Барлык яңалыклар
Демография
3 февраль 2025, 11:51

Милли бизәк-брошка

Әти-әниләр һәрвакыт каядыр ашыккан, эш белән мәшгуль заманда мондый чараларның бала өчен нинди әһәмияткә ия булуын әйтеп торасы да юктыр инде.

Милли бизәк-брошка
Милли бизәк-брошка

Бүгенге көндә балалар белән күңелле дә, файдалы да чараларда катнашып, аларга үз куллары белән нидер эшләргә мөмкинлек биреп, бергәләп ял итү җәмгыятебездә күркәм бер гадәткә әйләнеп килә. Әти-әниләр һәрвакыт каядыр ашыккан, эш белән мәшгуль заманда мондый чараларның бала өчен нинди әһәмияткә ия булуын әйтеп торасы да юктыр инде. Өстәвенә, ул тырышлыгының җимешен истәлек итеп үзе белән алып кайтып китә.

Уфаның "Заман" хәләл ресторанында нәкъ шундый балалар һәм олылар өчен иҗади мастер-класслар эшләп килә. Милли брошка эшләүгә багышланган чираттагы  мастер-класс “Nazly” бренды авторы Альфира Салих кызы Карымова белән берлектә үтте.

Ул башта кечкенә кунакларны милли бизәкләр белән таныштырды, аларга аңлаешлы мәгълүмат бирде. Аннары балалар милли орнаментлы брошкаларны буяп, киптерү белән мәшгуль булды. Ял иткән арада тәкъдим ителгән милли ризыклардан авыз иттеләр. Күңелле аралашу һәм ихлас тырышлыкның нәтиҗәсе булган брошкаларын түшләренә кадап кайтып киттеләр. Кечкенә кунаклар да,  аларның әти-әниләре дә бик канагать калды.

Милли тәрбия, матурлыкка омтылыш гаиләдән башлана ул. Әйткәндәй, мондый матур һәм файдалы мастер-класс Генерал Горбатова урамы, 2 санлы йортта урнашкан “Заман” ресторанында 9 февральдә тагын узачак.

Милли бизәк-брошка
Милли бизәк-брошка
Милли бизәк-брошка
Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас