Барлык яңалыклар
Демография
10 март , 16:55

Хатын-кызның йөклелек чоры иң җаваплы вакыт!

Ана - бөек исем.

Хатын-кызның йөклелек чоры иң җаваплы вакыт!
Хатын-кызның йөклелек чоры иң җаваплы вакыт!

Ана - бөек исем.

 

2-8 мартта Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы йөклелеккә җаваплы мөнәсәбәт атналыгы уздыруны игълан итте.

Хатын-кызның йөклелек чоры бик мөһим, дип ассызыклый табиблар. Белгечләр белдерүенчә, бу вакытта булачак ана үз баласының сәламәтлегенә файдалы өлеш кертә яки аны какшата ала. Шуңа күрә бала тууны планлаштыруга гына түгел, йөклелеккә дә җаваплы карарга кирәк.

- Йөклелек вакытында хатын-кызның алкоголь, тәмәке һәм никотинлы продукция куллануы патологияләрне һәм үле бала табу куркынычын арттыра.- Йөклелек вакытында алкогольнең куркынычсыз дозасы юк.

- Тәмәке тарту хатын-кызның балага узу, сәламәт бала табу ихтималын сизелерлек киметә.- Йөклелек чорында теләсә нинди күләмдә никотин куллану яралгы үсешенең структур һәм функциональ бозылулары куркынычын тудырырга мөмкин, чөнки никотин плацентар барьер аша үтеп, яралгының кан агымына эләгә һәм анда ананыкына тиң концентрациягә җитә.

- Йөклелек вакытында хатын-кызларның электрон тәмәке куллануы яралгының, яңа туган баланың сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый.- Җенси тормышның иртә башлануы һәм абортлар бала тапмау ихтималын арттыра һәм репродуктив системаның төрле авыруларын китереп чыгарырга мөмкин.

- Җенси юл белән йога торган инфекцияләр балага йөклелек вакытында йогарга яки бала тапмауга китерергә мөмкин.- Аз хәрәкәтләнүче яшәү рәвеше һәм симерү репродуктив система эшенә тискәре йогынты ясый.

- Гәүдә авырлыгы җитмәү овуляциянең бозылуына һәм эстрогеннар дәрәҗәсенең кимүенә китерергә мөмкин, бу да балага уза алмауның сәбәбе булырга мөмкин.- Өлкәннәр өчен репродуктив сәламәтлекне бәяләү буенча диспансеризация үткәрелә.

- Йөклелекне планлаштырганда хатын-кызга организмдагы барлык дефицитларны тулыландырырга, йөклелеккә кадәр һәм аның вакытында сәламәт туклану принципларын тотарга кирәк, бу йөклелек уңайлы узсын һәм сәламәт бала тусын өчен кирәк.- Йөклелек вакытында физик активлык ананың һәм баланың сәламәтлеген яхшырта.

- Йөклелек вакытында хатын-кызларның йодка ихтыяҗы сизелерлек арта. Тозны тоташ йодлаштыру үткәрелмәгән урыннарда йөкле һәм имезүче хатын-кызлар, шулай ук ике яшькә кадәрге балалар җитәрлек күләмдә йодлаштырылган тоз алмаска мөмкин. Йод яралгының нейрогенезы бозылуны профилактикалау өчен, балаларның ана карынында үсеш вакытында һәм кечкенә яшьтә баш миенең сәламәт үсеше өчен кирәк. Йөклелекне планлаштыручы хатын-кызларга (прегравидар этапта) йөклелек башланырга 2-3 ай кала һәм бөтен йөклелек дәвамында көненә 200 мкг дозада йод (калий йодиды) препаратларын перораль кабул итү киңәш ителә.

- Йөклелекне планлаштыручы хатын-кызга (прегравидар этапта) йөклелек башланырга 2-3 ай кала һәм йөклелекнең беренче 12 атнасы дәвамында шулай ук яралгының нерв көпшәсе дефекты куркынычын киметү максатыннан көненә 400-800 мкг дозада перораль фолий кислотасы кабул итү киңәш ителә.

Фото:culture.ru

 

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас