Башкортстан статистиклары 2023 елда республика шәһәрләре һәм районнары буенча демографик күрсәткечләрне бастырды. Республиканың шәһәр округлары арасында иң күп бала Уфада туган – 10 226. Икенче урында – Стәрлетамак, анда узган елда 2322 бала туган. Өченче урында – Нефтекама. Биредә бер ел эчендә 1429 сабый дөньяга килгән.
Республиканың муниципаль районнарына килгәндә, 2023 елда Уфа районы туучылар саны буенча лидер булды – 1184 бала. Шул ук вакытта Туймазы районында – 1037, Белорет районында – 938, Иглин районында – 731, Мәләвез районында – 673, Ишембай районында – 655, Баймак районында 648 сабый дөньяга килгән.
Узган ел төбәктә барлыгы 35 388 бала туган. 1000 кешегә исәпләгәндә туучылар саны күрсәткече 8,7 тәшкил итте.
Чыганак: bashinform.ru