Демография
1 Января 2025, 07:47

Яңа ел төнендә Башкортстанда 10 бала туган

Тормыш дәвам итә. 

Яңа ел төнендә Башкортстанда 10 бала туганЯңа ел төнендә Башкортстанда 10 бала туган
Яңа ел төнендә Башкортстанда 10 бала туган

Яңа ел төнендә Башкортстанда 10 бала – 5 малай һәм 5 кыз туган. Беренчеләрдән булып Уфада БДМУ клиникасында сабый дөньяга килгәннәр, ә аннан Белорет үзәк район клиник хастаханәсендә икенчесе аваз салган. Бу - Юлия һәм Игорь Тудаковларның кызы һәм Рукияхон һәм Равзат Хәкимовларның улы. Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган. "Барлык балаларга һәм аларның әти-әниләренә ныклы сәламәтлек телим! Һәм яңа елда кизү торган барлык медикларга баш иябез", - дип язган республика башлыгы.

Чыганак: Башинформ

Фото: Радий Хәбировның соц. челтәрләреннән

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас