Барлык яңалыклар
Демография
20 октябрь , 16:38

Гаилә корырга һәм бала табарга ашкынып тормыйлар

Ә аерылышучылар саны арта бара. 

Гаилә корырга һәм бала табарга ашкынып тормыйлар
Гаилә корырга һәм бала табарга ашкынып тормыйлар

Росстат аналитиклары мәгълүматлары буенча, Башкортстанда туу кимегән һәм никахка керүчеләр саны да азайган.

2024 елның беренче сигез аенда республикада балалар туу турында 22,5 мең таныклык чыгарылган. 2023 елның шул ук чорында бу күрсәткеч 24,1 мең тәшкил иткән.

Өйләнешүчеләргә килгәндә, 2024 елның гыйнвар-август айларында Башкортстан ЗАГСлары 14,7 мең никах теркәгән. 2023 елның шул ук чорында төбәктә бу күрсәткеч меңгә күбрәк булган.

Аерылышулар саны арта бара. Никахлар саныннан аз гына кимрәк булып чыккан — җәй ахырына ул 11,3 мең тәшкил иткән. Гаиләләрен таркатучылар саны буенча Башкортстан Идел буе федераль округында алдынгы позициядә тора.

Менә шундый хәлләр. 

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: