмин ителгән мөселманнар өчен фытыр сәдакасы – гаиләнең һәр әгъзасыннан 50әр сум, урта хәллеләр өчен – 150, хәллеләргә – 300 сум түләргә кирәк булачак. Сәламәтлеге торышы белән ураза тоталмаганнарга фидия сәдакасының күләме – ураза калдырылган һәр көн өчен 180 сум тәшкил итә. (аена 5220 сум килеп чыга).
Нисап күләме – 224 мең сум. Шушы суммадан 5600 сум зәкәт түләнә.
Читайте нас: