Барлык яңалыклар
Демография
15 гыйнвар 2025, 16:27

Баланы стрессларга каршы торырга өйрәтеп буламы?

Балага стресс белән көрәшүдә ата-аналар шәхси үрнәк күрсәтеп ярдәм итә ала.

Баланы стрессларга каршы торырга өйрәтеп буламы?
Баланы стрессларга каршы торырга өйрәтеп буламы?

Балага стресс белән көрәшүдә ата-аналар шәхси үрнәк күрсәтеп ярдәм итә ала.

 

 

 

Балалар психологы Наталья Наумова белдерүенчә, балага стресс белән көрәшүдә ата-аналар шәхси үрнәк күрсәтеп ярдәм итә ала.

Балаларны стресслы ситуацияләрдә тискәре эмоцияләр белән көрәшергә өйрәтү – ата-ананың турыдан-туры бурычы.

Психолог ассызыклавынча, мондый очракта баланы тиргәргә һәм куркытырга ярамый, киресенчә, мактарга, дәртләндерергә һәм үз ярдәмеңне күрсәтергә кирәк.

"Әгәр дә катлаулы хәл килеп чыкса, моны читтән күз алдына китерү мөһим, тамаша залыннан башка кеше белән булган хәлләрне күзәткән кебек.

Шул чакта хәл алай ук куркыныч булып тоелмый һәм әзер чишелешләр дә күз алдына килеп баса”, - ди Наумова.

Психолог билгеләп үтүенчә, балага үрнәк күрсәтү мөһим, ул ата-ананың авырлыкларны паникага бирелми генә җиңеп чыгуын күрергә тиеш. Әгәр дә ата-аналар үзләре борчылса һәм стресс вакытында паникага бирелсә, психологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Фото: nikid.ru

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас