Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
3 апрель 2018, 15:51

Мулла булу җиңелме?

“Бер-беребез арасында фетнә чыгармыйк, имамнарга сүз тидермәгез”, - ди имам-ахун Мөхәммәд-Маулюдин хәзрәт Мустозяпов. “Өмет” гәзите ел башыннан “Мәчетле авыл – иманлы авыл” дигән акция игълан итте. Максатыбыз – республика мәчетләрендә очрашулар үткәреп, аларның эшчәнлеге белән танышу.

Гыйнвар-февраль айларында Дүртөйле, Благовар районнарында очрашуларда булып, гәзитебездә якты, матур язмалар дөнья күрде. Диннең проблемалары да күп. Кызганычка каршы, җитмеш ел атеизмда тәрбияләнгән халыкны бүген килеп кенә шәригатьчә дөрес итеп яшәргә өйрәтү авыр. Уфа шәһәренә якын гына урнашкан районнарның берсеннән яңгыраган шалтырату безне юлга кузгалырга мәҗбүр итте.
“Гыйнвар аенда туганыбыз үлеп китте. Авылның мулласы: “Мине күрше авылга Коръән ашына чакырганнар иде”, - дип җеназа укырга үзенең урынына бер бабайны калдырды да китте. Ул дөрес эшләде микән? Безнең шулкадәр хәтеребез калды, кунакка чакыручылар бездән күпкә хәллерәк, акчалы кешеләр иде шул”, - дип бик нәфрәтләнеп сөйләде шалтыратучы апа.
Мин сорауга җавап алыр өчен Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте вәкиле, ахун Мөхәммәд-Маулюдин хәзрәт Мустозяповка шалтыраттым. Ул безне Чишмә районының Шөнгәккүл авылы мәчетенә чакырды.
– Әссәләмәгәләйкүм вә рәхмәтуллаһ вәбәрәкәтүһү! Рәхмәт безнең белән очрашуыгызга...
– Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләнең рәхмәте ата-аналарга төшсен, бәләкәйдән безне дингә өйрәттеләр, догалар өйрәттеләр, Аллага шөкер, СССР вакытында яшәсәк тә хәрәм ризык ашатмадылар. 13 яшьтә атасыз калсак та, әниебез безне соңгы көненә кадәр контрольда тотып, диндә тотты, Әльхәмдүлилләһи Раббиль галәмиин. Минем бу авылга килеп яши башлаганга 17 ел булды. Мөфти-хәзрәтнең кушуы буенча сәфәргә чыктым, рамазан аенда килгән идем, мин килгәндә мәчет бикле тора иде, әкренләп кенә эшләрне алып киттек, Аллаһка шөкер. Вазифам – имам-ахун, миңа өч-дүрт район, йөзләгән мәчет буйсына. Һәрберсенең үз проблемалары бар, проблемасыз гына булмыйдыр инде ул. Заманабыз бүген шундый бит. Иң төп проблема – имамнар. Күбесе олы яшьтәләр, яшьләрне авылга кайтарып булмый. Ни өчен дигәндә, эш хакы, торагы юк. Пенсия яшенә чыкканнарны имам итеп куябыз, кем пенсиясенә, кем үз көче белән малын тотып көнен күреп яши. Ә яшьләргә балалар үстерергә, гаилә карарга кирәк. Бик сирәк кенә мәчет салдыручы кесәле абзыйлар имамына эш хакы түләп, мәчетнең бөтен чыгымнарын түләп тора. Әмма андыйлар бармак белән санарлык шул, кызганычка каршы. Аллаһның рәхмәте яусын, әл дә ул бабайлар бар, кем гомере буе тракторчы булып эшләгән, кем мал караган – бүген шулар Аллаһ ризалыгы өчен хезмәт итәләр. Авылларда никахлар, җеназалар укыла, бәбиләргә исемнәр кушыла, гает-уразалар, җомга намазлары үткәрелә. Чишмә районында 16 имам югары белем алып йөри, ислам университетларында белем алалар.
Икенче проблема – хәдисләрдә дә килә, ахырзаман якынлашканда гыйлемле кешеләр иң яман кешеләр булыр, ди. Имамнарны, мең төрле хәйлә табып, яманларга гына торалар. Мулла ул мул итеп ала, фәлән-фәлән дип. Ул мулла бит эш хакы, премия алмый, ул Аллаһ ризалыгы өчен дип кенә йөри. Телевизордан карасаң да, ничек кенә көлмиләр имамнардан, нинди генә көлкеләр чыгармыйлар. Мин үзем Татарстанның казыена да, мөфтиенә дә шалтыратып: “Нигә моңа юл куясыз? Нигә туктатмыйсыз, бу нинди хәл?” – дип әйткәнем булды. Спектакльләрдә сихерчеләрне күрсәтәләр, “Фатыйха” сурәсен укып утыра. Сихерне бит Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә бөтенләй ябып куйды, хәрәм дип әйтте. Нигә көләргә “Фатыйха” сурәсеннән?
Ахырзаманда кеше бер-берсенең итен ашар, ди. Котлет, пилмән ашау түгел, сүз белән бер-берсенең җанын ашыйлар. Хәтта туганнар арасында да бер-берсен талап, җан кыешып, сәламләшми яшәүчеләр бар. Шайтан үз эшен эшли. Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә адәм баласына хайваннардан аермалы буларак акыл бирде. Акылыңны эшкә җигеп артыңа борылып кара: үзеңнең хата-гөнаһлардан кара төтен чыкмыймы? Җомга намазларына йөрмибез, ә балаларыбыз үсеп җиткәч, никах укытабыз. Имамга буйсынмагач, аның гайбәтен сөйләп, аның хатасын эзләп йөргәндә ул никах дөрес булырмы соң?
Сезнең сорау буенча да мин ул имамга шалтыраттым. Чынында исә вакыйга болай булган: Уфа шәһәрендә вафат булган кешене авылга алып кайтып җирләгәннәр, мәчет зират янында, авылның имамы шунда көтеп торган, “сәгать ярым булдым, вәгазъ дә сөйләдем, алар мине авыл башына чыгып каршы алып тормаган өчен ризасызлык белдерделәр”,– дип әйтте. Имам ни өчен үз мәхәлләсендә яшәмәгән кешене авыл башына чыгып каршы алып торырга тиеш? Менә монсы миндә дә ризасызлык тудыра. Ул хәзрәт әле ислам университетында читтән торып белем алып йөри, Уфага якын гына авыл ул. Аңа кадәр булган хәзрәт бакыйлыкка күчте, урыны җәннәттә булсын.
Хәдистә килә, Пәйгамбәребез, хабиш кабиләсеннән борыны-колагы киселгән бер адәмне имам итеп куйсалар, сез аңа буйсыныгыз, дигән. Хабиш кабиләсендә элек тыңлашмаган, качып йөргән колларның борыннарын, колакларын кисә торган булганнар. Алар ышанычсыз дигәнне аңлаткан. Әгәр авылыгызга имам сайлап куйганнар икән, сез аңа буйсынырга тиеш. Әгәр ул үзе баралмый икән, урынына ярдәмчесен калдыра.
Үзем белән бер шундый кызык хәл булды. Иртәгә гает дигән көнне мөфти-хәзрәт миңа служебный “җиделе” машинасы бирде. Иртән килдем гает намазына, укып утырам, пәрдә артыннан ишетәм, әбиләр сөйләнеп утыра. “Кызлар, күрдегезме, безнең хәзрәт мәчет акчасына үзенә машина алып утырган”, - ди берсе. Түзеп утырдым да, пәрдә артына башымны тыгып: “Әссәләмәгәләйкүм вә рәхмәтуллаһ вә бәрәкәтүһү! Мөбарәк булсын бәйрәмнәребез. Бер соравым бар иде сезгә. Әле ишеттем, кайсыгыздыр: “Безнең хәзрәт мәчет акчасына уңай гына машина алып утырган”, – диде. Әйтегез әле, кайсыгыз мин машина алырлык мәчеткә садака салганы бар?”
Имамнарга гел әйтәм, кем нәрсә дип әйтсә дә йөрәгегезгә якын алмагыз. Шайтанның беренче эше – менә шушы Аллаһ ризалыгы өчен дип эшләп йөргән имамны яманлап, йөрәгенең иң ачы тамырыннан эләктереп, эшеннән туктату. Аның максаты – аны җенләндереп, ачуландырып, үзегез эшләгез дип ташлап китсен. Без эмоцияләргә бирелергә тиеш түгел. Бер мисал. Бер ун еллар элек миңа бер җитәкче булып эшләгән кеше сөйли: “Уфада зур бәйрәм үтте, шунда безнең бер җитәкче яшь кенә хатын белән килгән, кара әле, кешедән дә оялмый, ди. “Абзый, мин әйтәм, ялгышмасам, күп еллар җитәкче булып эшлисез, гыйлемле кешесез, вакытында ике институт бетергән, ул кешенең минем белүем буенча өч улы, ике кызы бар. Кызларын күргәнегез бармы? Бәлки, ул кызы белән килгәндер”. “Белмим, мин аның кызларын кайдан белим”, – ди. Ул бит акылдан язган кеше түгел, димен, шундый мәртәбәле кунаклар булган җиргә хатын-кыз белән килергә. “Мин бу турыда уйламаганмын, гафу итегез”, - диде миңа бу кеше. Йөрәгемне елата торган хәл булды, ун ел үтте, һаман тыныч кына исемә төшерә алмыйм.
Иблис-мәлгуньнең мультфильмдагы кебек ике мөгезле, койрыклы булып килгәнен көтмәгез. Ул алай килми. Әйтик, кеше ураза тота, намаз укый башлады. Шайтан аңа намаз укыма, дими, берәр мәшәкать чыгара. Иң беренче туганнарың, якыннарың: “Акылдан яздың мәллә? Нәрсә эшләвең бу, ташла, кеше көлдермә”, - дип әйтә башлый.
Ахырзаман килеп җитте. Хатыннарыбыз ялангач, өйдә – алар хуҗа, балаларыбыз тыңламый, без балаларны хөрмәтләмибез, олы кешенең дәрәҗәсе бетте, мәчетләребез берсеннән-берсе матур, әмма йөрүче кеше аз. Заманында безнең мәчеткә 40-50 бала йөри иде. Кәрәзле телефон чыкканнан соң, балалар югалды, дәресләр бирү бетте. Барсының да өендә планшет, компьютер, кулында - телефон. Мәчетләр шуның өчен буш тора. Безнең Шөнгәккүл балалары Коръән уку буенча республикада гел призлы урыннар яулап килде. Хәзер алар үзләре ата-аналар булдылар, барсы да булмаса да, яртысы намаздалар. Безнең өчен бу бик куанычлы. Ә бүгенге балалар мәчеткә килми. Мәчетләребез җылы, матур, бушка укытабыз. Әмма шайтан тик тормый, мәшәкатьләр чыгара, кешенең йөрергә вакыты юк.
– Садака дигәннән, гәзит укучылар арасында Коръән мәҗлесләрендә садака тарату турында сораучылар күп. Хәернең азы-күбе юк, шул дөресме дип сорыйлар...
– Коръән Кәримдә Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә аңлатма бирде: әгәр Аллаһ ризалыгы өчен чын күңелдән бирәбез икән, Аллаһы Сөбхәнәкә вә Тәгалә иң кимендә ун мәртәбәгә арттыра, аннан 700гә арттырам, ди һәм күбрәк, ди. Күпме күбрәк, без белмибез. Ун өлеш, 700 өлеш һәм күбрәк. Азын да түгел, күбен дә түгел, уртасын алабыз. Мисал өчен, мин бирдем, бер тәңкә садакага. Аллаһы Сөбхәнәкә вә Тәгалә кабул итсә, 700 тәңкә биргән кебек хәер була. Ә ун тәңкә бирсәм? Җиде мең. Ә бер мең тәңкә бирсәм? 700 мең. Азы-күпме бармы хәернең? Коръән аятен карасак, бар. Аллаһы Сөбхәнәкә вә Тәгалә безнең кесәбездә күпме акча барлыгын белә. Фәрештәләр авыздан чыккан сүзне генә түгел, йөрәгегездә булганны да язып бара, ди. Юбилейлар үткәрә башласак, хәрәм алырга акчабызны жәлләмибез. Ә мәчеткә садака бирергә акчабыз юк. Я булмаса Коръән мәҗлесләрендә садака тарата башласак, хәернең азы-күп юк дибез дә, ун тәңкә таратабыз. Аллаһы Тәгалә белмимени безнең кесәбездә нәрсә барын? Коръән аятьләре укып, бер-беребезгә хәер-бүләкләр бирешеп, догалар кылсак, бу татулык-дуслыкка китерә. Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә әйтә: хәер-садака ул җәһәннәм утыннан бер пәрдә, ди. Җәһәннәм утыннан пәрдә булгач, безгә аны жәлләп-санап бирергә кирәкме? Имамнарга хәер бирсеннәр димим, үз туганнарыбыз, якыннарыбыз турында әйтәм. Кемнеңдер ире чирле, балаларына ярдәм итик, кемнеңдер ире үлеп иткән, мохтаҗ, авыру кешеләргә ярдәм итик.
Пәйгамбәребез с.г.в. үзенең бер хәдисендә әйтә, бу Җир йөзендә туганлык җепләрен өзәргә бер сәбәп тә юк, ди.
Мин күптән түгел Казахстан, Төркестан якларында булып кайттым. Туганлык турында сорау биргән идем, ничек үткәрәсез сез туган көннәрне дип, без Мәүлет укыйбыз дип җавап бирделәр. Юбиляр турында анда сүз дә юк. Алар Пәйгамбәребез с.г.в.гә салаватлар әйтеп, догалар кылалар. Ул булмаса, без мөселман булмас идек, Кыямәт көнендә аның шәфәгатенә өмет итә алмас идек.
Җәннәтне телибез, үзебез Аллаһның йортына ярдәм итәргә теләмибез. Мәчет бит ул – Аллаһның йорты, анда имам яшәми. Мәчетнең уты, суы, газына түләргә кирәк.
Бердәм, дус-тату булып яшик, кардәшләр! Бер-беребез арасында фетнә чыгармыйк, бер-беребезне яманламыйк!
- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!
Эльвира Әсәдуллина әңгәмәләште. Автор фотосурәте
Читайте нас: