Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
21 Май 2018, 13:28

Изге Рамазан ае белән, мөселман кардәшләребез

16 нчы майда Рамазан ае башланды. Беренче тәравих намазларын (Рамазан аенда укыла торган махсус намаз) барлык мәчетләрдә дә 15 нче майдан ястүдән соң укый башладылар.

Башкортстанда фытыр сәдакасының минималь күләме быел уртача керемнән түбәнрәк яшәгәннәр өчен – 50, уртача керемлеләргә 150 сум күләмендә билгеләнде. Хәленнән килгән кешеләргә тәкъдим ителгән суммасы 300 сумны тәшкил итә. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә 180 сум күләмендә фидия билгеләнгән.
Сәдакалар күләме пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сүзләренә таянып, бодай, арпа ярмасы, хөрмә һәм йөзем җимеше бәяләреннән чыгып билгеләнә. Зәкәт түләү өчен нисаб күләме – 224 мең сум, зәкәт күләме – 5600 сум була.
Шулай ук 2018 елда Ураза бәйрәменең датасы расланды, ул быел 15 июньгә туры килә.
Читайте нас: