Демография
15 Сентября , 07:05

Демография дөбердәп үсәр: Студентларга пособие күләме арта

Илдә көндезге бүлек студентлары өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең уртача күләме узган елның 1 сентябреннән дүрт тапкырдан артыкка арткан һәм якынча 96 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта Социаль фондның матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Демография дөбердәп үсәр: Студентларга пособие күләме артаДемография дөбердәп үсәр: Студентларга пособие күләме арта
Демография дөбердәп үсәр: Студентларга пособие күләме арта

Йөклелек һәм бала табу буенча пособиене исәпләү тәртибе үзгәргән. 

«Яңа кагыйдәләргә күчкәннән соң студент кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең уртача күләме дүрт тапкырдан артыкка арткан һәм бүген 96 мең сум тирәсе тәшкил итә», — диелә хәбәрдә.

Элек тиешле пособие күләме уртача стипендиядән чыгып билгеләнгән булса, хәзер исәп-хисап өчен төбәктә билгеләнгән хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумы кулланыла. Пособиегә түләүле һәм бюджет нигезендә көндезге бүлек студенткалары һәм аспиранткалары хокуклы.

Фото: «Башинформ». 

Демография дөбердәп үсәр: Студентларга пособие күләме арта
Демография дөбердәп үсәр: Студентларга пособие күләме арта
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас