Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
16 гыйнвар 2019, 14:04

“Авылга белемле муллалар җитми”

Татарстан авылларында белемле муллалар җитми, шәһәрдә белем алган яшьләр анда калу ягын карый. Казан шәһәрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасы янындагы Галиев мәчетендә узган сөйләшүдә авыл имамнарын борчыган мәсьәләләр хакында сүз барган.

“Ни хәлең бар, хәзрәт?” дип аталган түгәрәк өстәлдә бүгенге проблемалар һәм аларны чишү юллары турында сөйләшкәннәр. Авыл җирендә муллага кытлык шактый зур. Түгәрәк өстәлдә катнашучыларның барысы да диярлек дәүләт ярдәменә мохтаҗ булуларын әйткән.
Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары һәм өч уку йорты (РИУ, РИИ һәм БИА) ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстанда мәдрәсәләр күп, әйтик, Болгар академиясе ачылды. Статистика буенча, аларда көндез һәм читтән торып, кичке бүлекләрдә 3 меңнән артык шәкерт укый. Республикада бер мең ярым мәчет булса, шәкертләр саны өч мең. “Егерме ел эчендә “Мөхәммәдия”, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге” мәдрәсәләрдә, РИУда бу мәчетләрне 5-6 имам белән тәэмин итәрлек кадрлар чыгарганбыздыр. Әмма тәмамлаучылар белгечлекләр буенча эшләмиләр”, – дигән ул.
Җәлил хәзрәт Фазлыев авылдан качкан бер яшь мулланың: “Мин авылда имам булганчы, шәһәр мәчетендә сакчы булып эшлим” дигән сүзләрен китерде.
“Азатлык” радиосы.
Читайте нас: