Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
22 октябрь 2018, 14:50

Изге ният чынга ашты

Каргалыда төзелгән мәчет авылны азан моңына күмдеТормышта дөнья малы гына хаҗәт түгел. Рухи дөнья, күңел төшенчәләре һәркемне дә уйландыра. Бигрәк тә вакыт бару белән. Шундый матур күңелле кешеләр тырышлыгы белән Каргалы авылында мәчет сафка басты. Бу олуг шатлыкны уртаклашырга төрле төбәктән кунаклар җыелды.

Гаиләдә ихтирамга лаек зур әниләр оныкларга дини тәрбия бирүчән. Билгеле ки, әти-әни көне-төне эштә була. Тиешле вакыт үтү белән ихлас тәрбия сокланырлык җимешен китерәчәген көт тә тор. Илфат Шәйбәков та гаиләдә бердәнбер малай буларак, зур әнисенең уң кулы була. Ике апасы Рузалия, Раушания һәм сеңелесе Руфина өчен ышанычлы терәк, акыллы туган ул кече яшьтән. Әнисе Зилә Шәйбәкова Каргалы мәктәбендә лаеклы ялга чыкканчы укытучы булып көч сала. Математика фәнен үз иткән укучылары Фиргать Шакиров, Мөкатдис Гәрәев, Айдар Әлетдинов, Зәфтүнә Хәйдәровалар бүген дә аңа ихлас рәхмәтле. Әтисе Зәви Арслан улы “Танып” колхозында алдынгы механизатор булып көч сала. Улларын тик үз көченә ышанырга өйрәтеп үстерәләр. Илфат озак еллар Нефтекама шәһәрендә нефть бораулау хезмәткәре булып эшли. Кул көче, тырышлык белән мал табуына канәгать. Тормыш иптәше Розалия – укытучы. Өч бала тәрбиялиләр.
Илфат күңел таләбе буенча Хаҗ сәфәрен үткән. Шунда ул туган авылын азан нурына күмәргә ният кылып кайта. Мәликә – газиз зур әнисенең исемен мәңгеләштерү өчен форсат туа. Изге эш туганнары-якыннарында гына түгел, авылдашларында да хуплау таба. Бердәмлектә – көч төшенчәсе шулай сынала. Нәтиҗәдә 2015 елда башланган төзелеш санаулы вакытта тәмамлана. Әйдәүчегә матди яклап һәм кулдан килгәнчә ярдәм белән каргалылылар кушыла. Мәчет бинасын нигезеннән башлап төзүдә бик күпләр ярдәм кулы суза. Каргалылылар башлангычларында юл төзү һәм ремонтлау идарәсе начальнигы Эмиль Гарифуллинның юлны тәртипкә китерүләрен, манараны урнаштырганда техника белән төгәл ярдәмен тоялар. Авылдашларның зур теләк белдереп эшләве һәрдаим күренеп килә. Нәтиҗә дә шуңа күрә озак көттерми...
Каргалыда туып-үсеп читтә гомер итүчеләр шатланып тантанага кайтканнар. Район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев күркәм чара әһәмиятен югары бәһалады. “Авыл киләчәге биредәге халыкның активлыгына бәйле. Мәчет ишекләре ачык булсын, тәрбия эшендә аның өлеше зурдан булсын. Яшьләр туган авылларында калса, балалар күпләп туса, әлбәттә, тормыш уңай юнәлештә барыр. Тарихта бу көннән башлап Каргалы мәчетле авыл булып кереп калыр. Тантанада шатлыгыгызны уртаклашып, һәммәгезне котлыйм”, – дип ихлас теләкләрен җиткереп, дога язылган картина – бүләк тапшырды. Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин республикада быел 35нче мәчет ачылуын билгеләде. Изге йорт шәхсән беркемнеке дә түгел, ә Аллаһы йорты булуына басым ясап, эчүдән, тартудан ерак булырга чакырды.Тучыбай авыл биләмәсе башлыгы Җәлил Гафуров исә мәчет төзелү башка файдалы эшләргә этәргеч бирүен сызык өстенә алды. Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирләр хөрмәтенә һәйкәл ачылуы, спорт мәйданчыгы булдырылуы, зиратларның тазартылуы бер-бер артлы башкарылган эстафетадай җайлы гамәлгә ашты. Педагогик хезмәт ветераны Илүсә Мөнирова авыл тарихы, изге башлангычны тормышка ашыручылар турында бай мәгълүматлар белән таныштырды. Районның почётлы гражданины, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Башкорт АССРының атказанган укытучысы Яхия Мөниров мулла заты нәселеннән булуын, моңа бәйле өлкән якыннары михнәт күрүләрен телгә алды. Саваплы эшне башкарган Илфат Шәйбәковка соклануын белдерде. Филүс хәзрәт Камалетдинов изге китап – Коръәни Кәримнән сүрәләр укып ишеттерде. Чарада каргалылылар ике дистә елдан артык авыл халкына дин әһеле булып хезмәт иткән Зәки Бәдретдиновка ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Илфат Зәви улының беренче укытучысы Фәгыйлә Әхмәтдинова телмәрендә укучысының матур эше белән горурлануын әйтте. Шагыйрә, язучы Дилә Булгакова хисләрен бу тантанага багышланган шигырендә сурәтләде. Күренекле композитор, җәмәгать эшлеклесе Алик Локманов балачак хатирәләрен барлады. “Сәясәт шундый булгандыр, һич гаеп итеп түгел. Кечкенә чагымда мәчет манарасының чаң итеп төшкәне хәтеремдә уелып калган. Ә без, балалар, куркуыбыздан әтигә сыенабыз. Ямьле көннәр җитте, авылда янә азан яңгыраячак”, – дип куануын яшерми бүләген тапшырды. Чарада бүләк тапшыручылар бихисап, бу шатлыкның уртак булуына бер ишарә. Дини китаплар, намазлык, келәм барысы да авыл халкы дини мәгълүмат алганда кирәкле.
Күңел күтәренкелеге, шатлыклы йөзләр тантанага матур бизәкләр өстәде. Муллаян Солтанов сарык чалган. Тирмәләр куеп, бар катнашучыларны пылаудан авыз итәргә чакырдылар. Мул табын артында чәй эчеп аралашу озак дәвам итте. Киләчәктә азан тавышы яңгырап торыр. Авыл халкы мәчет төзүдә катнашканнарга рәхмәтле булып иманнарын куәтләндерүне хуп күрер. Дин кануннарын өйрәнеп камилләшер дигән өмет бар.
Рима ВӘЛИЕВА -КАҺАРМАНОВА.
Балтач районы.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.
Читайте нас: