Башкортстанда Күгәрчен районының Бикбулат авылында Кинҗәбаевлар 70 ел бергә гомер итәләр.
94 яшьлек Хәсән Махиян улы һәм 87 яшьлек Мәгый Кидрас кызы якташлары арасында иң өлкән һәм хөрмәтле пар булып санала, дип хәбәр иткән социаль челтәрләрдә район хакимияте башлыгы Марат Искужин.
“Алар 70 ел буе бер-берсен кайгыртып, саклап, бер-берсен яратып, тату яшиләр. Балалары һәм оныклары аларга зур хөрмәт белән карый", – дип язган ул.
Район башлыгы Кинҗәбаевларны котлап болай дигән: "Сез бергә бик озын юл узгансыз. Төрле вакытлар булган, ләкин 70 ел элек сезнең гаиләгезне бәйләгән җылы хисләрне саклап калгансыз. Сәламәтлегегез ныклы булып, алда да сезне озын һәм бәхетле гомер көтсен”.
Без дә мәрхәмәтле яки бәрәкәтле туйга җитүче парны ихлас йөрәктән котлыйбыз!