Ике дистә елдан бездә һәр өченче кеше пенсионер булачак.
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы демографик фараз ясаган.
Әлеге документ буенча, илнең демографик структурасы шактый үзгәрәчәк: 5 елдан илдә һәр дүртенче кеше 60 яшьтән өлкәнрәк булачак, ә 2045 елга бу яшь төркеме өлеше гомуми халыкның 30 процентыннан артып китәчәк. Бу белешмәне сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко «Знание. Первые» марафоны вакытында әйткән.
Хәзерге вакытта 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр саны 35,6 млн, яки халыкның гомуми санының 24,4 проценты. Бу тенденция бөтен дөнья демографик процессларына тәңгәл килә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белешмәсе буенча, 2050 елга дөньяда 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр саны 2 тапкыр артачак һәм 2 млрд кеше булачак, диелә бу хәбәрдә.
Кеше фаразлый, Аллаһы Тәгалә чынбарлыкны күрсәтә, тагын егерме елдан ни булырын, статистика күрсәткечләре кайсы якка үзгәрүен кем белә?
Тормыш яхшырса, пенсионерлар да артыр, эшләргә кеше булыр. Без дә бит әле шул статуска җыенып кына торабыз. Күрергә язсын. Әле дә бит, яшьләр бармый торган аз керемле хезмәт урыннарында пенсионерлар йөри. Эшләгәндә юньле эш хакы күрмәгән бер бабай: “Хөкүмәткә үч итеп, пенсияне озак алырга язсын”, – дигән ди, имеш.
Чыганак: «Челнинские известия»