Озак еллар бергә тату гомер иткән матур гаиләләр бар.
Бөрҗән районының Иске Собхангул авылында гомер итүче Гали Абдулла улы һәм Хөснә Мортаза кызы Яубасаровлар – шундый соклангыч парларның берсе. Аларның гаилә коруларына 70 ел тулган.
Гали Абдулла улына – 95 яшь, Хөснә Мортаза кызына – 90 яшь. Алар әле дә матур итеп үзаллы дөнья көтәләр, бүгенге тормышларына шөкер итеп, бер-берсенең хөрмәтен, игътибарын тоеп тату яшиләр, ди Бөрҗән районы хакимияте башлыгы Рамил Абдуллин.
“Икесе дә гомер буена бер урында эшләгән, 40 елга якын тырыш хезмәтләре белән хөрмәткә лаек кешеләр. Гали Абдулла улы – районның кулланучылар җәмгыятендә, Хөснә Мортаза кызы дәваханада эшләп хаклы ялга чыкканнар. Илдәге әллә никадәр үзгәрешләрне, Бөек Ватан сугышының ачлыгын да, ялангачлыгын да кичергән инәй белән бабайның язмышлары үзе бер китап язарлык. Юбилярларыбызны котлап ныклы сәламәтлек, бәхет телим. Бер-берсенә терәк-таяныч булып, балаларының, якыннарының изгелеген күреп, күңел тынычлыгында яшәргә язсын”, – ди район җитәкчесе.
Без дә аның теләкләренә кушылабыз.