Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
30 март 2019, 14:51

Пәйгамбәрләр мәчете

Милли музейда Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган “Дөньяның мәшһүр мәчетләре” исемле күргәзмә ачылды.

Милли музейда Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган “Дөньяның мәшһүр мәчетләре” исемле күргәзмә ачылды. Күргәзмәнең авторы – Уфа шәһәрендәге “25 пәйгамбәр” мәчете имам-хатыйбы Фәвил хәзрәт Ихсанов.

– Бу картиналар “25 пәйгамбәр” мәчетенең алыштыргысыз экспонатлары, – дип бәян итте ул. – Мин аларны 23 ел җыйдым. Мәрхүм әниемнең йорты урынында 7 катлы мәчет калкып чыкты. Аның биш каты җир астында урнашкан, икесе өске катта. Аскы катта “Дөньяның мәшһүр мәчетләре” исемле музеем бар. Әлеге күргәзмәдә шул картиналар урын алды...

Бөтен картиналар да кулдан төшерелгән. Истанбул шәһәрендәге Әхмәт солтан, Кувейттагы – Бөек мәчет, Бохарадагы – Калон, Пакистандагы – Баджахи, Самаркандтагы – Биби ханым, Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендәге Пәйгамбәребез с.г.в. мәчетләре һәм Кәгъбәтулла төшерелгән сурәтләр дөнья диннәре турында сөйли. Аларның Башкортстан, Белоруссия, Украина рәссамнары төшергән. Ул төрле күргәзмәләрдә эчми, тартмый, мөселман кануннары буенча яши торган рәссамнарны эзли.



“Коръәндә иң мәшһүр 25 пәйгамбәрнең исеме турында язылган, – дип бәян итте Фәвил хәзрәт. – Сәфәрләрдә йөри торгач, мин аларга багышланган бер генә мәчет тә булмавына игътибар иттем.


Фәвил хәзрәт 1995 елның 16 июнендә, Пәйгамбәребезнең туган көнендә мәчеткә нигез сала. Аннан Мәккә-Мәдинә шәһәрләренә хаҗ кыла, Иерусалим шәһәрендә Әль-Акса мәчетендә була. “Коръәндә иң мәшһүр 25 пәйгамбәрнең исеме турында язылган, – дип бәян итте Фәвил хәзрәт. – Сәфәрләрдә йөри торгач, мин аларга багышланган бер генә мәчет тә булмавына игътибар иттем. Шуңа Уфа шәһәрендә төзи башлаган мәчетемә “25 пәйгамбәр” дип исем куштым. Аларның эшчәнлеген яктырткан картиналар төшерергә заказ бирдем. Менә бу Пәйгамбәребез Мөхәммәтнең (с.г.в.) мәчете. Менә монсы Изге табут сурәте һәм Иерусалимдагы Христос Коткаручының Гыйбадәтханәсе, Мәскәү шәһәрендәге Василий Блаженный соборы, дөньядагы иң зур – Әль-Хәрам мәчете, Будда гыйбадәтханәсе...

2009 елда Фәвил хәзрәт “25 пәйгамбәр” мәчетенең архитектура проектына авторлык таныклыгы теркәүгә гариза бирә. Русия авторлар җәмгыятендә ул 9 ай карала, 150 илдәге мәчетләр белән чагыштырыла һәм Фәвил Ихсанов төзегән мәчетнең дөньяда аналогы юк дип табыла. 2009 елның 31 декабрендә комиссия аңа авторлык хокукы бирү турында карар чыгара. 2010 елның июнь аенда ЮНЕСКОның фәнни конференциясендә аңа бу хокук тапшырыла. Шулай итеп, Уфа шәһәрендәге мәчет уникаль дип табыла.

Мәчет төзүгә Фәвил хәзрәт 6 җиңел, 4 йөк машинасын, 4 бакчасын, 3 йортын сатып, бөтен акчасын шушы проектка салган. “Авырлыклар күп булды”, – ди ул. Әмма ниятләгән эшен азагына кадәр башкарып чыгарга аңа Аллаһы Тәгалә сабырлык һәм көч биргән.

Милли музейда фотокүргәзмә рамазан аена кадәр торачак, теләүчеләр аның белән таныша ала. Шулай ук “25 пәйгамбәр” мәчете дә көн саен өйлә намазы вакытында ачыла һәм аның ишекләре барысы өчен дә ачык.
Читайте нас: