Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
22 октябрь 2018, 15:08

Тәрбия – кирәк гамәл

Яңа уку елында Октябрьский шәһәрендә янә традицион конфессия вәкилләре белән очрашулар башлангыч алды.Күптән түгел имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт Сибгәтуллин һәм Изге Сергий Радонежский Чиркәве рухание Константин атакай 1нче мәктәпнең 6нчы сыйныф укучылары белән очрашуга барды. Чараның темасы “Рухият террорчылыкка каршы” дип аталды.

Шәһәрнең 3нче гимназиясендә 9нчы сыйныфлар белән исә “Тынычлык һәм дуслык” темасы буенча очрашу узды. Тыңлаучылар алдында Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин һәм Троица-Сергиев гыйбадәтханәсе клиригы рухание Александр Бронников чыгыш ясады. Әңгәмә укучыларга да, педагогларга да ифрат ошады.
Башкортостан Республикасы Октябрьский шәһәренең традицион конфессия дин әһелләре гомуми белем бирү мәктәпләрендә даими очрашулар уздыра, шулай ук нефть университеты филиалы, Октябрьский коммуналь-төзелеш колледжы, күп юнәлешле һөнәри колледж студентлары каршында чыгыш ясый. Мондый төр әһәмиятле чараларда дин әһелләре сәламәт яшәү рәвеше, милли-халыкчан кыйммәтләр нигезендәге әхлак хакында бәянли. Бу очрашулар барышында нинди дә булса аерым дингә өстенлек бирелми, ә бәлки әхлакый һәм мәдәни берләшүгә чакыру-өндәү яңгырый. Укучылар күп кенә мөһим сорауларга тулы җавап алу форсатына ия. Биредә социаль челтәрләргә, башка катлаулы мәсьәләләргә кагылышлы җитди сөйләшүләргә киң урын бирелә. Укучыларның традицион конфессияләр вәкилләре белән мондый төр очрашулары уку елы ахырынача дәвам итәчәк.
Октябрьский шәһәре “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсенең матбугат хезмәте.
Читайте нас: