Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
29 Май 2018, 16:12

Күңелләренә иңгән азан моңы

Дингә, иманга тартылган сабайлылар туган телебезнең бишеге саналган милли матбугатка да дәррәү язылырлар дип ышанасы килә

Бу юлы юлыбыз Бүздәк якларына алып китте. Һәр почмагыннан чисталык, пөхтәлек бөркелеп торган Иске Сабай авылы безне бик җылы каршылады. Һәр җирдән яз исе килә, яшеллеккә күмелгән авыл тыныч кына үз көенә яшәп ята...
Җомга намазына азан әйтелде, намазлар укылды, вәгазь сөйләнде... 1942 нче санлы мәхәллә мәчетенә җомга намазына 30лап кеше җыелган иде. Авыл агалары, хөрмәтле апалары белән очрашуыбыз намаздан соң дәвам итте.
– Әльхәмдүлилләһи раббиль галәмин, халкыбыз белән бергәләп намазларга йөрибез, – дип таныштырды үзләре белән Илсур хәзрәт Билалов. – Җомга намазыннан соң дәресләр оештырдык, аңлату эшләре, дин сабаклары алып барабыз. Кайвакыт күрше авыллардан да киләләр, бу безнең өчен үзе бер дан. Халык теләп йөри, бик шатланып, сөенеп йөриләр. Балаларны да чакырабыз, Коръәннән кимендә 5 сүрә белгән балаларыбыз да бар, әлъхәмдүлиллә. Мәчеттән җаннарыбыз тынычланып кайтып китәбез, дөнья эшләрен рәхәтләнеп эшлибез. Өстән олы йөкләр төшкән кебек булып китә. Мәчетнең бөтен чыгымын авыл халкы белән бергә күтәрәбез, кергән сәдакалар утка, җылылык өчен түләп барырга җитә. Алдагы көннәрдә дә хәерле булсын, исән булыйк, артып торыйк!
– Халыкны дингә, мәчеткә җәлеп итәр өчен нәрсә кирәк? – дип кызыксынам Илсур хәзрәттән.
– Иң беренче, матур, изге теләкләрегез, ди динебез, аннан күркәм йөзегез, ди. Авызыгыз ерык, йөзегез якты булсын, ди. “Әссәләмәгаләйкүм” дип матур сүзләрегез белән сәламләгез кешене, ди. Кайбер җирләрдә муллага буйсынмыйлар икән дигәнне ишеткәнем бар. Кайберәүләр, менә бездә мулла бигрәк каты дип, зарланып алалар. Бәлки, ул авылда каты булырга кирәктер... Бездә, Аллаһка шөкер, халык бердәм, бер юлдан барабыз.
Илсур хәзрәт үзе дин юлына армиядән кайткач баса.
– 1993 елда армиядән кайтты, 1994 елда авариягә очрады: мотоциклдан егылды, – дип ул авыр вакытларны искә ала әнисе Люция Фәхрәзи кызы. – Илсур унбер көн реанимациядә аңсыз ятты. Мин елыйм, кайгырам. “Кайгырма, әни, уяныр әле”, дип юаталар мине. Унберенче көнне, әни түгел, “Я, Алла” дип уянды....
– Аңыма килгәч, табиблар: “Кайда булдың?” – дип сораганнар. Мин “Укыттылар да укыттылар, әле укыйсым күп әле” дип җаваплаганмын.
Дәваханәдән чыккач район гәзитендә “Гуфран” мәчетенә шәкертләр җыю турында игълан укый да тәвәккәлли. Өч ел мәдрәсәдә белем ала.
“Гуфран”да бер ай укыгач та, Коръәннән биш сүрә ятлаган идем, Усман хәзрәт үзе белән мәҗлескә алып китте. Белгән сүрәләрне укытты да, мин укып бетерү белән үзе сөйләп алып китте, – дип искә ала ул вакытларны Илсур хәзрәт. – Авылга ялга кайткан арада да Коръән укырга чакыралар иде. 38 кеше укырга кердек, бер айдан 14 кенә шәкерт калдык.
Укып бетәргә күп калмаган иде, миңа: “Әйдә, авылда мәчет салырга бер исәп ачтыр, син кайтуыңа мәчетне сала торсыннар”, – диделәр. Мин колхоз рәисенә кереп бу турыда сөйләдем. “Әйбәт кенә исән-имин укып бетереп кайт, аннан карарбыз”, – диде. Мәчеткә 2006 елда нигез салдык, 2012 елда ачтык.
Дингә сусаган авыл халкы, бердәм булып эшне оештырып җибәрә һәм азагына кадәр тырыша. Уфадан кайтып ярдәм итеп йөрүче Рәдиф хәзрәткә бик рәхмәтлеләр.
Люция апа белән Мансур абый алты бала тәрбияләп үстерәләр.
Бу гаиләдә үскән балалар кечелекле, әдәпле булулары белән сөендерә. “Мин арып эштән кайтам, Илсур кечкенә, утыргычны күтәрергә көче җитми, әмма тырыша-тырыша өстерәп алып килеп мине йомшакка утырта иде, – дип күз яшьләрен сөртә Люция ханым. – Балаларга ирем Мансур белән бер генә сүз әйттек: яраткан кешегезгә кияүгә чыгыгыз, өйләнегез. Без беркайчан да җиде буын нәсел тикшермәдек”.
Илсур Мансур улы белән тормыш иптәше Гөлгенә өч бала тәрбиялиләр. Өченче сыйныфта укыган уллары Ислам, Коръән уку ярышына барып, икенче урынны яулап кайткан.
Милләтпәрвәр шәхес, туган җирен, туган авылын, үз милләтен зурлаган, башкаларны хөрмәтләгән, гаиләсе, туганнарын, авылдашларын яраткан Илсур хәзрәт белән танышуыбызга шатланып, Иске Сабай өчен сөенеп кайтып киттек бу сәфәребездән. Ил-көннәр тыныч булсын, Аллаһы Тәгалә барчабызга да хәерле, бәрәкәтле гомерләр насыйп әйләсен!
Йомгаклау. Төзек, чиста, динле татар авылларыбызның берсе –Иске Сабай – белән танышу күңелдә якты эз калдырды. Ата-бабаларыбыздан бөек мирас булып калган Ислам динен тоту, аның кануннарын санап тормыш алып барырга тырышу, әлбәттә, үзенең матур нәтиҗәләрен бирә. Ләкин шунысын да игътибарга алырга кирәк: дини тәрбия белән бергә милли мәгърифәтне дә үстерергә, кайгыртырга кирәк. Әлбәттә, бу иң беренче чиратта, туган телебездә чыккан милли матбугатка булган карашта чагыла. Татар кешесе татар телендә чыккан гәзит-журналны яздырып укымый икән, бу инде бушлык барлыкка китерә. Ә ул бушлыкны башкалар безгә ят булган, файдасыз мәгълүмат белән күмеп китәчәк дигән сүз.
Иске Сабайдан кайтып киткәндә “Өмет”кә язылу белән дә кызыксындым. Авыл советына алты авыл керә, 1281 кеше көн күрә, диделәр авыл советында. Алты авылга 37 кеше “Өмет”не алдырып укый. Бер авыл якынча 6 “Өмет” алдыра. Бик аз бит бу җәмәгать. Чын мөселман мәчеткә йөрүдән тыш, туган телендә гәзит тә укырга тиештер. Безнең халыкта матбугат әхлак тәрбиясе бирүче дә икәнен онытмыйк.
Эльвира Әсәдуллина.
Читайте нас: