Барлык яңалыклар
Демография
19 гыйнвар , 14:16

Болай булса, бакчага ашыкмаска да буламы?

“Балагызны биш тулганчы килеп алыгыз!” дияргә урын калмыймы?

Болай булса, бакчага ашыкмаска да буламы?
Болай булса, бакчага ашыкмаска да буламы?

“Балагызны биш тулганчы килеп алыгыз!” дияргә урын калмыймы?

 

“Балалар бакчалары кичке сәгать сигезгә кадәр эшләргә тиеш, гамәлдәге график бик искергән һәм эшләүче ата-аналарның ихтыяҗларын канәгатьләндерми, – дип белдерде РИА Новостига Демография, гаиләне, балаларны һәм традицион гаилә кыйммәтләрен яклау буенча Иҗтимагый палата комиссиясе рәисе урынбасары Наталья Москвитина.

 "Бакча кичке сәгать сигезгә кадәр төгәл эшләргә тиеш. Бу вакытта балалар белән мотлак тәрбиячеләр булырга тиеш түгел, ләкин аларның ярдәмчеләре, кече персонал баланың иминлеген һәм аның өйгә кайтып киткәнче балалар бакчасында булуын тәэмин итәргә тиеш", - диде Москвитина. Ул ассызыклаганча, балалар бакчаларының эш режимы проблемасы бик актуаль, чөнки аларның графигы "бик искергән" һәм еш кына ата-аналарның эш көненнән алда тәмамлана. Әти-әниләре 19.00 сәгатьтә эштән бушаганда да,  юлга вакыт кирәк.

“Әбиләр, бабайлар да хәзер эшли, ягъни өйдәгеләр барысы да эштә, ә бакча инде эшен туктаткан. Менә бу вакыт аралыгы, сукыр зона, хәзер законнар нигезендә ниндидер бер фикергә килергә кирәк", – дип өстәде Москвитина. Аның сүзләренчә, балалар бакчаларының һәм ата-аналарның эш графигының туры килмәве демографиягә турыдан-туры йогынты ясый, чөнки күпләр, бер баласы һәм ипотекасы булганлыктан, тулысынча эшкә һәм көндәлек көнкүреш бурычларына күмелеп, икенче бала тудыруны планлаштырмый.

 

Фото: caravan.kz

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас