Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
16 гыйнвар 2019, 14:22

Хәзрәт булуы җиңелме?

Әлхәмдүллиләһ, тагын бер милади елны төгәлләдек. Гадәттә, адәм баласы үзенең үткәненә карап, үзенчә нәтиҗәләр ясый. Ел дәвамында ниләр кылган, кайларда йөргән, ниләр кичергән? Берәүләр чит илләрне гизеп кайткан, икенчеләр фатир алган, бәби туган. Кемдер якынын югалткан... Ә иманлы кеше үзенчә фикерли. Кемдер быел беренче тапкыр намазга баскан, кайсысыдыр гарәп хәрефләрен өйрәнеп, Коръәнне кулына алган, догалар ятлаган, икенче берәү бу елны корбан чалдырган, ә кемдер, иң изге урынны күреп, хаҗ кылып кайту бәхетенә ирешкән. Читтән карасаң, кечеме бу, зурмы - барысы да саваплы уңышлар. Шул кечкенә уңышка да бик сөенәбез. Ә бар безнең арада шундый инсаннар да, алар дин өлкәсендә туктаусыз хезмәттә. Аларның һәр көнне генә түгел, һәр сәгать саен туктаусыз саваплы эшләр кылып торалар... Кемнәр соң алар? Бүгенге бу әңгәмәбез күпләр өчен гыйбрәт һәм үрнәк булыр, дигән теләктә калабыз. Әңгәмәдәшебез - Идел бу федераль округының Баш мөфти ярдәмчесе, Башкортстан Республикасының имамнар советы рәисе, мөфти Рәмил хәзрәт Насыйров.

Идел буе федераль округының баш мөфти ярдәмчесе, Башкортстан Республикасының имамнар советы рәисе, мөфти Рәмил хәзрәт Насыйров белән әңгәмәдә мин шушы сорауга җавап табарга тырыштым.
Рәмил хәзрәт Салават шәһәрендә яши. Аны күптән беләм һәм аның кылган изге гамәлләрен үз күзләрем белән күргәнем бар. Әлбәттә, Рәмил хәзрәтнең кылган һәрбер саваплы эше турында сөйләп кенә яки язып кына бетерлек түгел. Бүген кайберләренә генә тукталып үтәбез. Хәер, Рәмил хәзрәт үзе хакында бик сөйләргә дә яратмый. “Инде үткән бит инде, барысы да артта калган... Нигә инде аны яңартырга?! Үткән белән түгел, алдагы көнгә карап яшәргә кирәк. Изге ниятләр белән изге эшләр белән... Безнең әле күпме эшләнмәгән эшләребез, бармаган җирләребез бар...”- ди. Бик үтенеп сорагач кына әңгәмәләшергә ризалашты.
МӘЧЕТЛӘР МАКТАНЫР ӨЧЕН ТҮГЕЛ
- Хәзрәт, шундый мәһабәт мәчет төзетеп куйгансыз. Шул хакта сөйләгез әле...
– Әгүзү билләһи-минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахманир-рахим. Әлхәмдүлилләһи раббил-галәмин. Вәлгәкыйбәтү лил-мүттәкыйн. Вәссаләтү вәссәләмү галә Мүхәммәдин вә галә әлиһи вә сахбиһи әҗмәгыйн! 1992 елның 17 июлендә мәчетнең нигезен сала башладык. Башта кечкенә итеп салырга иде исәп, тик шәһәрнең үзендә һәм тирә-яктагы авылларда Аллаһ йорты булмавы гади генә итеп түгел, ә комплекслы зур үзәк мәчет итеп төзетергә этәргеч ясады. Безнең шәһәрдә ул елларны 157 меңнән артык кеше яши иде. Шуның 57 меңе – татар-башкорт халкы. (Хәзер кызганычка каршы кимегән). Гаетләрдә урын кысык буласын күзалладык. Моңа кадәр чарасызлыктан дини бәйрәмнәребезне мәдәният сарайларында үткәрергә туры килә иде. Билгеле булуынча, мәдәният сарайлары – төрле күңел ачу урыннары. Концерт, спектакльләр үткәрер өчен тәгаенләнгән. Диварларында төрле язулар, фотосурәтләр... Ә без шунда намаз укыйбыз. Бу инде ислам калыбына сыймый торган күренеш...
Мәчетнең территориясе бер гектар җирне били. Ә бинаның зурлыгы 6 мең квадрат метрдан күбрәк. Дини урыннар торак йортлардан биегрәк булырга тиешлеген истә тотып, мәчетнең нигезен бер катка югарырак күтәрдек. Читтән караганда мәчетебез үзенең торышы белән зур ачык китапны хәтерләтә. Гади китапны түгел, изге Коръәнебезне! Бирегә кергәндә кеше үзенең Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә күрсәткән хак юлга басканын тойсын өчен бу! Аллаһ йорты төрле яктан уйланып, зур зәвык белән эшләнде. Һәм һәр нәрсә бер-берсе белән гармонияле бәйләнештә. Аскы катта кунакханә һәм китапханә урнашкан. Беренче катта - ир-егетләр өчен гыйбадәтханә, исем кушу, никах заллары һәм Русия ислам университеты филиалының уку аудиторияләре. Шунда ук укытучыларның һәм имамнарның ял итү бүлмәләре. Икенче катта хатын-кыз өчен 200 кеше сыешлы гыйбадәтханә, халыкны кабул итү һәм эш бүлмәләре, акт залы, “Дан бүлмәсе”, редакция урнашкан. Соңгы елларны шуңа өстәп, кабул итү һәм киңәшләшү бүлмәләре ачтык. Безгә төрле яклардан еш кына кунаклар килә, шуны истә тотып кабул итү бүлмәләре ачылды. Аларны затлы мебельләр белән җиһазландырдык. Гомумән, безнең һәр бүлмәләрдә җиһазлар кыйммәтле, зәвык белән сайлап алынган. Һәм бездә “Ислам бүлмәсе” дә бар. Анда ислам дине хакында бик күп мәгълүматлар тупланган. Хәтта Адәм (г.с.)нең туган җиреннән алып кайткан туфрак та саклана. Күптән түгел мәчетнең эчендә үк хәләл ризыклы кафе да ачтык.
Төп манараның биеклеге – 49 метр. Соңгы елларны без аларга көчле яктырткычлар (прожектор) куйдык. Төннәрен безнең мәчетебез ерактан матур булып күренеп тора. Манарадан караганда якын-тирәдәге авыл, шәһәрләр – Стәрлемамак, Мәләвез, Ишембай –яхшы күренә. Мәчетнең идәне мәрмәр валчыклардан эшләнгән. Келәмнәре затлы. Стеналары Согуд Гарәбстаныннан кайтарылган буяулар белән буялган. 46 лампочкадан торган 750 меңлек люстра махсус заказ буенча Екатеринбургта эшләнде.
Бик зур кыенлыклар, олы каршылыклар, кимсетелү-кыерсытулар белән бу зур мәчетебезне төзеп куйдык. 19 ел буена төзелде ул һәм бүгенге көнгә хәтле төзелеш эшләре дәвам итте.
- Хәзрәт, мәчеткә Сезнең исемне бирергә дигән карар кабул иткәннәр иде бер гаед бәйрәмендә. Ишетеп, белүемчә, 1989 елдан бирле бер тиен дә эш хакы алмый биредә көне-төне эшләп йөрисез. Үзегезнең аерым фатирыгыз да, кайбер түрәләрнеке кебек кәттә машинагыз да юк. Бу эшкә бөтен гомерегезне багышладыгыз. Сез моңа лаек түгелмени?
- Мәчеткә кеше исеме бирү бөтенләй дөрес түгел. Бу үзеңне Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә тиңләштерергә тырышу булыр иде. Исемне бирү турында сүз алып баручыларга үзем каршы килдем. Әлбәттә, мин аларга рәхмәтлемен. Тик әллә нинди генә зур эшләр башкарсам да, Аллаһы Тәгаләнең бер колы гына булып калам. Кайберәүләр мәчетләргә әниләренең исемнәрен бирергә тырышалар. Ә төптән уйлаганда, әни никадәр генә кадерле, газиз булса да, ул – кеше. Аның да белеп һәм белми кылган гөнаһлары бар. Ә мәчет – Аллаһ йорты. Ә Аллаһы Тәгаләнең без белгән тагын туксан тугыз исеме бар. Бик теләгәндә шул туксан тугыз исемнең берсен биреп була. Яки безнең сөекле Пәйгамбәребезнең исемен. Без инде мәчетебезгә “Ән-Нәби” дип куштык. Андый исемле мәчетләр дөньяда өчәү генә. Икенчесе – Болгарда, өченчесе – Мәдинә шәһәрендә. Тик исемдә тормый бит эш. Бу бинаны исем биреп мактаныр өчен төземәдек. Халкыбызның әкренләп булса да, күңел күзе ачылсын, иманын камилләштерсен, олылар гына түгел, яшь буын да, дин гыйлемнәрен үзләштереп, исламга тартылсын, шәригать хөкеме өйрәткәнчә яшәп бәхеткә ирешсен, дигән нияттән төзелә мәчетләр.
- Бу эшне башкарганга шатмы Сез?
Биредә җиде буыннан артык ата-бабам яшәп җирләнгән. Эшләп тир түккән, безгә васыять итеп динебезне калдырган. Минем дә биредә гомерем үтә. Шунда кендек каным тамган. Ата-бабаларыбыз калдырган васыятькә тугры булып кала алуыма шатмын. Татар егете булсам да, башкорт халкының милли герое исемен йөрткән Салават шәһәрендә үзәк мәчет төзетә алуыма шатмын.
ГОМЕРЕНӘ КУРКЫНЫЧ ЯНАГАНДА
Бу 19 ел Рәмил хәзрәт өчен бик авыр дәвер була. Ниләр генә кичерми ул башыннан?! Ниләр генә үткәрми?! Кызганычка каршы, бу изге эшне башкарганда ярдәм итүчеләргә караганда, төрле яклап аяк чалучылар, хөсетлек кылучылар күп була.
Туксанынчы еллар. Ил таркалган, халык хәерчеләнгән, бандитизмның чәчәк аткан чоры. Закон көчсез, ә усаллык көчле. Кем усалрак, кем вәхшиерәк, шул җиңә. Ә мәчет төзетү эшләре нәкъ шул чорга эләгә дә инде. Берәүләр Аллаһның берлеген танып, йөзләрен иманга борса, икенчеләр мәчет ише урыннарны бизнес чыганагы итеп күрә башлый. Оятсыз рәвештә Аллаһ йортларын тартып алып, дини яктан шыр надан булса да, имам булырга тырышалар. Имансызларга караганда, исем өчен, халык күрсенгә иманлы булып кыланып йөргән монафыйкъ бәндә күпкә куркынычрак. Мәчет төзелеп беткәндә шундыйлар Рәмил хәзрәт янына килә башлыйлар. Ниятләре әзер мәчеткә хуҗа булу. Тик Аллаһ йортын җиңел тартып алып булмасын аңлагач, төрлечә куркытырга тырышып, янаулар башлана. “Үз кулың белән язып мәчеттән ваз кичмәсәң, без тимер кыскыч белән богазыңны тартып өзеп, Агыйделгә ташлыйбыз”,- диләр. Тик хәзрәт бу сүзләргә генә бирешми, эшләвен дәвам итә. Ә дошман көчәйгәннән – көчәя. Болар беркөнне мәчеткә килеп керәләр. Рәмил хәзрәт үзенә ярдәм итеп йөрүче берничә кеше белән беренче катта сөйләшеп торган була. Болар аңа икенче катка күтәрелүен сорыйлар. Хәзрәт икенче катка менгәч, болар артык тавыш чыгармый гына тагын ваз кичүен таләп итәләр. Ул янә ризалашмагач, каты әйбер белән башына сугалар да үзләре чыгып китәләр. Ә Рәмил хәзрәт аңын югалтып идәндә ятып кала...
Алар моның белән чикләнмиләр. Бер көнне Рәмил хәзрәтне көчләп машинага утыртып урманга алып китәләр дә тагын “...мәчеттән ваз кич, без сине барыбер үтерәбез...”- диләр. Хәзрәт ризалашмагач, бик каты итеп кыйныйлар. Аннан ике аяк - кулын тарттырып ике якка, янәшә үскән ике агачка бәйлиләр дә: “Гомерең булса, исән калырсың, булмаса, үзеңдә гаеп”,- дип китеп баралар. Ул кинәт хәбәрсез-нисез югалгач, якыннары төрле яктан эзли башлый. Бер тәүлек вакыттан соң хәзрәтнең әтисе Равил абый (инде мәрхүм, урыны җәннәттә булсын!) урманда кычкырып эзләп йөри торгач, инде шактый хәлсезләнгән, черкиләрдән таланган хәзрәтне килеп таба...
Моны бит чит милләт, чит дин вәкиле түгел, мөселман булып йөрүчеләр эшли. Исеме халык телендә йөргән дәрәҗәле кешеләр шундый куркыныч гөнаһка бара. Бу алыш бер көн, бер ай яисә бер ел буена гына түгел, ә берничә елга сузыла. Үзенең генә түгел, әти-әнисе һәм якын туганнары гомеренә дә куркыныч яный башлый. Ничек түзгәндер шул вакытларда? Адәм баласының йөрәге чуеннан яралмаган бит.
Шушы куркыныч эшләрне кылып йөрүче түрәләрнең берсе җыелыш үткәргәндә, хәзрәтне чакырып шарт куя:
Без синең мәчетеңә ярдәм рәвешендә 25 миллион акча күчерәбез, ә син аны без кая кушабыз, шунда күчерәсең...- ди.
Рәмил хәзрәт:
Бу – хәрәм эш,- дип янә ризалашмый, - мин хәрәмне мәчетнең тупсасыннан да үткәрмим. Нигезеннән үк хәләллек килде. Хәтта чүп тә тотмыйм мин анда,- ди. Туры сүзле хәзрәтне җиңә алмагач, бу түрә икенче шартын куя:
Мәчетне төзеп бетергәч, минем исемне бирерсең алайса,- ди.
Синең исемең француз исеме бит, дин күзлегеннән караганда дөрес булмас,- дип җаваплый хәзрәт.
Алайса, әниемнең исемен кушыйк,- дип ныкыша теге.
Әниегез бит бөтенләй икенче районда тора. Бирегә килгәне дә, мәчетне күргәне дә, пенсиясеннән бер тиен дә хәер салганы юк. Халыкка ни дип әйтермен...- ди хәзрәт.
Түрә ачуыннан сикереп тора да күкрәгенә сугып:
- Син ышанасыңмы минем көчнең күплегенә? Мин бит сине җир йөзеннән себереп түгәләм,- ди.
Ышанам, - ди хәзрәт,- юньсезлеккә акыл кирәкми. Тик ни хәтле генә көчле булсаң да, сит минем тәнемне генә юкка чыгара аласың, минем җанымны үтерә алмыйсың. Чөнки җан – Аллаһтан, ә син Ходайдан өстен түгел! Син бит бүтән дин вәкилләре каршында мөселман дин әһеленнән көләргә тырышасың, – дип чыгып китә.
Манарага айны мендереп куйгач, Салават шәһәренең элекке хакимият башлыгына “Мәчетнең төзелеш эшләре бетте, мине туктаусыз бандитлар эзәрлекли, алар кулына калмасын, алыгыз мәчетне...”- дип барырга мәҗбүр була Рәмил хәзрәт.
Хакимият башлыгы: “Дин бит дәүләттән аерылган. Бюджетта аны карар өчен акча бөтенләй юк. Әгәр мин сине якласам, алар икебезне дә юк итәчәк...”- дип ризалашмый.
Бу хәлләр ни белән бетәр иде, билгесез, әгәр хокук саклау органнары катнашмаса... Рәхмәт, Уфа шәһәре прокуратурасына! Алар вакытында тиешле чаралар күреп, хәзрәтебезне вәхшиләр кулыннан тартып ала. (Бу фактлар дәлилләнгән, рәсми документлар саклан. авт.).
Чарасызлыктан утырып елардай чаклары да күп була аның. Боларның барысына да күркәм сабырлык белән түзә ул. Ничек кенә сындырырга, баш идерергә тырышсалар да бирешми, баш ими ул. Һәм әнә шундыйлардан күпкә өстенлеге белән җиңеп чыга ул. Шунысы хак, Аллаһ юлында йөргән чын мөэмин мөселман башкаларга беркайчан да кулы белән дә, теле белән дә зыян салмаган кеше. Ул үзенә каршы килүчеләрнең берсенә дә яманлык кылмый, бәддога да укымый. Чын мөфти буларак, шайтан юлында ялгышып йөрүчеләрне кызгана гына. Чөнки ул белә: Аллаһ юлында йөрүчеләргә каршы килүчеләрне Аллаһы Тәгалә иртәме-соңмы барыбер җәзага тарттыра.
- Хәзрәт, ул бәндәләр Аллаһның җәзасын алдымы соң? – дип сорагач,
Алды! Мин сөенеп әйтмим, ул бәндәләрнең инде күбесе – гүр иясе, ә кайберләре олы яшендә Аллаһ бинасының акчасын урлап оятка калды,- дип җавап бирде Рәмил хәзрәт авыр көрсенеп.
Ул мәчет төзеткәндә генә 7 хакимият башлыгы алышына, әле 10 нчысы. Димәк, җиде төрле холыктагы кешегә барып хәлен аңлатуы бик җиңелдән булмагандыр. Төзелеш эше өчен барысы да кирәк бит. Материалы да, транспорты да, эшче көчләр дә... Саный китсәң, һушың китәрлек. Әллә ярдәм сорап барган саен аны колач җәеп каршы алганнар дип уйлыйсызмы? Юк, әлбәттә! Ничә тапкыр баш иеп барырга туры килде икән ул түрәләр каршына?! Һәм ничә тапкыр кире борылып чыгып киткәндер... Нишлисең бит, әлегә андый изге эшкә артып калган акча гына эләгә. Әгәр артып калса, калмаса нишләргә? Ә калмаган чаклар күп була. Тик андый чакларда ул кул кушырып күктән төшкәнне көтеп утырмый. Көн дими, ял дими, чаба. Эзли, таба, сөйләшә. Көн дә нидер булса да эшләргә тырыша. Ике генә сәгать йокы белән, ашавын да онытып, ачлы-туклы йөргән чаклары бихисап аның.
ТУКСАН ЯШЬТӘГЕЛӘР ДӘ ДИНИ БЕЛЕМ АЛА
“Мәчет рәсми рәвештә 2008 елның 23 нче августында ачылды, - дип искә алып сөйли Рәмил хәзрәт. - Ә беренче гыйбадәтне без 2002 елның 21 декабрендә үткәргән идек. Шул көннән башлап гаедләр дә, җомга намазлары да үткәрелеп килде. Никахлар да укыла, сабый балаларга исемнәр дә кушыла. Чөнки иң төп максатыбыз мәчетне төзеп кую гына түгел иде, ә халык белән эшләү. Анысы беренче авыр зур этап булса, икенче беренчесеннән дә авыррак этап: 70 ел буена диннән ваз кичкән халыкны яңадан иманга кайтару, Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә күрсәткән хак юлга бастыру. Моны әйтүе генә җиңел. Билгеле булуынча, ул елларны халык баш-аягы белән үз телен, үз мәдәниятен онытып көнбатыш йогынтысына бирелгәч, бигрәк тә яшьләр арасында тәртипсезлек көчәйде, наркоман, токсикоманнар күбәйде һәм халыкны юлдан чыгаручы зиначылык кебек пычрак сыйфатлар гадәти күренешкә әйләнде. Шуны истә тотып, мәчетебезгә нигез салынган чордан ук без халык белән тыгыз рәвештә эшли башладык. Олыларны да, мәктәп укучыларын да, хәтта балалар бакчасына йөргән балаларны үзебезгә җәлеп итәргә тотындык. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) “Белемне бишектән тәхеткә кадәр алыгыз,”- дигән. Бүгенге көндә дә сабый баладан башлап олы яшьтәгеләргә кадәр бездә дини белем ала. Хәтта 90 га җиткән бер апа да килеп бездә белем алды. Коръән Кәримне укырга өйрәнде!!! Һәм имтиханны “5” легә тапшыргач, сөенеченнән елады.
Сабыйларны җәлеп итәр өчен төрле чаралар, дини викториналар, конкурслар үткәрәбез. Бүләкләр таратабыз, хәләл ризыклар белән сыйлыйбыз. Һәм нәтиҗәсе искиткеч шатлыклы. Шушы дәвер эчендә бездә 3000ләп шәкерт белем алды. Әлеге вакытта 350 шәкерт укып йөри. Уку срогы – 3 ел. Җыенысы 25 укытучы белем бирә. Шунысын да әйтеп китү урынлы булыр: бу укытучылар үзләре дә бездә, кайчандыр шәкерт булып, белем алдылар.
Шәһәребездә язмыш тарафыннан кыерсытылган җәмгыятьләр бар: сукырлар, инвалидлар, чукраклар, ятим балалар һәм картлар йортлары. Аларга да һәрдаим матди ярдәм күрсәтеп торабыз. Анда да дини дәресләр алып барабыз. Соңгы вакытта начар күрүче яки сукырларга да Коръәнне үзләштерергә мөмкинчелек туды. Безнең бер укытучыбыз Казанның “Ярдәм” мәчетенә барып сукырларны укыту методикасын, нечкәлекләрен төшенеп кайтты. Хәзер сукырларны Коръән укырга өйрәтә. Моның өчен без “Ярдәм” мәчетенә бик рәхмәтлебез. (Аллаһы Тәгалә разый булсын !)
ТӨРМӘЛӘРДӘ ДӘ АЗАН ЯҢГЫРЫЙ ЯКИ МОХТАҖЛАРГА ЯРДӘМ
Рәмил хәзрәт, Сезнең Салават шәһәрендә урнашкан төрмәләрдә дә мәчет төзетүегез хакында ишетеп-беләм... Анда да азан яңгырый...
Әйе, әлхәмдүләлләһ, безнең динне күтәрү өлкәсендә эшләгән эшләребез бихисап. Бигрәк тә Салават шәһәренә якын урнашкан төрмәләр белән егерме алты ел буе тыгыз элемтәдәбез. Салават шәһәренең 4 нче санлы холык төзәтү колониясендә һәм Мәләвез шәһәрендә урнашкан колониядә 100 кв. метрлы мәчетләр төзеттек. Һәм 2, 16, 19нчы санлы колонияләрдә гыйбадәт бүлмәләре ачкан идек. Озакламый 16 нчы колониядә мәчет төзи башлыйбыз, иншә Аллаһ! Хөкем ителгәннәр арасында әхлакый тәрбия эшләре алып бару белән беррәттән анда дини дәресләр дә бирәбез. Инде быел тагын Стәрлетамакта тагын дүрт төрмәне үз өстебезгә алдык. Моның өчен аерым программа төзелгән. Бу курсларда алар башлангыч белемне алалар. Аннан яхшы укучыларны автоматик рәвештә, бернинди имтихансыз, үзебездәге - Русия ислам университетының Салаваттагы филиалының икенче курсына кабул итәбез. Университетны тәмамлаганнар имам-хатыйб исеменә лаек булып, диплом алачак. Күбесе кылган гөнаһлары өчен Аллаһыдан ярлыкау сорап, иманга килеп, намазга басты. Бу гамәлләре эш юклыктан гына гыйбадәт кылу түгел. Аннан чыккач та күбесе иманына тугры булып кала. Һәм бу дәрәҗәгә җиткән кеше үзе үк башкаларны бозыклыктан төзәтәчәк. Араларында авылларга кайтып имам булып эшләүчеләр дә бар.
Бездән 70 чакрым ераклыкта Шахтау шәһәрендә урнашкан балалар колониясенә дә барып йөрибез. Анда да аерым гыйбадәтханә булдырдык. Барган саен торт, туңдырма, төрле җиләк-җимешләр ише күчтәнәчләр алып барабыз. Шунысы кызганыч, хөкем ителгән балалар арасында хәтта туңдырма татып карамаганнар да бар. Кемнәр соң бу сабыйлар? Бу балалар - аналары карамагач, сукбайлыкка төшеп, үзеннән-үзе җинаять юлына басып китүчеләр... Ә безнең төп максатыбыз: ул сабыйларны Хак Тәгалә юлына бастырып, җинаятьчелек җәтмәсеннән тартып алу!
- Сезнең мохтаҗларга ярдәм күрсәткәнегезне беләм...
- Соңгы өч ел эчендә генә шул югарыда саналган ярдәмгә мохтаҗ җәмгыятьләргә, шуңа өстәп чернобыльчеләр, Чечня, Әфганстан сугышларын үткән, Бөек Ватан сугыш ветераннаннарына да 127000 мең сум акча күчердек. Кыйммәтле операция көтеп яткан авыр чирле сабыйларга гына 3 миллион 700 мең акча китте. Луганский халкына 500 мең җибәрдек.
- Хәзрәт, соңгы вакытта башкарган эшләрегез хакында сөйләгез әле.
- Аны барысын да сөйләп бетереп булмый инде,- ди хәзрәт елмаеп.
- Алай булгач, берничәсен искә төшерик...
- Билгеле, Коръән Кәримебез без - мөселманнарга Аллаһ биргән гомеребезгә шөкер кылып, Аны хәләллектә үткәрер өчен иңдерелгән. Шуның өчен без иң тәүдә халыкны хәләл белән хәрәмне аерырга өйрәтергә тиешбез. Безнең гамәлебез дә, тукланган ризыкларыбыз да хәләл булырга тиеш. Моңа кадәр Салават шәһәрендә хәләл кафе юк иде. Шуны истә тотып, мәчебездән ерак түгел, шул ук Губкин урамында “Яшел юл” исемле кафе ачтык. Биредә ризык шәригать канунына туры китереп әзерләнә. Монда спиртлы эчемлек кебек бер генә хәрәм ризык та юк. Биредә намаз уку өчен гыйбадәтханә һәм тәһарәтханәсе дә бар. Биредә яшь балалы аналар өчен дә аерым бүлмә тәгаенләнгән. Кыскасы, озын юлдан арып-талып килгән һәр кеше өчен биредә уңайлы шартлар тудырылган. Тагын быел Уфа - Оренбург трассасында, Салават шәһәреннән 4-5 чакрым ераклыкта 4 гектар җир алдык. Исәбебез: зур комплекс төзеп кую. Шунда ук хәләл кафе, аптекасы, медпункты, әлбәттә гыйбадәтханә белән тәһарәтханәсе дә булачак. Янында гына кечкенә инеш агып ята. Хыялыбыз - аны күлгә әйләндереп, як-ягына ылыслы агачлар утыртып, ял итү урыны ясау. Ерак юллардан килгән сәяхәтчеләр биредә туктап, гыйбадәтен кылып, тукланып, ял итеп китәчәк, Иншә Аллаһ!
Күптән түгел, шәһәр халкы мөселманнары өчен мәетләрне саклау урыны ачтык. Моңа кадәр морг шәһәр хастаханәсенең подвалында урнашкан иде. Монда берни шартлар да
булдырылмаган иде. Мәетләрне сакларга суыткычлары да, хушлашу залы да юк иде. Быел 7 нче майда, рәсми рәвештә, мөселманнар өчен “Оҗмах” исемле мәетләрне саклау урыны ачтык. Бу иске моргны яңадан төзәтеп эшләделәр. Бүгенге көндә биредә мөселманнарны шәригатьчә соңга юлга озату өчен бөтен шартлар да тудырылган. Билгеле, кеше үлгәч, аннан ис килә башлый. Әгәр якын кешесе кайтып өлгермәсә, мәетне ике тәүлектән дә артык саклап булмый. Шуның өчен биредә 9 урынлы суыткыч камерасы куйдык. Анда мәетне озак саклап була. Шунда мәрхүмнәрне юып кәфенгә төрү, җеназа уку һәм хушлашу өчен дә аерым бүлмәләр бар. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, биредә җеназа бушлай укыла. Мактанып әйтмим, сөенеп сөйлим боларны. Бу инде гади генә морг түгел, монда кергәч, күпләрнең һушы китә. Биредә шулай ук коенып чыгу мөмкинчелеге – душы бар, мәетне юу өстәле. Боларны барсын да мәрмәрдән эшләттек. Бүгенге көндә Башкортстанда моңа охшаш мәетне саклау урыны бер кайда да юк. Иншә Аллаһ, башкалар да моны күреп, ишетеп-белеп шулай эшләрләр, дип өметләнәм.
Бүгенге көндә мәчетебездә 70 кеше эшли. Районнарда яшәгән имам-хатыйблар белән дә туктаусыз очрашып киңәшмәләр, пленумнар үткәреп торабыз. Кварталга бер алар белән уку-укыту эшләре алып барабыз.Үзебездә эшләүчеләр дә туктаусыз белемен күтәреп тора. Эшләребез әле чиксез күп. Халыкның яртысы да әле иманга килмәгән. Әле без үткәннәрнең хатасын төзәтергә тырышабыз. Бездән соң килгән яшь буен безнең хаталарны төзәтеп интекмәсен иде.
Хәзрәт, бер сөйләшеп утырганда Сез мөселман хатын-кызларына махсус бассейн булдыру турында ычкындырган идегез.
Әйе, бүгенге көндә Салават шәһәрендә яшәгән мөселман хатын-кызлары балалар һәм үсмерләр өчен спорт клубында атнасына бер көн бассейнда коена ала. Директор белән килешү төзелгән. Әлбәттә, күп мөселман хатын-кызының башкалар кебек су керәсе, ял итәсе килә. Бу теләк моңа кадәр чикле булды, чөнки ул да башкалар кебек чишенеп йөри алмый. Әгәр күлмәктән су керсә, барысының да күзе аңарда булачак... Шуны истә тотып, быел без Мәләвез районының Нөгеш сусаклагычына барып килешү төзеп кайттык. Аллаһы боерса, анда да мөселман халкы өчен зур ял итү зонасы булдыру ниятебез бар киләчәктә. Хатын-кызлар өчен киртәләп алынган аерым урын булачак... Алар анда рәхәтләнеп су керәчәкләр, ял итәчәкләр. Шунда ук мәчет урнашкан, тәһарәтләнеп, гыйбадәтен дә үти алачак. Теплоходта әйләнеп йөреп килү мөмкинчелеге бар.
Быел тагын бер кирәкле эш башкардык. Безнең шәһәрнең мөселман зираты тулды, дисәк тә була. Урын бик әз калды. Шул уңайдан без тагын бер квартал урын бирергә тиешләр. Документлары эшләнде. Бу зиратыбыз, чын мәгънәсендә, мөселман зираты булачак. Каберләр дә шәригать кануны буенча казылачак. Трактор килеп казымый, ләхет алып кул белән чокыла. Әлбәттә, моңа каршы килүчеләр дә булды, чөнки тракторлы кеше акчасыз кала. Һәм кабердәге ташлар да, андагы язулар да бер төрле булачак. Югыйсә, зиратларда төрлесе төрле таш куя, берсе зурны, берсе бәләкәйне. Һәм ташлар артык зур да булмаячак. Кемдер бөтенләй куймый, хәтта киртәсе дә юк. Шул ташларга төрле сурәтләр кую, веноклар салу ише күренешләр мөселман канунына берничек тә сыймый. Бу яктан халык белән дә туктаусыз аңлату эше дә алып барырга кирәк булачак. Кемдер риза булмаска да мөмкин. Якыннарын югалтканнар кабергә ни генә куймый?! Хәтта ризык та калдырып китәләр. Фотосурәт кую өчен дә, веноклар салу өчен тавыш чыгуы ихтимал. Биредә бөтен каберләр дә бертөрле булачак. Чәчәкле аллеялар, ял итү өчен эскәмияләр... Чит илләрдә бу яктан күптән тәртип. Бигрәк тә, Германиядә. Без дә үзебездә үрнәк алырлык тулы тәртип булдырачакбыз, иншә Аллаһ!
Менә, әле инвалидлар көненә әзерләнәбез. Югары әйткәнемчә, инвалидларга һәрдаим ярдәм күрсәтеп торабыз. Үзебезнең “Яшел юл” кафесында кунак итәбез. Бирегә инвалидлар гына түгел, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфганстан, Чечня сугышларын үткән яугирләр, Чернобыль афәтендә катнашучылар килә.
- Сез, бәхетле хәзрәт! Күпме саваплы эшләр башкаргансыз.
- Кыскасы, мин шуңа шатмын: без үзебезнең шәһәребездә халыкка “мин мөселман бит әле” дип әйтергә бөтен шартларны тудырдык, Әлхәмдүлилләһи Раббил галәмин!
- Хәзрәт, бу эшләрегез хакында шундый җиңел итеп кенә сөйлисез. Гүя, бер генә каршылыкка да очрамагансыз... Әйтегез әле, хәзрәт булуы җиңелме? Күпләр бит хәзрәтләрне бәлеш ашап, хәер җыеп, бер мәҗлестән икенче мәҗлескә йөрүче итеп кенә белә.
- Беренчедән, мин хәер акчасыннан куркам. Икенчедән, мәҗлесләргә чакыралар, мин бармыйм. Безнең моның өчен мәчетебездә 30 имамыбыз эшли. Алар йөри. Хәер, минем алай йөрергә вакытым юк инде. Мәчет зур. Хуҗалык эшләре бихисап. Әле менә чак тарткалаша-тарткалаша зур ыгы-зыгы белән мәчетне җылыту бәхетенә ирештем.
- Ни өчен шулай?
- Безнең ел да шулай инде ул. Яз җиткәч тә килеп сүндереп китәләр дә көз җиткәч җанга тияләр. Җылы җибәрмәс өчен әле бер сәбәп табалар, әле икенчесен. Башка биналарга килә җылы, безгә юк. Безне алар сантехник дип уйлыйлар бугай. Ел да егерме пунктан торган кәгазъ тоттыралар. Мәсәлән, батареяларны, винтельләрен, счетчикларын һ.б. алыштырырга дип пунктлап язып кушып китәләр. Ел да аларны алыштырмыйлар бит. Күбесе яңа. Көз шул эшләрне эшләткәнеңне дәлилләгән кәгазъләр китерергә тиешсең. Хисап бирдертәләр. Аннан җылытуны җибәргәнче алдан 50 мең сум түләтәләр. Каян аласың ул акчаны, ничек табасың? Аларга барыбер. Тик алдан китереп бир! Алдан илтеп бирәбез. Аннан 15 көн үткәч, тагын 50 мең сум таләп итә башлыйлар. Аны илтеп бирмәсәң, җылыны сүндерәләр. Биредә мәчеттә ул чорда уку-укыту эшләре башлана, кешеләр намазларга йөриләр... Тагын китәм акча эзләп. Ярый әле ярдәм итәрлек ышанычлы иманлы җитәкчеләр бар. Елына миллион сум бурычка алып торам. Аннан әкренләп түләп бетәм.
- Бу елны эчегезне кырган хәтирәләр булдымы?
- Булды. Өч хәзрәт бурлыкта тотылды. Ә бу бәндәләр ничә ел буена мәчеткә китергән хәер акчаларын урлап яшәгәннәр. Ачкыч яратып, ачып алганнар. Ачкычы булмагач, берсе таякка җилем буяп, акча тартмасының ярыгыннан тыгып алган. Күл буенда балык тотып утырган балыкчы кебек акча алып утыра. Безнең мәчеткә берничә урынга камералар куелган. Моңа кадәр аларның һәрберсенә ышана идем. Моны күргәч, һушым китте. Мөэмин-мөселман дип йөргәннәр дә шулай булгач, имансызлар нинди була соң? Башка сыймаслык хәл. Инде болар хаталарын аңлагач, кая барырлар икән Аллаһыдан ярлыкау сорарга? Берсе - гел янымда йөргәне, көн дә кич акчаларны санап ала торган иде. Ул да тотылды. Кассадагы акчаның яртысын үзләштереп утырган. Мәсәлән, чегына 2 мең дип язган, калганын 2 меңнән артыгын кесәсенә сала барган... Изге урынга шундый юньсезләр дә эләгә шул. Аның сиздертмичә генә эчеп йөргәннәре дә ачыкланды. Әле булса, хәйран калып утырам. Кеше күршесеннән, хөкүмәттән, яки башка җирдән урласа, гөнаһын гафу итүне сорап, мәчеткә килә, Аллаһка ялвара. Аллаһы Тәгаләнең йортыннан урлагач, бу бәндәләр кая барып гафу сорарлар икән?
- Боларны судка бирәсезме?
-Полиция хезмәткәрләре бу пычрак күренеш белән хәбәрдар. Берсе хәтта аларны тотарга ярдәм дә итте. Мондый бәндәләрне судка бирсәм – 7 елга утыртырга мөмкиннәр. Мин аларга вакыт бирәм. Алган акчаларын гафу үтенеп кире китерсәләр, Аллаһ та бәлки аларны гафу итәр...
- Хәзрәт, Сезнең медальләрегез барлыгын беләм.
- Алар күп. Санаганым да юк. 20дән артык. Тик мин бу эшләремне медаль алыр өчен түгел, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алыр эшләдем. Медальләрнең дә файдасы бар. Тикшерү органнарыннан килсәләр, күп вакыт минем характеристиканы сорыйлар. Анда минем бүләкләр дә язылган. Аннан: “Безгә оят сезне тикшерергә, безгә оят”, - дип китәләр. Бер шейх: “Эшең өчен медаль яки орден алу - синең эшеңнең билгесе”, - дигән. Мин рәхмәтлемен минем эшемә бәя биреп, хөрмәтләгәннәре өчен.
- Гәзитебезне укучыларга Яңа елда теләкләрегез нинди?
– Мин һәрвакыт: “Аллаһүммә әфтахли әбвәбә рахматик”,- дигән доганы кабатлап йөрим.
Мәгънәсе: “И Раббым рәхмәт ишекләреңне ач”. Хөрмәтле гәзит укучыларыбызга да шуны телим: Аллаһу Раббыбыз һәрберебезгә Үзенең рәхмәт ишекләре ачса иде.
Әңгәмәгез өчен рәхмәт, хәзрәт! Сезне үткән туган көнегез белән дә котлыйбыз. Эшләрегез, юлларыгыз уң булсын! Ә үзегез сау-сәламәт булыгыз!
Рәхмәт! Бу сөйләгәннәрем, 56 ел гомеремнең 5 кенә проценты. Әле бу хакта китап чыгарырлык мәгълүмат бар. Иншә Аллаһ тагын гәзит укучылар белән очрашырбыз, - дигән теләктә калам.
Рәмзилә Каһирова
Читайте нас: