Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
27 февраль 2018, 13:57

Мәчете бар, мулласы юк

Яки авылда имам булып эшләве ник авыр?

Без барып җиткәндә иртәнге ун булуга карамастан, Яңыш авылы мәчетенә байтак халык җыелган иде инде. Районның имам-мөхтәсибе Әнәф Уразмәтов белән Яңышта туып-үскән күренекле җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, композитор, меценат Мидхәт Әбделмәнов җыенны ачты.
– Бүгенге мәҗлескә Аллаһ ризалыгы өчен җыелдык, хәерле сүзләр сөйләшеп үткәрик, – дип дога кылудан башлады сүзен Әнәф хәзрәт һәм Коръән аятьләре укып илләребезгә, дөньяларыбызга тынычлык теләде.
Сүзне Мидхәт абый Әбделмәнов алды:
– Күптән түгел РФ Президенты Владимир Путин Уфага килде һәм мөфти-хәзрәт Тәлгать Таҗетдин белән очрашып, ислам динен үстерү турында сөйләште. Әйтергә кирәк, бу аның беренче генә очрашуы түгел, ул Уфага килгән саен һәр сәфәрендә Таҗетдин белән очрашмый калмый.
Без дә динебезне үстерүгә үз өлешебезне кертергә булдык һәм бүген безнең бурычыбыз – авылга имам сайлау. Берничә ел элек бик тәртипле, инсафлы, тәкъва, гаиләсе булган Айбулатны имам итеп билгеләп куйган идек. Өч ел эшләгәннән соң ул китәргә мәҗбүр булды. Көченнән килгәнчә эшләргә тырышты, әмма ләкин, кызганычка каршы, авыл халкы аны тоталмады.
Мәчеттә тынлык урнашты. Авыл агалары арасыннан берничәсе басып авылда дин, мәчет, хәзрәт белән мөнәсәбәтләр турында бик борчылып бәян иттеләр. Ни өчен җомга намазларына йөрүче юк? Ни өчен җеназа вакытында зиратта мулла белән төрле каршылыклы хәлләр туа? Ни өчен мулла кушканны үтәмиләр? Абыстайлар Айбулат турында бары тик җылы сүзләр генә әйттеләр.
–Бу бала тырышты. Җомга көнне тимерлеккә эшкә баручы ирләр каршына йөгереп чыга иде, мәчеттә җомга намазы укырга өч ир-ат таба алмый иде. Бездә ирләр сүлпән. Хатын-кыз бит китап буенча да чут түгел, хатын-кыз белән җомга намазы укылмый. Безнең белән өйлә намазы укып кайтып китә иде. Мин бу баланы бик тә жәллим, – диде Халидә апа Хәкимова. – Безгә дин сабаклары бирде, бөтен дини йолаларны үтәргә йөрде. Әмма авыл халкы белән эшләү өчен бик зур түземлек кирәк. Муллабызга буйсынмыйлар, тәккәберләнәләр, җеназа вакытларында да һәркем үзенекен үз итәргә тырыша.
Сүзне Айбулат хәзрәт үзе алды.
– Китүемнең сәбәбен мәхәллә халкына гына аударып каласым килми, – дип мөрәҗәгать итте авыл халкына Айбулат хәзрәт. – Сәбәбе үземдә дә бардыр инде. Үземнең туган авылымда яшисем килә, торак шартларын да яхшыртасы бар. Әмма ләкин гаеп атта да, тәртәдә дә бар диләрме әле? Бүген сез авылга имам сайларга җыелдыгыз, минем беренче киңәшем – буйсыну. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. үзенең бер хәдисендә әйтә: “Әгәр дә сезнең арагыздан колагы-борыны киселгән бер колны әмир итеп куйсалар, сез аңа буйсыныгыз”, – ди.
Әгәр аңа буйсынмасагыз, сез миңа буйсынмаган буласыз. Миңа буйсынмасагыз, Аллаһы Тәгаләгә буйсынмыйсыз”, – ди. Имамны мәчеттә утырып торыр өчен генә сайламыйлар. Дин мәсьәләсендә киңәш бирерлек кешене сайларга кирәк. Имам сөйли башласа, үзегез аңа каршы килә башлыйсыз, тыңламыйсыз. Ул бит үзеннән уйлап чыгарып сөйләми, ул Аллаһның сүзен, Коръән Кәримнең сүзен сөйли. Сез Коръәнгә каршы сөйлисез булып чыга. Менә шуны аңлагыз.
Мин дә тырыштым. Дәлил булсын өчен Коръән, хәдисләргә таянып сөйләдем. Бәлки азрак тырышканмындыр, бәхәскә керергә кыюлыгым җитмәгәндер, имам бит халкы намаз укыган әзер җиргә килми. Каршы килүчеләр була, шайтан тик тормый. Халыкның имамга буйсынмавы аркасында күп проблемалар туа.
Халыкта иман әлегә бик зәгыйфь. Кабер казыган җирдә хәмер эчәләр иде. Шуннан мин сөйли торгач, качыбрак эчә башладылар. Тәрбия кирәк. Мәетнең өстендә йөрергә ярамый, дибез. Күмә башлау белән өстеннән йөри башлыйсыз. Ләхет бу якларда уртада алына һәм тактаны тезә башлагач та мәетнең өстеннән йөрү башлана. Ләхетне кырыйга алсаң алай булмас иде. Мин үзем ләхетне кырыйдан алып карадым, җир эшерелмәде. Эшерелсә дә такталар белән терәп куярга була. Мин дөрес булсын дип тырышам... Халык белән тарткалашу өчен кыюлык та җитми...
Айбулат хәзрәт киткәннән соң бер елга якын инде мәчетләре буш тора. Мәчет бар – хуҗасы юк, дип авыл халкы борчыла башлый. “Өмет” гәзитенең акциясе аларны бу мәсьәләне хәл итәргә адым ясарга этәргән: тиз арада мәҗлес җыеп имам сайларга ният итәләр. “Мулла үзебезнең авылдан, яшьләр арасыннан булсын иде”, – дигән теләк әйттеләр җыелышка килгән абыстайлар. “Дини йолаларны белергә кирәк, әйтик, мәет булса, аны саклап төн чыгарга, аның тәртибен белергә, киңәшләр бирергә, ярдәм итәргә кирәк. Яшьләр укысын иде. Мәчет ул йөзгә җиткәнгә дә, кичә туганга да, бүген яшәгәнгә дә кирәк. Мәчетләребез гөрләп эшләп, иман нурлары белән яшәсәк иде”, – дип теләде алар.
Авыл агалары авылга яшәргә кайткан Әфганстан гражданы, биш вакыт намазын укучы Хәлиулла Кудрат һәм үз авылларында яшәп көн күргән, дин белән бик нык кызыксына башлаган Фәнис Галләмовның кандидатураларын тәкъдим итте. Фәнис эштә булу сәбәпле, бу мәҗлестә юк иде, ә Хәлиулланың үзен күреп сөйләштеләр. Ул 1994 елда Русиягә килеп яши башлый, Уфа шәһәрендә югары белемле педагог булган рус кызына өйләнә. Никах укытканда хатыны ислам динен кабул итә. Алар ике ел элек Яңыш авылыннан йорт сатып алып яши башлаганнар. Алты бала тәрбиялиләр. Хәлиулла күрше Пришиб авылында мәктәптә котельныйда эшләвен әйтте, дүрт баласы мәктәптә белем ала, ике кече баласы бакчага йөриләр икән. Әмма аны татар телен белмәве генә борчый. “Рус телен өйрәнгән икән, татар телен дә өйрәнер әле”, – диеште халык өмет белән.
Шулай итеп, җыелышның азагында аларның икесенең дә кандидатурасын карарга һәм икесен дә дини курсларга җибәрү турында сүз алып барылды. Аннан инде Русия ислам университетында читтән торып белем алу турында сөйләшәчәкләр.
Ир-атлар җомга намазына йөрергә вәгъдә итте, хәтта исемлеген дә төзеп куйдылар.
–Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Мәчетләр ул минем җирдәге йортларым”, дип әйтә, – дип бәян итте Әнәф Әнәс улы. – Имам дигән сүз алда торучы дигәнне аңлата. Әгәр инде ул дәрәҗәне ачып бетерсәк, әмир дәрәҗәсенә тиңләшергә тиеш. Чөнки имам бу дөньяда гына түгел, ахирәттә дә Аллаһы Тәгалә каршында да җавап тотачак.
Әгәр имам ялгышса, аның хатасын төзәтеп, бердәм булып, шушы мәчетне тотып яшәсә халык, Аллаһы Тәгалә шушы җиргә бәрәкәт бирер. Ишетеп торабыз, Оренбург, Пенза өлкәләрендә гөрләп яшәгән авыллар бар, бер авылда 7, 8, 9ар мәчет бар.
Бер риваять сөйлисем килә. Бер кешенең бик яратып кигән оегы булган. Ул аны тишелеп беткәч тә салмаган. Улына: “Мин вафат булгач, берүк мине шушы оегымда җирләгез”, – дип васыять әйтеп калдыра. Вафат булгач, җирләргә вакыт җиткәч, улы имамга әтисенең соңгы теләген әйтә. Әмма имам: юк, алай ярамый, шәригатебезгә каршы килә бит, ди. Бары тик кәфендә генә күмелергә тиеш, ди. Улы икенче, өченче имамга бара, барсы да ярамый, диләр. Бер имам да риза булмагач, әтисенең дусты бу малайга хат китерә. Хатны ачса, әтисе анда болай дип язган: “И, сөекле улым. Байлык артыннан кудым, мал җыйдым, инде хәзер вафат булгач шушы тишек оегымны да үзем белән алып китә алмыйм”...
Бездә дин ничек? Берәү васыять әйтеп калдырган икән тишек оек белән күмегез дип, Айбулат дөрес түгел дип, күпме генә сөйләмәсен, шул тишек оек белән күмә торган мулланы табачаклар. Әгәр бөтен имамнар да бердәм булып сөйләсә, бездә мондый хәл килеп чыкмас иде. Безнең халыкка бердәмлек җитеп бетми...
Соңгы сүз. Шәһәр җирлегендә имам-хатип үз мәхәлләсенең мәчетенә кереп вәгазь укый да, аның ишеген ябып чыккач, халык арасына кереп югала. Ул башкалар арасында гап-гади кеше. Ә авыл мулласына таләпләр бөтенләй башка. Син үзең, гаиләң, бөтен тормышың, һәр гамәлең халык күз алдында. Балаларың да үрнәк, тәртипле булсын, хатының сыерын да саусын, мең төрле хуҗалык эшен башкарып, биш вакыт намазын да калдырмасын, уразасын да тотсын.
Эльвира Әсәдуллина.
Автор фотосурәтләре.
Благовар районы.
Читайте нас: