Башкортстанда 2024 елның 1 гыйнварыннан 19 декабренә кадәр дөньяга килгән сабыйларның иң сирәк һәм иң популяр исемнәрен атадылар. Исемлекне ЗАГС реестры мәгълүмати-аналитик порталы бастырган.
Әйтик, яңа туган кыз балаларга Осиямо, Неслихан, Ынйыгуль, Ранэль һәм Руа дигән иң сирәк очрый торган хатын-кыз исемнәре кушканнар. Малайларга сирәк очрый торган Азарий, Риян, Мөслихидин, Динияз һәм Абусаёд дигән исемнәр кушканнар.
Кыз балаларга кушылган иң популяр исемнәр – Әминә (437), София (379), Эмилия (370), Ева (367) һәм Арина (351). Малайларга еш Әмир (558), Тимур (351), Артем (348), Марк (346) һәм Эмир (331) дип исем кушканнар.
Чыганак: bashinform.ru