Барлык яңалыклар
Демография
13 гыйнвар 2025, 21:40

Бала карап кына ятасы кебек...

Яшь аналарга 68 мең сум түләүне ничек алырга?

Бала карап кына ятасы кебек...
Бала карап кына ятасы кебек...

Яшь аналарга 68 мең сум түләүне ничек алырга?

 

2025 ел башыннан Русиядә бала караучы аналарга түләнәсе пособие күләме артты.

 

2025 елда бала карау буенча пособие күләме аена 68 995,48 сум тәшкил итә. Бу алдагы елларга караганда шактый күбрәк максималь суммнар. Мондый күләм яшь ата-анага, финанс авырлыклардан курыкмыйча, бала белән күбрәк вакыт үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.


Пособие алырга кемнең хокукы бар?

а) Баланың әнисе: эшләүче дә, эшләмәүче дә.
б) Баланың әтисе: әгәр ул фактта бала карый икән.
в) Баланың дәү әнисе- дәү әтисе: эшләмәү һәм бала карау шарты белән.

Пособие күләме ничек исәпләнә?

Бала карау буенча пособие күләме хезмәткәрнең алдагы ике елдагы уртача хезмәт хакының 40 проценты буларак исәпләнә. Ләкин, әгәр алынган пособие күләме минималь күләмнән кимрәк булса, минималь сумма түләнә. Әгәр ул максималь күләмнән артып китсә, максималь сумма түләнә.

Пособиене ничек рәсмиләштерергә?

Пособиене рәсмиләштерү өчен яшәү яки эшләү урыны буенча Русия Социаль фонды бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән түбәндәге документлар булырга тиеш:

1) Паспорт;
2) Баланың туу турында таныклыгы;
3) Алдагы ике ел өчен керемнәр турында белешмә.

Фото: toffana.ru

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас