Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
19 апрель 2019, 11:40

Хак гыйлем – фетнәгә киртә

... Бакыйлыкка күчкән газизләрем рухына хәер-сәдака бирү нияте белән, мәдрәсәгә юнәләм. Ишекне ачып керүгә, сөйкемле генә яшь шәкерт егет елмаеп каршы ала. “Ни йомыш иде, апа?” Гозеремне әйтүгә, матур-моңлы тавыш белән дога укырга керешә. Күңел тынычланып, сулышлар иркенәеп китә. Бер мәлгә кадерле кешеләремне янәшәмдә тойгандай булам хәтта...

... Бакыйлыкка күчкән газизләрем рухына хәер-сәдака бирү нияте белән, мәдрәсәгә юнәләм. Ишекне ачып керүгә, сөйкемле генә яшь шәкерт егет елмаеп каршы ала. “Ни йомыш иде, апа?” Гозеремне әйтүгә, матур-моңлы тавыш белән дога укырга керешә. Күңел тынычланып, сулышлар иркенәеп китә. Бер мәлгә кадерле кешеләремне янәшәмдә тойгандай булам хәтта...

Кайчан гына килсәм дә, биредә гыйлем эстәүче егет-кызларның тыйнаклыгы, әдәплелеге җәлеп итә. Хәер, мин генә түгел, дини уку йортына йомышы-хаҗәте төшкәннәрнең байтагы күзәтә бу хәлне. “Ничек шулай тәрбияли ала икән шәкертләрне мөгаллим-мөгаллимәләр?” дип гаҗәпкә кала милләттәшләр. Яшерен-батырын түгел, бу җәһәттән шактый көч куярга, вакыт сарыф итәргә туры килә Октябрьский шәһәренең “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсе хезмәткәрләренә. Җиңелдән түгел бүгенге үсмер-яшьләргә күркәм-асыл сыйфатлар иңдерү...

“Уңай үзгәрешләр көтелә”

“Хәзерге чорда адәм баласы төрле чыганаклардан, шул исәптән Интернеттан да, дини мәгълүмат туплый бит, – дип җөпли имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт Сибгәтуллин да. – Шикле, хәвефлесе дә җитәрлек... Бигрәк тә балалыктан чыгып өлгермәгән үсмерләргә кагыла бу. Көндезге бүлеккә 9-11 сыйныф тәмамлаган кичәге мәктәп укучыларын кабул итүебез дә тикмәгә түгел. Эш шунда ки, гадәттә ата-ана ул-кызларын “акчалы, төпле” һөнәр алуга өнди. Тормыш рәвешенә бөтенләй төшенмәгән, һичнинди әзерлеге булмаган баласын чит төбәктәге уку йортына озата. Ә бит анда яшь кешенең тискәре мохиткә эләгүе, азып-тузып йөргән “иптәшләренә” ияреп китү ихтималлыгы да бар. Чөнки дә гадәттә гаиләдә дини, әхлакый нигез тәрбияләнмәгән, үсмернең акыл-зиһене әлегә утырып җитмәгән...

Мәдрәсәдә исә – бөтенләй үзгәчә. Кыз-егет чын мәгънәсендә икенче туган йортына килеп юлыккандай була. Биредәге тәрбиячеләр шәкертләрне ата-анасы сыман (бәлки артыграктыр да әле!) күзәтә, үгетли, акрынлап тормыш күнекмәләренә өйрәтә килә. Укучыларыбыз ризык-тәгам әзерләү, ремонтлау-төзекләндерү кебек шөгыльләрне үзләштерә. Шуны да онытмыйк, дини гыйлем, әхлак-әдәп тәрбиясе белән беррәттән үсмерләр дөньяви һөнәргә дә ия була, тәртипкә-пөхтәлеккә өйрәнә.

Егетләр коммуналь-төзелеш колледжында автомеханик, водительлеккә укый.

Кызлар исә күпюнәлешле колледжда пешекче, кондитер, тегүче таныклыгы ала. Дәүләт стипендиясе, ятимнәргә хөкүмәт ярдәме турында да истән чыгармыйк. Хәзерге катлаулы чорда аз түгел бу...”

Шул да мәгълүм булсын, якын киләчәктә шактый уңай үзгәрешләр дә көтелә икән. Махсус дәүләт программасы нигезендә, дини уку йорты тәмамлаган рухи-дини хезмәттәге яшь имам, мөгаллим-мөгаллимәләргә грантлар тапшырылачак. “Монысы аеруча куандыра, – дип ихластан бүлешә Мәүлемҗан хәзрәт. – Яшьләр өчен чын-чынлап таяныч-терәк, киләчәккә өмет-ышаныч чыганагы булачак ул грант. Атаклы дин галимнәребез, фән эшлеклеләре дә бермә-бер артыр, дигән сүз. Сер түгел, дин йортларына бүгенге көндә дәүләт тарафыннан матди ярдәм бик кирәк. Утыз ел дин хезмәтендәмен. Шәхси тәҗрибәмнән чыгып, шуны катгый әйтә алам: сәдака, хәер белән генә мәчет-мәдрәсәләрне хезмәтләндереп, тергезеп булмый. Яшәеш үзгәрә, хаклар да артудан туктамый... Ярый, шәкерт мәдрәсәдә бушлай укый-яши, ди. Ә бит авыл имамы хезмәт хакы алмый! Кайбер районнарда үзидарә, я исә эшмәкәрләр имам-хатыйбларга бераз түли, билгеле, ләкин андый очраклар бик сирәк. Яшь кешенең торыр урыны, үзен, гаиләсен тәрбияләр өчен азмы-күпме акчасы да булырга тиеш ләбаса.

Сөенечкә каршы, әлеге четерекле мәсьәләләр чишелешен табар, дигән ышаныч бар. Мөфтиләр белән очрашып сөйләшү барышында Русия Президенты Владимир Путин традицион диннәргә, һичшиксез, дәүләт ягыннан матди, рухи ярдәм күрсәтеләчәк, дип вәгъдәләде. Иманым камил, дини белем бирү йортлары, шул исәптән мәдрәсә тәмамлаган кадрларга сорау ифрат зур булачак. Хәер, әле үк шәкертләребезне практикага үзләренә җибәрүне үтенеп, Ярмәкәй, Туймазы, Илеш, Шаран районнарыннан еш мөрәҗәгать итәләр. Яшьләргә әйтер сүзем, киңәшем: өркеп-икеләнеп тормагыз, дини уку йортларында гыйлем алырга омтылыгыз. Соңыннан эш табылмас, дип куркасы юк. Мисалга, безнең мәдрәсәдә 14 кеше хезмәттә. Яртысы – яшьләр. Кичәге шәкертләребез мөгаллим-мөгаллимәләр сыйфатында кире үзебезгә әйләнеп кайта. Аларга хезмәт хакы түләнелә, әлбәттә. Гомумән, горурланырлык җирлек бар. “Нуруль-Ислам”да белем эстәгәннәрнең бөтенесе диярлек дини хезмәттә. Илебезнең төрле төбәкләрендә үз вазифаларын намус белән үти алар”.

Өстәвенә, чит тарафлардан мәдрәсәгә укырга ниятләп килгән егет-җилән, кыз-кыркын аеруча отышлы хәлдә, дияргә мөмкин. Ике-өч ел эчендә үзбәк, таҗик, кыргыз милләтле яшьләр тәүдә урыс, арытаба татар-башкорт телләрен ярыйсы үзләштерүгә ирешә. Димәк, җирле мохиткә җиңелрәк яраклаша. Бу уңайдан укытучы-тәрбиячеләрнең ныкышмалыгын, үҗәтлеген, сабырлыгын ассызыклау мөһим. “Көн саен ун бит булса да русча китап укы. Дәүләт телен син мотлак белергә тиешсең!”, дип “тукып” кына торам шәкертләргә, – ди Мәүлемҗан хәзрәт. – Тырышлык бушка китми бит ул. Менә быел да русча бер сүз аңламаган таҗик егетебез күптән түгел күрше хакы турында искитмәле вәгазь сөйләде. Саф урысча! Янә дә таҗик сылуларыбыз татарча матур итеп шигырь укый, мөнәҗәтләр әйтә. Сөенеч түгел мени?!” Әйтергә кирәк, татар, башкорт милләтле булып та, ана телендә аралашудан гаҗиз үсмерләр дә үз асылына кайта биредә. Андыйларның әти-әниләре мәдрәсә җитәкчелегенә рәхмәт укып туялмый.

Хөрмәтле әңгәмәдәшем бүгенге шәкертләренең киләчәген һәрдаим кайгырта. “Аңлашыла ки, – дип басымлый ул, – вәгазе үтемле булсын өчен, имам аны гарәпчә дә, урысча да, үз телендә дә бердәй матур-җентекле итеп җиткезергә бурычлы. Шул чакта гына мәхәллә халкы канәгать калыр, дин әһеленә ышаныч күрсәтер”. Әйе, имам, мөгаллимнәрне ансат тормыш көтми. Гаять авыр, түземлек, рухи ныклык таләп итүче вазифа ул... Шуңа күрә язмышын дин хезмәте белән бәйләргә җөрьәт иткән адәм баласы сынау-киртәләргә алдан ук әзер булырга тиеш. Туктаусыз үсеш-камилләшү юлында булу мотлак. Дин үзе үк һәрдаим фән белән янәшә атларга, көндәлек тормышта югалып калмаска өнди ич. “Бик күп сыйфатларны үзендә тупларга туры килә дин әһеленә, – дип дәвамлый хәзрәт. – Педагог, психолог, тәрбияче, икътисадчы, хуҗалык мәшәкатьләрен башкаручы, халык арасында аңлату-яктырту эшләре алып баручы... Вазифалар – бихисап. Белем-осталык даирәңне гомер буе киңәйтү таләп ителә. Заманча тел белән әйтсәк, һәрьяклап мәгълүматлы “универсал”га әверелергә тиешсең. Шунда гына халык ихтирамын яуларсың... Ике төрле хезмәт иясе бар, дигән фикер яши. Иҗади эш итүче һәм дә вакыт үткәрүче. Кайсысын сайлыйсың – фәкать үз иркеңдә. Менә шул хакыйкатьне җиткезергә омтылабыз да инде шәкертләребезгә. Тәүдә үк төшенеп бетмиләр, билгеле. Мәдрәсә гыйлемен күп еллардан соң үзе өчен яңа баштан ача күпчелек. Һәммәсе дә шәхси тәҗрибә, өстәмә белем туплау аша килә, ни дисәң дә”.

Белем, дигәннән. Шул мәсьәләгә игътибар юнәлтү зарурдыр: дини уку йортларына куелган таләпләр елдан-ел катгыйлана бара. Русия мөселманнарының Үзәк Диния Нәзараты каршындагы “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсе” дини һөнәри белем бирү оешмасы вакыты чикләнмәгән махсус лицензия нигезендә эшли. Гыйлем бирү программалары БР мәгариф министрлыгы, мәгариф өлкәсендә тикшерү һәм күзәтү буенча идарә карарына ярашлы расланган. Аңлашылуынча, программалар “дини оешмалар өчен дин хезмәткәрләрен һәм персоналын әзерләүгә” юнәлдерелгән. Барысы да закон нигезендә!

Күптән түгел Мәскәүдә Русия ислам белем бирү советының утырышы уздырылган иде. Чарада “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсе ректоры Айнур хәзрәт Сибгәтуллин да катнашты. “Анда алган тәэссоратлар искиткеч, – ди дулкынланган халәттә ректор. – Үтә җитди-мөһим мәсьәләләр күтәрелде утырышта”. Чыннан да, чарада каралган сораулар уйландырырлык. Русиядә ислам белеме бирү процессын камилләштерү; урта һәм югары һөнәри (бакалавриат, магистратура) стандартлары, ислам уку йортларына җәмәгатьчелек аккредитациясе кебек мәсьәләләргә ачыклык кертү, мәсәлән. Моннан тыш – дин әһелләре һәм педагоглар өчен аттестация үткәрү, белем сыйфатын күтәрү курсларын оештыруга кагылышлы сораулар... Бик вакытлы, урынлы, зур әһәмияткә ия мәсьәләләр, килешәсездер. Ә бит, уйласаң, мәдрәсә эше көндезге, кичке бүлекләрдә укулар оештыру белән генә чикләнми. Читтән торып белем алу курслары да бар ич әле. Арытаба бәянебез шул тарафка юнәлер.

“Изге хезмәтегезгә рәхмәт!”

“Әле 2010 елда ук, Шәех-ул-Ислам, Баш мөфти, Русия мөселманнары Үзәк Диния Нәзараты рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдин карарына ярашлы, мәдрәсәдә имамнар өчен белем күтәрү курсларын оештырып җибәрдек, – ди хәзрәт. – Безнең максат – тирән гыйлемле, үрнәкле-өлгеле имам-хатыйблар әзерләү. Русиядә 8 меңгә якын мәчет исәпләнә. Аларда хезмәт салучы дин әһелләренең шактые инде олы яшьтә. Лаеклы алмаш таләп ителә, димәк!

Ике-өч ел элек хатын-кызлар өчен дә читтән торып уку бүлеге ачылды. Үзенә күрә тарихы да бар. Шулай, Ырымбурдан ике апа килде. “Безне кирегә бормагыз инде, нык сусап килдек белемгә”, диләр. Күндек, билгеле. Кул артлары җиңел булды апаларның. Инде хәзер төрле тарафлардан 80 гә якын гүзәл зат гыйлем эстәүдә. Янә дә быел инде икенче тапкыр мәдрәсәбез каршында мөгаллимәләрнең белем сыйфатын күтәрү буенча курслар эшли. Узган ел Уфада үткән пленумда имам-мөхтәсибләр үзләре үк ясаган иде андый курслар оештыру тәкъдимен. Имам Әгъзам Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча укытабыз. Төрле ялгышлык-хаталарга юл куелмасынга эшләнелә бу.


Гомумән, курслар даими уздырылырга тиеш дигән фикер-дәмен.Үзебезнең мөгаллим-мөгал-лимә, хәзрәтләр өчен дә менә дигән тәҗрибә, фәһем. Әллә нинди радикаль агымнарга, фетнә ише кире күренешләргә киртә бит ул хак гыйлем. Коръән Кәримдә әйтелгәнчә: “Аллаһка итагать итү, Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) һәм дә җитәкчеләргә буйсыну тиешле”. Тулы җәмәгатьчелекнең уртак тырышлыгы, тыгыз элемтәдә булуы таләп ителә хәзерге чорда. Шул чакта гына уңай нәтиҗәләргә өметләнергә мөмкин.

Үзеңә тәрбия кылсаң, йөрәгең дә нурланыр

Мәдрәсәгә әйләнеп кайтыйк. Белем сыйфатын күтәрү буенча курсларда шөгыльләнгән һәм дә язгы сессиягә килгән ханымнар белән очрашу-гәпләшү форса-тыннан файдаланырга ашыктым, әлбәттә. Тәүдә, билгеле, квалифи-кация арттыру курслары җитәк-чесе, Русия ислам университеты педагогы Лилия ханым Галиәскә-ровага мөрәҗәгать иттем. 25 гүзәл зат сабак ала тәҗрибәле мөгал-лимәдә. “Укулар махсус эшкәр-телгән программа нигезендә үткәрелә, – дип бәянли әңгәмә-дәшем. – Максаты – мәчетләр каршында сабак биргән мөгал-лимәләргә ярдәм итү, дини укыту методикасын тәртипкә, эзгә салу. Әйтергә кирәк, ханымнарның белем дәрәҗәсе төрлечә. Шунысы игътибарга лаек, апалар ифрат тырыш, дикькатьле. Дәресләрдә биргән мәгълүматка тиз үк төшенәләр, бер-беренә булы-шалар... Быелгы курслар методи-касы тулысынча диярлек тәрбия-әхлак темасына багыш-ланды. Беренчедән, гаиләдә, уку йортында тәрбия мәсьәләсе. Икенчедән, рухи җитәкче тәр-биясе. Өченчедән, үз-үзеңне, яшәешеңне билгеле тәртипкә салу. Күреп торасыз, шактый киң һәм күләмле программа тәкъдим ителә...

Мөселман өчен гаять җаваплы, мөһим өлкә ул әдәп-әхлак. Пәй-гамбәребез (с.г.в.) әйткән: “Кемнең әдәбе юк, аның гыйлеме юк”. Әдәпсез бәндәнең белеме башында гына, димәк, файдасыз, гамәлдә яраксыз...

Бүгенге көндә иң аянычлысы – гаилә тәрбиясенең аксавы. Вакыт юкка сылтанып, кайчак ата-ана баласын чит-ят методикага нигез-ләнгән шикле түгәрәкләргә, сек-цияләргә яздыра. Мәшгуль булсын, сәләтен арттырсын, янәсе. Ә бит анда уздырылган “тренинг” ишеләрнең зарар-зыян китерүе дә ихтимал. Гасырлар дәвамында уңышлы яшәп килгән ата-бабалар тәрбиясен онытмасак иде, туганнар... Ислам дине методикасы үз кыйблабызга әйләнеп кайту, Гаилә абруен үстерү мөмкинче-леген тәэмин итә. Шуның белән фәһемле дә”.

Кеше асылы – йөрәк. Адәм баласы үзен тиешенчә тәрбияләсә, йөрәге дә нурлана, күрү сәләтенә ия була. Гөнаһ ябыла... Мөселман-ның эзләгәне – хикмәт. Аңа тап булу өчен нинди гамәл кылырга соң? Иң мөһиме – көн саен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр укы. Тәүдә күңелеңдә ихлас теләк тусын, аннан ары изге ниятеңә ирештерерлек хак юл эзлә, белем-фикереңне армый-талмый тупла. Ашыгырга-кабаланырга ярамый, барысы да үз вакытында килер. Коръән кушканча яшәүгә омтыл”. Гади дә, катлаулы да тормыш кагыйдәләре...

... “Рөхсәтме?” Фәлсәфи уйлар-дан арынып, ягымлы тавыш иясенә багам. Танышабыз. Лилия ханым шәкертләренең берсе – Фидая Шиһапова икән. Мәдрәсәнең дүртенче курсын тәмамлый. Әлеге мәлдә белем сыйфатын күтәрү курсында да бик теләп, кызык-сынып шөгыльләнә. Бакалы районы Яңа Катай авылыннан. Хаклы ялгача дөньяви һөнәре – укытучы, филолог. Мәдәният хез-мәткәре дә. “Фәнис Яруллинның “Кешегә нидер җитми” шигыре рухи эзләнүләремә этәргеч бирде, – дип уртаклаша Фидая апа. – Төрле юнәлештәге сәламәтләндерү системалары белән мавыктым. Һәммәсендә тәрбия темасы алга сөрелә. Эчке халәт үзгәрергә тиешлеген аңладым. Баксаң, барысына да җавапны Коръәндә табарга мөмкин икән ләбаса! Тормыш иптәшем “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсендә белем алды, әлеге вакытта имам булып тора. Минем дә җан туктаусыз эзләнә. Урыссу мәдрәсәсендә укыдым, авылы-бызда хатын-кызларга да сабак биргәләдем. Аннан ары апам белән Октябрьскийга юлландык. Икәү-ләп гыйлем тупларга керештек. Инде дүртенче курстамын. Русия ислам университетына укырга кердем. Лилия ханым лекцияләрен шулкадәр яратып тыңлый идем, шөкер, тагын мәдрәсәдә очрашырга насыйп булды. Тәрбия-әхлак темасына күпме генә мөрәҗәгать итмә, барыбер аз, минемчә...”

“Шәкерт абыстайларга гамәли дәресләр үткәрүгә зур игътибар бүләбез, – дип бәянли Мәүлемҗан хәзрәт. – Бөтенесен тәфсилләп аңлатырга, күрсәтергә тырышабыз. Мигъраҗ кичәсе уңаеннан да җентекле программа әзерләнде. Тәүдә әлеге кичәнең әһәмияте хакында вәгазь сөйләнелде. Көн дәвамында күмәкләп ураза тоттык. Азан әйтү, ахшам намазын уку, авыз ачу тәртибе белән таныш-тырдык. Монда хата булмаска тиешле! Ураза тотуның ике сөенече бар – ризыкка ирешү, җәннәт белән бүләкләнү. Азык-төлеккә дога кылу мөһим. Фәрештәләр моны көтеп торыр, диләр... Шәригать кануннарын бозарга ярамый. Шуңа күрә 80 хатын-кыз, мөгаллимәләр, 15 шәкерт кыз ир-егетләрдән аерым ризыкланды”.

Һичшиксез, мәчет каршындагы имам, мөгаллимнәр, абыстайлар үрнәкле булырга тиеш. Алар – йөзек кашы. Бер ише авылларда халык мәчеткә йөрми, дип зарланалар. Нилектән? Баксаң, биредәге имам дәрәҗә, абруй казанмаган. Нишлисең, сатып алып булмый ул алтынга бәрабәр сыйфатларны. Гомер буе яулана ихтирам-хөрмәт дигәннәре...

“Мин берни белмәгәнемне генә беләм...”

Борынгы Грециядә яшәгән бөек гакыл иясе Сократтан безләргә васыять булып калган фикер. Лилия ханым белән әңгәмә барышында хәтергә килде ул. “Белем туплау дәверендә кызыклы гына үзгәрешләр кичерә шәкертләр, – ди мөгаллимә. – Беренче курста кыенсыналар, икенче курска җитүгә, “мин бөтенесен дә беләм”, дип горурлык хисе тоялар. Өченчедә икеләнү тойгысы алга чыга. Дүртенче курска җиткәндә... “берни белмим икән бит!”, дип гаҗәпкә калалар”. Дөрестән дә, гыйлем җыйнаган саен, адәм ба-ласы үзен камилләштерү хаҗәтен тулырак сизә, яңадан-яңа

баскычларга үрмәләүне хуп күрә. Белемгә сусау – бик тә көчле халәт, дусларым...

Читтән торып уку бүлегендә гыйлем биеклекләрен яулаган шәкерт ханымнар белән гапләшү әлеге фаразларны көчәйтә генә төште. Белем дәрәҗәсенә карап, укучылар шартлы рәвештә биш төркемгә бүленгән. Әминә, Хамидә, Зөһрә, Заһидә мөгаллимәләр сабак бирә аларда. Шәкерт ханымнар барысына да чиксез рәхмәтле. Әнүзә Камалетдинова – Чишмәдән. Байтак еллар балалар бакчасында эшләгән, мөдир вазифаларын да башкарган. Хезмәттә чакта да диннән аерылмаган. 59 яшендә хаҗга бару теләге уянган. “Ике тапкыр булдым хаҗда. Мөселманнарның чын күңелдән Коръән укуларын шунда күрдем. Гаҗәеп!”, ди ул. Әнүзә ханым өченче курста. Киләсе елга диплом алуга, тәрбия-укыту эшен киңрәк җәелдерергә уйлый. Халыкның дингә тартылуы аеруча куандыра аны. Өлкәннәр генә түгел, балалар белән дә гыйлемеңне юмарт бүлешергә кирәк дип исәпли. Динле гаиләдә инсафлык, бердәмлек, татулык хөкем сөрүен ассызыклый. Күркәм өлге буларак, Мәүлемҗан хәзрәт Сибгәтуллин гаиләсен атый. “Дингә һичкемне көчләп китерергә ярамый. Уңай-яхшы үрнәк тәэсирендә генә адәм баласы изге юлга аяк басачак”, ди. Дөрес сүзгә җавап юк...

“Монда оҗмахтагы кебек”

Ниһаять, читтән торып уку бүлегенең беренче курс шәкертләре белән очрашу мәле дә якынлашты. Туймазы районы Кандра-Котый авылы вәкиле Нәсимә Гайфуллина тәҗвидләп Коръән, дөрес итеп намаз уку теләге белән килгән. Аллаһы Тәгалә кимчелек-хаталарыбызны төзәтергә рөхсәт итә, дип сөенә. “Гыйбадәттә утырасым килә иде, кабул булды, – ди. – Күмәк ураза, намаз бөтенләй икенче. Туганлык хисләре уяна. Монда гел оҗмахтагы кебек. Укыган саен күбрәк беләсе, мәгълүмат җыясы килә. Һәрбер хәрефтә могҗиза яшеренгән бит ул”. Нәсимә ханым гаиләсе белән дә хаклы горурлана. Балалары, оныклары динне ифрат хөрмәтли, йортка харам кертми. Афәрин!

Чираттагы әңгәмәдәшем Әлфирә Сәмигуллина исә үзенчәрәк фикер йөртә. “Өлкән яшьтә уку авыррак бирелә шулай да, – ди. – Яшь, хәтер шәп чакта белемгә керешү хәерлерәк. Балалар бакчасыннан, мәктәптән үк әхлак-әдәп мәсьәлә-ләрен күтәрү кирәк”. Шаран районы Зирекле авылында гомер кичерүче апа шатлыгы белән дә уртаклашты. Мәчетләрендә зур эш башкарыла икән. Мөгаллимә Венера Галләмовага рәхмәтле. “Олыларга гына түгел, балаларга да сабак бирә, без үз чиратыбызда ярдәмләшергә тырышабыз, – ди. – Җомгадан соң мәктәп укучылары мәчеткә килә. Аларга Алаһының барлыгы, берлеге турында сөйлибез. Җиңелрәк сурәләр өйрәтәбез. Табын әзерлибез. Авыр гаиләдән булган балаларның мәчеткә тартылуы аеруча сөендерә. Әхлак, әдәп темасына игътибарны көчәйтергә тырышабыз”. Бик мәслихәт. Буыннар бәйләнеше өзелми, халыкчан гореф-гадәтләр, йолалар югалмый, димәк!

... Вакыт дигәнең сизелми уза да китә. Минем дә “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсе буйлап чираттагы сәфәрем ахырына якынлаша. Ыспай-матур, пөхтә-җыйнак киен-гән ачык чырайлы, мөлаем йөзле мөгаллимәләр, шәкерт апалар тәнәфестән соң уку бүлмәләренә юнәлә. “Дүртенчеләр” икеләтә җаваплылык, дулкынлану хисе тоядыр бу минутларда, мөгаен. Алда – имтихан-сынаулар... Белем сыйфатын күтәрү буенча курста ун көнлек шөгыльләнгән ханымнарны да документ тапшырылу тантанасы көтә. Кемгәдер Русия ислам университетының яңадан укыту, квалификация һәм өстәмә белем кимәлен күтәрү факультеты сертификаты, бәгъзеләргә исә таныклык биреләчәк. “Бишектән ләхеткәчә гыйлем туплагыз”, дигән хәдис сүзләрен укыдым мин таныклыкларның берсендә. Чыннан да, акыл-зиһене төгәл бәндәнең гомер бакый белем алу юлында булуы зарурдыр. Гыйлем арткан саен миһербанлык, шәфкатьлелек тойгылары да үсеш алсын, башкаларга ярдәм кулы сузу теләге уянсын иде. Мин-минлелек, тәкәбберлек ишеләр берүк өстенлек ала күрмәсен. Киресенчә, галимлек дәрәҗәсе белән беррәттән тыйнаклык, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләнсен. Мөстәкыйль тормыш бусагасына аяк баскан шәкертләренә “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсе мөгаллим-мөгаллимә-ләре шундый теләкләр тели. Гамәлгә аша күрсен игелекле үгет-нәсихәтләр!

Сәлия ГАРИФУЛЛИНА,

автор фотосурәтләре.

Октябрьский шәһәре.
Читайте нас: