Бу дөньяда һәркемнең тулы, тату гаилә җылысына сыенып, аннан көч һәм дәрт алып яшисе килә. Әмма бу бәхет бар кешегә дә тигез бирелми. Төрле сәбәпләр аркасында аннан мәхрүм калганнар да бар. Һәм аларның иң зур теләге һәм бар өмете – яңа гына башланган тормыш юлларында җиһан сыярлык олы йөрәкле кешеләрне очрату.
Әйе, чит-ят баланы тәрбиягә алырга җөръәт иткән кешенең йөрәге нәкъ шундый зурлыкта булырга тиештер ул. Балаларның бит төрлесе бар һәм һәркайсының холкы үзенә бер төрле. Чит бала белән түгел, кайвакыт үз балаң белән дә уртак тел табуы авыр әле. Аның кайчан нинди “мөгез чыгарачагын” белмисең. Тыңлашмый шаярып та китә, уйнап кына кирәкле һәм кадерле әйбереңне дә вата. Әйбере нәрсә, уйлап тормастан авыр сүзләр ычкындырып, йөрәгеңне яраларга да күп сорамый ул бала. Әмма ничек кенә кыен булмасын, ата-ана үз баласының шуклыгын да, ялгышын да кичерә белә. Һәр кылыгына тыныч күңел белән карар һәм гафү итә алыр алтын сабырлык уртак кан белән биреләдер. Ә менә кеше баласын карау өчен, беренчедән, ул сабырлык меңгә тапкырланган булырга тиеш. Һәм аңа бала җанлы, олы йөрәкле һәм киң күңелле булу өстәлергә тиештер.
Стәрлебаш районы Стәрлебаш авылында яшәүче Ралия Урал кызы һәм Илдар Фаварис улы Мөхтәровларның өйләренә килеп керү белән шул күңел киңлеге, баланы бала итеп кабул итә белү күзгә ташлана. Һәр бала анда үз өендә! Аларның тыйнак һәм әдәпле генә сөйләшүе үк бу өйдә гармонияне хөкем сөрүен күрсәтеп тора. Өстеңә менеп барган бала юк. Хәтта кечкенәләрен дә тыярга тырышып утыручы юк. Яшерен-батырын түгел, кайсы бер гаиләләрдә “чит кеше килгәч, үзеңне матур тотарга кирәк”, “диван башына менәргә ярамый”, дип тәрбияләргә керешәләр. Юкса монда да шукланыр бала бар – апаларының кулыннан да төшми үсеп килгән төпчек бердәнбер малай. Әмма ул да тыныч кына, әмма зур кызыксыну белән безне күзәтә.
Сөйләшүне әлеге үзенчәлекле гаилә тарихының башыннан башладык. Ралия Урал кызы тумышы белән Миякә районы Баязит авылыннан булып чыккты. Тормыш иптәше -Чакмагыш районыннан.
-Минем әни Стәрлебашныкы. Балачакта монда кунакка еш килә идем. Бик ошый иде. Шуңа күрә биредә төпләнергә булдык. Өй салып кердек, биш кыз һәм бер малай үстерәбез, - дип сөйләп китте Ралия ханым.
Ишле гаилә серен ачарга теләп, балаларның кайсылары үзләренеке, ә кайсылары тәрбиягә алынуы белән кызыксынам.
- Бөтенесе дә үзебезнеке. Кеше баласы юк бит бездә, - дип елмая әңгәмәдәшем. Һәм тыйнак кына сүзен дәвам итә. – Без өй төзеп чыктык та шул ук елны кызларны алдык. Үзебезнең балабызга 4 яшь иде. Аңа иптәш булсын дип, 3-4 яшьлек кыз алырга уйлаган идек. Әмма опекада шунда ук: “Андый вариантны табу авыр, чөнки барысына да бәләкәй кирәк, кыз кирәк”,- диделәр. Шулай да бераз вакыттан соң шалтыраталар. “Өч бертуган кыз бар, әмма аларны аерырга ярамый. Алсагыз, барысын бергә генә”,- диделәр. Иң кечеләренә нәкъ шул без эзләгән 3-4 яшь иде. Ә зурысына 11 яшь. Без ризалаштык. Менә шулай бер көн эчендә дүрт кызлы булдык!
3 елдан Мөхтәровлар гаиләсендә Мәрьям исемле кызчык, ә аның артыннан, бәхетләрен тагын да түгәрәкләп, төпчекләре Тимур туган. Апалары кулларыннан да төшерми үзен. Себер ягында эшләп йөрүче әтисен дә бөтенләйгә туган ягына кайтаручы малай бит ул. Ул тугач, әни кеше берүзе өлгерә алмый башлый. Шуңа күрә гаилә башлыгы да кайтырга була. Бүген иң зур кызлары Вероникага 18 яшь тула. Ул Ермолаевкада махсус мәктәптә укый, һөнәр үзләштерә. Миләүшә белән Вика - 5 сыйныфта, Настя 4 сыйныфта укып йөри. Мәрьям садикта йөри. Тимур да бара. Балаларның кайсын беренче сменага, кайсын икенче сменага мәктәпләргә, кайсын балалар бакчасына таратырга кирәк. Түгәрәкләр дә бар бит әле. Уртанчы кызлар бию белән шөгыльләнә. Анда йөртергә кирәк. Кыскасы, балаларны җыеп-таратып кына да әти кешенең көне үтеп китә! Әле бит аларны ашатырга да, киендерергә дә кирәк!
Гаилә башлыгы себердән бөтенләй кайткач, Мөхтәровлар утырып уйлашалар да үз эшләрен ачып җибәрәләр - җиләк үстереп саталар. Башта алар балаларга ашарга дип өй янында гына утырткан булганнар. Ә артык калганын әрәм итмәс өчен генә сатканнар. Тик эшнең җаена төшенә барган саен, сатып алучылары да күбәя бара. Сораучы булгач, урам башында 10 сутыйлык участок алып, анда да җиләк үстерәләр. Былтыр арендага 1 гектар җир алып, сыналган сорт җиләкләрне утырталар. Менә быел аңа тагын 1 гектар өстәлгән.
-Былтырга кадәр үзебез өлгерә идек. Быел җиләк бик нык уңды, шуңа күрә читтән дә кеше ялларга туры килде. Теләгәннәргә үзләре җыеп алмалы итеп тә саттык. Җайлап кына, таптамыйча җыеп чыктылар. Халык шулкадәр тансыклаган җиләкне! Беткәч тә әллә күпме шалтыратып сорадылар әле. Рәхмәтләр әйтәләр, районда шундый җиләклек булудан бик канәгатьләр, - ди Мөхтәровлар.
Туңдыргычка да куйганнар, кайнатмалар да әзерләп сатканнар. “Иртәгә”не бик яратмый, көнендә эшкәртелә торган җимеш бит инде ул җиләк. Мәшәкатьле эш булса да, һәр эштә кызлар зур ярдәмче. Бергә чыгып утыйлар, җыялар, бергә утырып тазарталар. Кемдер кайната тора, кемдер банкасын әзерли, кемдер тутыра...
Киләчәктә дә әлеге тәмле эшне дәвам итәргә аларның исәпләре. Эше күпнең – ашы күп икәнен яхшы аңлап, кулкушырып утырырга җыенмый тырыш гаилә. Ни дисәң дә, балаларны да эштән курыкмаска өйрәтергә кирәк. Тормышта югалып калмас өчен тырышлык та, бераз үҗәтлек тә тәрбияләргә кирәк. Әлеге сүзләрне ишеткәч, янә әңгәмәбезнең башына әйләнеп кайтып:
-Ә шулай да тәрбиягә бала алу - зур җаваплылык бит. Аларның бүгенгесе генә түгел, киләчәге, язмышы сезнең кулда. Ничек курыкмадыгыз икән? – дим.
-Дөресен әйткәндә, ул вакытта куркытмады. 25 яшьлек кенә булганмын бит. Бу хакта хәзер уйлыйм ул мин. Әмма ирем дә, үзем дә зур гаиләдә үскән кешеләр без. Ишле гаилә – безнең өчен гадәти күренеш. Мин үзем биш балалы гаиләдән. Өчебез бертуган, ике туганымны әниләр балалар йортыннан алды. Алар миннән бәләкәйрәк, - дип сүзен дәвам итте Ралия. - Ике абыем бар: берсе миннән - 6, ә икенчесе 9 яшькә зуррак. Алар гел бергә иделәр. Һәм мин әти-әнидән “алыйк инде миңа да иптәш” дип сорый идем. Әмма алар ничектер озак кына тәвәккәлли алмый йөрделәр. Ә мин 9 сыйныфка җиткәч, ике малай алдылар. Ул балалар үзләре гаиләләр кордылар инде. Балалары белән бергәләп кайтып-китеп йөриләр. Бертуган балалар кебек инде без. Беркайчан да әти-әнине бүлешмәдек. Игътибарлары барыбызга да җитте.
Бүгенге көндә үзләренең балаларына да шул ук игътибарны һәм җылыны өләшә Ралия белән Илдар. Тәрбиягә алган кызлары хакында сөйләүләреннән дә аларны якын итүләре, яратулары күренеп тора.
Әлбәттә, тәрбиягә бала алган гаиләләргә карата төрлечә караш яши. Берәүләр, аларның бу адымын батырлыкка тиңләп, соклана. Икенчеләр, акча өчен бала алалар, дип, “файда” табарга тырыша. Ә миңа калса, кеше сүзенә карамый, тәрбиягә алган балаларга назын да, сөюүен дә, игътибарын да кызганмаган гаиләләр олы ихтирамга лаек. Нәкъ алар аша җирдә җылылык, яктылык, өмет арта да инде.
Эльмира Ибраһимова.