Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
15 март 2019, 13:58

Халыкны берләштергән изге йорт

Үткән елны безнең “Өмет” гәзите “Мәчетле авыл – иманлы авыл” исемле акция игълан итте. Без –берничә мәчеттә булып, бик фәһемле очрашуларда катнаштык.

Быел акциябезне дәвам итеп, юлыбыз Дуван районы Мәсәгуть авылына алып китте. Вәлиулла хәзрәт Хәсбиуллин һәм Данил хәзрәт Зарипов белән Башкорт дәүләт университетының тарих һәм дәүләт идарәсе факультетында “Ислам дине белгечлеге” буенча төркемдә очраштык. Ислам дине нигезләре буенча белем алган бу ике ихтирамлы аксакал: “Дуван районыннан без, Мәсәгут авылында яшибез, Каракүл авылында мәчетебез бар”, –диделәр үзләре турында. Күп сөйләмәделәр, килеп күрергә чакырдылар. “Безнең мәчеткә бик ихлас йөргән апаларыбыз, агайларыбыз бар, бер очрашу – үзе бер гомер, диләр, килеп күрүегездән дә яхшырагы булмас”...

Шулай итеп, юлыбыз Мәсәгутькә алып китте. Данил хәзрәт белән безне аның тормыш иптәше Хәят апа куллама пешереп көтеп торган иде.

– Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Сәламнәр бирешкәч, Хәят апа йөгерә-йөгерә чәй табыны әзерләде.

– Хәзрәтебез күптән көтә инде, халык мәчеткә җыелган, – диде.

Көткән кешене озак көттерергә ярамый, ул арада Вәлиулла хәзрәт үзе дә машинасы белән килеп җитте. Тиз генә җыендык та Каракүл авылына “Нур-Ислам” мәчетенә юлландык.

– Каракүл авылы бик үзенчәлекле авыл, –дип юлда барганда Вәлиулла хәзрәт авылның тарихы белән таныштырып барды. –Мәсәгутьтән биш чакрым ераклыкта Бүренде тавы артында урнашкан. Көчләп чукындырулар башлангач, бу авыл халкы бөтен тәреләрне җыеп авыл янындагы күлгә ташлый. Ул күл бик чиста сулы булган, тәреләрне ташлагач карага әйләнгән. Күпме генә эзләмәсеннәр, тәреләрне тапмаганнар, күлнең төбе төпсезгә әйләнгән... Халык телендә менә шундый тарих саклана. Әмма бу авылда беркайчан да мәчет булмаган. Күршедәге Әбсәләм авылында ике мәчет булган, халык шунда йөрде.

Мәчеткә килеп тә җиттек. Нурлы йөзле апалар, абыйлар безне көтеп тора иде. Шушы авылда туып-үскән Радалиф Нигъмәтҗан улы Ситдиков 2016 елда авылда мәчет салыйк дип, өйдән-өйгә йөри башлый. Авыл халкы аның бу тәкъдимен хуплап каршы ала. Нигезен салып беткәндә генә Радалиф абый якты дөнья белән хушлаша. Башланган эшне дәвам итәргә кирәк, бу йөкне Вәлиулла хәзрәт Хәсбиуллин үз өстенә алып азагына кадәр җиткерергә ниятли. Иганәчеләр ярдәме, авыл халкының бердәмлеге белән җиде ай эчендә мәчет төзелеп бетеп, 2018 елның Корбан бәйрәмендә ишекләрен тантаналы рәвештә ача.

Иганәчеләр ярдәме, авыл халкының бердәмлеге белән җиде ай эчендә мәчет төзелеп бетеп, 2018 елның Корбан бәйрәмендә ишекләрен тантаналы рәвештә ача.

– Авылда 500ләп кеше яши, – дип бәян иттеләр мәчеттәге апа-абыйлар. Алар үзләрен Әй башкортлары дип таныштырдылар. Җомга намазларында мәчетебез тулы була, әльхәмдүлиллә. Венера Зәкәрия кызы Җиһанурова гарәп теленнән укыта, Гөлнара Халит кызы Мөфлихунова ислам дине нигезләре дәресләрен алып барды.

Элек бездә “Урал” колхозы иде. Хәзер “Уралтау” җаваплылыгы чикләнгән ширкәт эшли. “Урал” колхозы 90 нчы елларда ук авылыбызга газ, су үткәрде, без шуңа бик рәхмәтлебез. “Уралтау”ның җитәкчелеге дә авылыбызның яшәеше өчен бик зур ярдәм күрсәтә, мәчетне төзегәндә төп иганәчеләрнең берсе булды. Ит, сөт комбинатлары, колбаса цехы бар. Күпме кеше эш урыны белән тәэмин ителгән дигән сүз бит... Җәмгыятьнең җитәкчесе Таһир Гафар улы Зарипов өйләре янганнарга өй дә салып бирде, мәктәпкә бик күп ярдәм итә. Йорт төзергә ниятләгән яшьләргә субсидия алырга булыша... Бездә бер генә чәчелми калган басу да юк, шунсына куанып бетәлмибез.

Беренче имамның тормыш иптәше Фәридә апа Ярмөхәммәтова 87 яшендә булуына карамастан, бер җомга намазын да калдырмый икән. Гөлҗиһан әби Сәгъдиева белән алар мәчетнең йөзек кашлары.

– Мәчеттә дежурда тордылар әле алар, – диделәр елмаешып апалар. – Мәчетебез безнең дини-мәдәни бер үзәк кебек. Монда йөргән апаларыбыз фольклор ансамбльләрдә катнаша, курай, мандолиналарда уйный, гореф-гадәтләребезне сакларга тырышалар. Мәчеттә Коръән укып туган көннәр үткәрү матур бер йолага әверелде.

Очрашуыбыз бик җылы үтте. Мәчетне салышуда ярдәм итүчеләргә бик күп рәхмәтләрен җиткерделәр каракүллеләр. Ниятләре – мәчет янәшәсендә урнашкан, хәзер инде хуҗасыз торган элекке кибетне алып мәдрәсә ясау һәм мәчетнең территориясен төзекләндерү.

Татар-башкорт халкы яшәгән җирлектә мәчет ул hәрвакыт – халыкның йөзе. Тарихта да авылларның дәрәҗәсе аның мәчет-мәдрәсәсе булуы белән билгеләнгән. Ул халыкның ислам диненә булган хөрмәтен күрсәтә. Мәчет нинди булырга тиеш дип сораганда, ул авылның иң күркәм, иң матур йорты булырга тиеш дип җавап бирү дөрестер. Соңгы ике дистә ел эчендә динебезне кайтару өчен бернинди киртәләр юк дип әйтергә күнегеп киттек. Манаралары киселгән мәчетләрне торгыздык, һәр татар, башкорт авылында диярлек Аллаһ йортлары төзеп куйдык. Мәчетләр – безгә насыйп иткән зур нигъмәт, каракүллеләр шуны аңлап, мәчетләрен гөл кебек кадерләп, саклап тота. Садакаларыгызны кабул итсен Аллаһ Тәгалә, иман байлыгы, бәрәкәт бирсен.


Эльвира Әсәдуллина.

Автор фотосурәтләрендә:

“Нур-Ислам” мәчетенең хөрмәтле абыстайлары һәм аксакаллары.


Читайте нас: