Демография
5 Октября , 15:29

Бер ай эчендә 15 пар игезәк дөньяга килгән

Башкортстан – игезәкләргә бай төбәк. 

title
Бер ай эчендә 15 пар игезәк дөньяга килгәнБер ай эчендә 15 пар игезәк дөньяга килгән
Бер ай эчендә 15 пар игезәк дөньяга килгән

Уфадагы Республика перинаталь үзәгендә сентябрь аенда 15 пар игезәк дөньяга килгән.

Аларның сигез пары кызлар, икесе – малайлар һәм биш пары «королнаская двойня», ягъни малай һәм кыз.

Бер ай эчендә перенатель үзәктә барлыгы 1104 бала туган — кызлар һәм малайлар тигез диярлек. Иң кечкенәсенең авырлыгы 675 г һәм буе 26 см булган, ә иң зурысы 5040 г һәм буе 57 см булып туган.

Сабыйлар сау-сәламәт һәм бәхетле булып үссеннәр.

Чыганак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас