Барлык яңалыклар
Демография
11 сентябрь 2025, 11:49

250 бала вакытлыча приютларга тапшырылган

Катлаулы тормыш хәле килеп туса, ата-аналар гариза  язып баласын балалар приютына тапшырырга мөмкин.  

250 бала вакытлыча приютларга тапшырылган
250 бала вакытлыча приютларга тапшырылган

Катлаулы тормыш хәле килеп туса, ата-аналар гариза  язып баласын балалар приютына тапшырырга мөмкин.  

Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова сүзләренчә, узган елда министрлыкның социаль учреждениеләрендә 626 бала гаиләдәге катлаулы хәлләрнең  хәл ителүен көткән. Балалар вакытлыча приютларда һәм гаилә тәрбиясенә булышлык итү үзәкләрендә ата-аналарына ниндидер бәйлелектән котылу кирәк булганда, яисә вахта буенча эшкә киткәндә, яисә балаларны калдырыр кеше булмаган теләсә нинди башка ашыгыч хәлдә яшәп тора алалар. Бу вакытта бала белән тәрбиячеләр һәм педагоглар шөгыльләнә, ул шулай ук мәктәпкә йөрүен дәвам итә. Шулай ук, кирәк булса, гаиләгә психологик, юридик, социаль ярдәм күрсәтелә.

–Мондый очракларда безнең төп максат – гаиләне социаль куркыныч хәлдән коткару, - дип ассызыклый министр.

Төбәкнең социаль хезмәтләре ярдәме белән агымдагы ел башыннан приютлардан 800гә якын бала үз гаиләләренә әйләнеп кайткан.

Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас