Уфада гаилә форумы узачак.
2025 елның 5 мартында «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы ярдәмендә оештырылган «Үз гаиләм» форумы узачак. Форум гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, тәҗрибә уртаклашуга һәм балаларны тәрбияләү, аларны сәламәт үстерү мәсьәләләре буенча файдалы мәгълүмат алуга юнәлтелгән.
Чара кысаларында тематик иҗади мәйданчыклар оештырылачак:
таба алачак.
– Ата-аналар һәм булачак әниләр өчен тәрбия, сәламәтлек һәм үз-үзеңне карау мәсьәләләре буенча белгечләр чыгышлары белән лекторий.
– Балалар һәм ата-аналар өчен иҗади, белем бирү һәм физик үсешкә багышланган мастер-класслар.
- Яшьләр өчен актуаль булган темаларга яшүсмерләр өчен лекорий
- Аңны үстерә торган уеннар һәм актив ял өчен балалар зонасы.
– Гаилә өчен товарлар һәм хезмәтләр ярминкәсе.
– Гаилә коллективлары катнашачак концерт программасы. Форум файдалы аралашу, республиканың әйдәп баручы экспертлары белән очрашу һәм ата-аналар арасында тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булачак.
Чарада шулай ук балалы гаиләләргә ярдәм итүче оешмалар да катнашачак. Шәһәребездә яшәүчеләрне «Үз гаиләм» форумына чакырабыз.
Уза: 5 март көнне Уфа шәһәренең «Торатау» Конгресс-холлында, Зәки Вәлиди ур., 2 йорт, -1 кат.
Башлана 10.00 сәгатьтә