Республика клиник перинаталь үзәгенең акушер-гинекологы Станислав Иваха белдерүенчә, Башкортстанда сабыйлар ишләп туа башлаган.
Табиб белдерүенчә, ел башыннан алып Уфаның Республика перинаталь үзәгендә генә туым 7 меңнән арткан. Шул ук вакытта соңгы берничә елда дөньяга аваз салган сабыйлар саны елына 10 меңнән аз гына күбрәк булган.
"Бу - Русиядәге иң зур күрсәткеч. Хәзер бездә беби-бум күзәтелә. Мәсәлән, ике көн элек 52 бала туса, кичә - 46 сабый. Һәм болар куанычлы саннар",- дип язып чыккан Станислав Иваха телеграм-каналдагы сәхифәсендә.
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел 8 ай эчендә 21 меңнән артык бала туган.
"Башинформ" буенча.